Теодор Козлофф – Казан ханлыгы варисы?

Los Angeles Times” гэҗите тарихында татарлар турында материаллар чыгу-чыкмавын тикшергәндә бер кызыклы язмага очрадык. “Лос-Анжелес биючесе – кыргый урыс татарлары кабиләләре патшасы” исемендә чыккан язма турында сүзем. Бу исемдәге әңгәмә 1923 елның 21 гыйнварында дөнъя күрә. “Теодор Козлофф – татар кабиләләренә хакимлеккә чыкырылган” ди язма авторы H.B.K. WILLIS.

Заголовок первого материала


Әлбәттә, татар тамырларын саклаган бу биюче турындагы язма бик кызыксындырды безне. Бигрәк тә, 1923 елда татар кабиләләренә хакимлеккә чакырылган урыс биючесе турында булгач.  Шулай да, үз карьерасын ясауда нәкъ татарларны куллануы кызык. Бу халыкны барыбер монда белмиләр, дигәнме икән Козлофф?

Буген килеп, бу язманы яки күптәннән вафат биючене тикшереп утыру кирәкмәстер. Әлеге язманы якынча тәрҗемәләп халыкка күрсәтергә булдым. Артабан, бары тик якынча тәрҗемә генә бирелә, үземнең фикерләремне җәя эченә урынлаштырам.  /Син инглизчә белмисең ич, дияргә әзерләнүчеләргә җавабым шул: тормыш иптәшем ярдәм итте./ Инглизчәдән үзләре укырга теләүчеләр өчен, гәҗит материалының оригиналын да эләбез.  Шунысын да әйтергә кирәк, язмадагы тарих яхшылап  буталган, хәтта кайсыбер урыннарын аңлап та булмый, бигрәк тә, татар тарихын әзме-күпмме белүче кеше өчен моны сеңдерү кыенрак. Бу язманың төп мәгънәсе – татар тарихын дөресләп язу түгел, кирсенчә, менә шушындый тарих ясап, үзләренә исем эшләгәннәрен күрсәтү иде ниятем.

“Теодор Козлофф – киностудиядән Идел буендагы күчмә сыбайлылар белән идарә итәргә чакырылган, ул аларның тәхеткә утырырга тиешле хакиме” /язма авторы шушының ише кычкырып торган баш исемнәр куйган./

Кослофф, 1912

Балет патшасы һәм көмеш экран йолдызы Теодор Козлофф шушы арада кече Татария патшалыгы тәхетенә чакыру көтә. Ласки /Jesse L. Lasky – продюссер/ йолдызы, Казаннан, Идел үзәнлеге татар сыбайлыларыннан чакыру алды, һәм 150 ел элек генерал Скобиллофф /Skwobiloff/ сугышчылары пычагыннан суелган әбисе Татима Уолзок /Tatima Wolzok/ варисы булып калачак. /Болар барсы да баш исемгә куелган./

Татар принцлары кебек киенгән, көмеш югертелгән пычагы “15 дошманының канын үзенә сеңдергән”. Кичә, актер – биюче бабаларының серле дәүләтенә варис булып кайтачагы турында “Los Angeles Times”ка сөйләде. Күптән түгел генә ул Ласки сораган өч ел урынына бер еллык килешү имзалаган, бу килешү – соңгысы булачак.

Аның тарихы аңлашылмый, аңа ышанып та булмый. /Язма авторы үзенә чигенер урын әзерли. Чөнки, моның PR икәнен яхшы белә. Продюссер Ласки бу язмалар сериясе өчен гәҗиткә күпме түләгәне, я ничек бәхилләгәне турында тарихта билгеле түгел/

“9 гасырда чыгышы буенча билгесез татарларның монгол кабиләсе соңгарак Кытай Татариясе дип аталачак районны басып ала. /Бу урыннан көлмичә генә, тыныч кына укырга тәкдим итәм. Чөнки мондый шайтан ботын сындырырлык урыннар биредә күп булачак. Аврам белән фикерләшеп, Козлофф кына түгел, ңурналистның да гонаһы бардыр, дигән фикергә килдек. Чөнки, ңир аягы ңир башы дәүләтне кем белсен, кеше сөйләгәнне тулысы белән язарга да кирәк. Ә 1923 елда бүгенге кебек диктофоннар булуына шикләнәм./ Күршедәге шулай ук сугышчан, кыргый монгол халкы боларга каршы сугыш ача, нәтиҗәдә халык җирен ташлап, төрле якка таралышып бөтә. Соңгарак, бу халык кая гына бармасын, аның янындагы коралы башкаларны куркытып тора.

Кытай Татариясе белән Европа арасындагы җирләрне яулап алгач, Чынгыз хан урдасына эләгә.

Казан татарлары юлбашчылары ата-бабаларыбыз, алар кыпчак варислары. Татар кланы – 13 гасырда Идел буена килеп утырып, борынгы болгарлар белән кушылып барлыка килгән. Монголларның Алтын Урда ханы Ула-Махмет 1438 елда Болгар дәүләте җимерекләре өстенә Казан патшалыгын төзи.

1552 елда Явыз Иван Казанны җимерә һәм Руссиягә куша.

Дәү әнисенең бер көне

Табигый кирмән – таулар белән уратып алынган Казан татарлары алдагы ике елда урысларга каршы сугыш алып бара. Идел үзәнлеге кыргый сыбайлылары үз патшаларыннан кала бер кемне дә кабул итмәгән, ә агулы уклары һәм курку белмәс атлары үзләрен бары тик сүздә генә урыс патшасыныкы итә. Бу –генерал Скобиллофф армиясе тар-мар иткәнче шулай була.

Ак атка атланган актан киенгән генерал Скобиллоффны Татима сыбайлылары Мөхәммәд илчесе дип кабул итеп ялгышалар, ди Козлофф. Шуңа да алар җиңелә, ә дәү әнисен урыс солдатлары үтерә.

Принцесса Мира

Ривәятләргә караганда Татима мәдәниятле, һәм чибәр була. Аның кызы Мира – Козлоффның әнисенең әнисе. Ә дәү әтисенең исеме онытылган. /онытыр татар бабасының исемен!/ Принцесса Мира Абдул чичәнгә гашыйк була да, икәүләп Мәскәүгә качалар. Абдулда патша каны булмый, шуңа алар татар пычагыннан куркалар. 1840 елны Казан татарлары, ниһәят, урыс золымыннан котыла, үзләренә республика төзергә тырышалар, Абдул президент буларак 3 көн идара итеп кала.

Оркестрга урынлашу

Мәскәүгә барып җиткәч тә, Абдул үзенең чичәнлеген дәвам итә. Аның уйнавын күреп, урыс дворянины Мәскәү империя оркестрында эш урыны тәкдим итә, анда ул алдынгы скрипкачыга әверелеп, 60 ел уйный.

Соңгарак аны улы Абдурахман – Козлоффның әтисе – алыштыра.

Абдурахман 1906 елда вафат була. / димәк, Козлоффның чынлыкта да татар булуы ихтимал. Юктан гына үз әтисен татар исеме белән атамас кеше/ 16 кече туганнарының ач булуы аны балетка керергә мәҗбүр иткәнчегә кадәр, Козлофф 6 ел әтисе урынында эшли. Казанга ерак булса да, серле кошелек белән татар алтыннары Козлофф гаиләсенә һәм Мирага юлны һәр вакыт табар булган, ди Козлофф.

Фамилия

Козлоффларның татар фамилиясе Уолзок /Wolzok/ була. Принцесса Мира ире белән Мәскүгә качкач, фамилияләрен Уолзок-тан – Козлоw-га әйләндереп, ахырдагы W-ны фф-ка алыштыра. /Ә Абдул нинди татар чичәне булды икән соң, хатынына үз фамилиясен дә бирә алмагач?/

Козлоффның үз исеме Феодор (Theodore Kosloff), Wolzok принц титулын алып, тиздән Казан патшалыгы белән идара итәчәгенә ышана. Мәскәүдәге сеңлесе Надя, патшалыкның урыс советларыннан тулы азатлык алуы турында хәбәр җиткергән.

Биография

1890 елда Мәскәүдә туган. 8 яшендә Урыс империя балет мәктәбенә укырга керә.

Скрипканы балетка караганда өстен күрсә дә, урыс дәүләтеннән балет артистларына елына бер бирелә торган 500 рублдән мохтаҗлык баш тарттырмый. Ул балетта 3 ел бии. Русиядән китәргә бер ел кала, сунар экспедицияләреннән соң Себер суыклары тудырган буын авыртулары аркасында 1912 елда биюен туктата.

Мәскәүдән ул Парижга юл ала. Анда кыска вакыт эчендә Гранд-Опера балетының директоры вазыйфаларын башкара. Соңрак, Лондонга китә, анда Морис Гест /Morris Gest/ исемле тагын бер татар белән таныша, Нью Йоркта беренче урыс балетын оештыру өчен ул бар яктан ярдәм итә.

kosloff-mohammedans


Кинода уйный башлый

5 ел элек Sesil B. De Mille актриса Geraldine Farrar белән “Алла оныткан хатын” /“The Woman God Forgot”/ фильмында төшәргә килешү тәкдыйм итә. 10 атнада эшне төгәллиләр дә. Моннан соңгы 3 елда Козлофф 28 кешедән торган балеты белән тамашалар куя. Соңгы 2 елда Ласки /Jesse L. Lasky/ белән эшли.

Тиздән, Мәскәү балетында биюче сеңлесе Надядан Казанга чакыруны ишетергә өметләнә.

Идел үзәнлегендә урынлашкан Казан – АКШ территориясенең яртысы чаклы.

Сәер ил

Сәнгать, гыйлем җире. Без – монголлардан һәм славяннардан чыккан халык. Без – ат тотабыз, җир эшкәртәбез. Бездә Алтын чүллеге бар. /шушы урында Калифорниядәге алтын лихорадкага өлгерә алмаган американнар асларына җибәрә/ Безнең җирләребез минералларга, платинага, радий рудасына бай. Җир астыннан килгән радий нурлары аркасында бер тере җан булмаган үле үзәнлегебез бар. /яңалык түгел, Калифорния үзе дә Үлем үзәнлеге белән мактана ала. Козлофф башка нәрсә уйлап чыгара алмаган, күрәсең/. Бу үзәнлекләрдә үсемлекләр дә кабиләдәшләремне бу куркыныч урыннарга җибәрми, туктата. Без - Чыңгыз хан заманындагы кебек, сыбайлы халык.

Хәтеремдә, бик ярлы яшәгәндә татар халкыннан кыйбатлы ташлар, акча, хатта азык-төлек кебек төрле бүләкләр ала торган идек. Алар безне бер кайчан да күздән язлыктырмады. Барыр юл ерак булса да, мин Казанга еш кайтып йөрдем. Тизрәк милләттәшләрем арасына кайтасым килә.

Минем илем бик матур. Җирем – татлы мәхәббәт, һәм канлы каргыш белән сугарылган, ул – сәнгать иле, ә сәнгать – мин белгән барлык нәрсә: балет сәнгате, пумала сәнгате. /монысы каян килеп чыкты тагын, әле генә балет биючесе һәм скрипкачы иде, инде рәссам булды/

Чакыру белән мин китәчәкмен. Кайтмасам – мине үтерәчәкләр.”

Артабан, журналист Козлоффны сүрәтли: ул башына kachuk кигән. Анысы мехтан тегелгән башлык, өсте – күн, дип сүрәтләнә.

Аягында – кызыл белән каелган яшел күннән sapogi. Үзе флэпперлар /Flapper/ арасында популяр булган урыс сапогиена бик ошаган.

Кахук астында шулай ук яшелле-кызыллы kachukik утыра.

Өстендәге шинеле якасыз, kachubeika дип атала. Аның өске ягы тар, аска – киңәя, билендә тар гына каешы бар, ә ул каешка, әлбәттә, kingal эленгән.

Ыштаны – тукымадан. Ә элек ул мал тиресеннән һәм киң балаклы булган. Балакларын аста яхшылап бәйләп, эченә үзенә һәм атына эчәргә су запасы тутырганнар.

Ә күлмәге – чын татарныкы, чагу. /игтибар!/ Козлофф бу күлмәкне Pasadenaда /Лос Анжелесның күп шәһәрләренең берсе/ урыс хатыныннан сатып ала.

Ул Һолливудта гаиләсе белән яши. Хатыны – Александра Балдина, балерина. Кызы – Мира, 8 яштә, Казанга кайту хыялы белән яши.

Бу – чын булмаса да, тарихы шулай, дип өсти язма авторы.

Козлофф турындагы материаллар язу “Los Angeles Times” гэҗитендэ моның белән генә тәмамланмый әле. Шул ук елның 14 февралендә кабат әлеге кешене искә алалар. “Урыс биючесе көнчыгышка ашыга. Бу юлы Казандагы сәясәт турында сөйләшүдән баш тартты. Ике атна вакытын Нью Йоркта абыйсы белән үткәрәчәк. Ул яңарак кына Руссиядән хәбәрләр алган”.

Тагын бер айдан, 14 мартта “Los Angeles Times” кабат Козлофф турында яза. “Козлофф хан тәхетеннән баш тарта. Казан патшасы булу – сәләмәт ир кеше өчен эш түгел, ди күренекле актер. Нью Йоркны ташлап китү белән ул хан постыннан баш тарткан, хәзер ул бары тик киноактер һәм биюче генә. Ул кичә Лос Анжелеска әйләнеп кайтты. Нью Йоркта берничә атнасын уздырып, аны Руссия белән Сибирия арасында урынлашкан, Иделдәге кечкенә сәер дәүләт белән идарә итәргә кайтырга үгетләүче Казанның либераль партиясе әгъзалары белән аралашкан. Бу патша урынына аның тулы хокукы бар.

“Хан була алыр идем, әмма күпме вакытка икәне – билгесез, дип аңлата Козлофф. – Үле патша булганчы, тере киноактер булуны хуп күрәм.”

Үкенеч, патша тәхетенә аны утыртырга ниятләгән либераллар булса да, Казанда консерваторлар да бик көчле партия. Болары революция ясап, аны үтерергә мөмкин иде.

Казанда, күпчелек халык төрек кылычын яхшы куллана белгән мухамедяннар яши.”

kosloff-east1


Менә шушындый язмалар чыга 1923 елның кыш-язында “Los Angeles Times” гәҗите битләрендә.

Язма белән танышып чыккач, бу артистның югары PR технологиялар кулланып үзенә карьера ясавы, исемен популярлаштыруы күзгә ташлана. Ни әйтәсең, әфарин, диясе генә кала. Исемен ясый алган: Һолливудтагы Йолдызлар аллеясендә аның да йолдызы бар. Акцент белән сөйләүче актерның кино-карьерасы тавышлы кино төшерелә башлау белән аска тәгәри. Соңгы уйнаган фильмы 1927 елда төшерелгән.

Архив материаллары:


Отзывов: 5 на «Теодор Козлофф – Казан ханлыгы варисы?»

Сезнең фикер