диджей тарихы

Монда килгәнче үк, Уфада ике шәхси татар радиосында эшләгән идем. Татар мәркәзе Казанда мондый радиоларның шактый буласына инанып килдем. Ә Казанда эш эзләгән чорда, дәүләтнекеннән башка татарча сөйләүче радиолар юк иде әле. Бер елга якын вакыт узгач кына УКВ ешлыгында беренче карлыгач – “Курай» радиосы пәйда булды. Анысында да татарча, чит ил, рус җырлары чиратлаштырып, урысча фикерләп татарча сөйләүче алып баручылар тарафыннан тәкдим ителәләр иде. Чит ил һәм рус музыкасын кую, милли көйләрне генә тыңлаучы булмас, дип куркудан эшләнде. Әмма үз моңына сусаган халык монысына да риза иде, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы өлешендә дә кыска гына вакыт эчендә тыңлаучылар тарафыннан үз ителеп, яратылып өлгергән радио сөйләде.

Танылган журналист Миңназыйм Сәфәров белән бер сәйләшүдә моны “Курай” феномены” дип атады. Миңа калса, бу чыннан да шулай булды да. Кешеләр “Курай” тота торган радиоалгычлар сатып алу өчен кибеттән-кибеткә йөреде. “БИМ”радио алып баручысы Мәхмүт Аракаевның әнисе турында легенда яши иде ул вакытта. Бу апа үз йортында яшәгән бөтен татар гаиләләренә йөреп, радиоалгыч сатып алырга, беренче татар радиосын тыңларга чакырып, аңлату эшләре алып барган. Иң кызыгы шул: үз эшен нәтиҗәле эшли алган, бик күп татар гаиләләре әлеге радионы тыңлый башлаган.

Бу тарих миңа якшы таныш, чөнки “Курай”ның эфирда сөйли башлавына 3 ай дигәндә, ходай минем юлымны әлеге радиостанцияга алып килде. Тыңланырга килгән 5 кеше арасыннан сайлап алынып, кичә генә башкалардан бернәрсә белән дә аерылмаган, әмма бүген инде радиотыңлаучыларның үзләрен яратуларын аңлаган егетләр коллективына килеп эләктем. Нур Алиев, Гали Урманов, Мостафа Маликовлар белән бергә Алтынай исеме “Курай” тарихына язылды. Радиотыңлаучылар да бик җылы кабул итте.

Гомумән, тыңлаучылар турында аерым язып булыр иде. Чөнки, радио белән бергә безнең тормышка тыңлаучы дигән якын бер туган килеп керде. Алар чытлырата, ерак дип тормый студиягә килә, һәр бәйрәм белән тәбрик итә. Моннан бигрәк тә егетләр интекте. Аларның шәхси тормышы бөтенесенә дә кызык. Соңгарак тыңлаучылар берберсе белән тынышып, туганлашып бөтте. Берберсенә радио аша сәлам юллый, кунакка йөрешә башладылар. “Курай”ны яратучыларның фан-клубын оештырып җибәрделәр.

Ул вакытта студиябез Соцгородта, адәм барып җитмәс җирдә урынлашкан иде. Җидедә башланган иртәнге эфирга өлгерер өчен алтынчы яртыдан троллейбуста җилләнәсе. Анысына да өлгерәбез. Бик чамалы гына акчага тәүлек әйләнәсе эшли идек. Шул шәрә интузиазм аркасында “Курай” үз вакытында бик каты гөрләде. Анда чыннан да бар мәхәббәтен салган, акча яки вакыт турында уйламаган, күңеле кушканга шулай эшләгән кызлар һәм егетләр генә хезмәт салды.

Күңелне кырган, мине, бөтен тормышыма әверелгән “Курай”ны ташлап китәргә мәҗбүр иткән вак кешеләр һәм вакыйгаларны искә төшереп торасым килми. Авыр булды. Елаган, төннәрен төшкә кереп саташып уянган көннәр дә күп булды. Кызык, төш гел бер генә төрле: син студиядә утырасың, эфирга чыгар вакыт җиткән, ә синең я микрофонга буең җитми, я анысы кабынмый. Сөйләп бөттең – магнитофоннан җыр китми. Шулай саташып уянасың да, үзеңнең эфирда түгел икәнеңне аңлыйсың, әмма тиз генә тынычланып булмый.

Соңгы 8 елда бер генә онытылмаган да, бер генә хәтердән чыкмаган “Курай” радиосы 10 яшен тутырды. Радио турында кулга эләккән һәр мәгълүматны йотлыгып укый, “Курай”ның артабангы, миннән соңгы тарихын белергә тели идем. Төрле елларда төрле сәбәпләр аркасында Гали Урманов, Мостафа Маликов, Нур Алиев, Йолдыз Әхмәт китте. Соңгарак килүче Сәет Әминев, Сылу Хәмзина, Язгөлем, Камилә Шәйхи, Гөлназлар да башка юлны сайладылар. Кемдер тавыш-тынсыз, дусларча хушлашып китсә, бәгъзеләре “Курай” бәгъренә каты яралар салган. 8 ел эчендә күпме алып баручысы алышынган. Ә “Курай” һаман шул укмы?

Мин кабат Казанда. Моңа кадәр килгән чакларымда аны барып күрү турында уйларга да кыймый идем. Монысында аякларым үзе тартты, анда барырга әйдәде.

Соңгородтагы ярымташландык завод бинасы түгел бу. Кәттә кибетләре, андагы чәчләрне үрә торгызырлык бәяләре белән елкылдап торган Мехчылар сарае. Әмма “Курай” радиосыннан берәрсен күрү нияте почмагы гына ачык тәрәзә пыяласына бәрелеп челпәрәмә килде: сакта утыручы апа мин наданга бу вакытта радиода беркемнең дә эшләмәвен, бары тик җырлар гына барывын җиткерде. Димәк, керә дә, күрә дә алмыйча кире борылырга туры киләчәк. Үземнең моннан 10 еллап элек бу радиода эшләвемне, берәрсен күрергә теләвемне әйткәч кенә апа йомшарды, тиз генә каядыр чылтыраткач, хәзерге директор Радик Златовның биредә икәнлеген әйтеп, ишектән уздырып, бераз көтергә кушты. Бу кеше белән таныш түгелмен, мин алып баручы булып эшләгәндә ул да Бим-радионың популяр диджейы иде, безнең белән танышлык йөретмәде алар. Нәрсә сөйләшербез, аңлата алырмынмы? Башта мең төрле уй, кайсысын уйларга да белмисең. Бигрәк тә “Курай”да булуым тынгы бирми.

Тотлыга-тотлыга шуларны сөйләдем. Аңлата алдыммы-юкмы, шулай да Радик мине буш студиягә алып керде. CD, мини-диск, магнитофоннар барсы да сүнек, бер компьютер гына эшләп тора. Диджей хезмәте бигрәк җиңелләшкән икән лә! Тезелеп торган компакт дискларга тузан утырган. Күренеп тора бер генә еллык түгел. Күптән кулланылганнары юк икән, бичараларның. Эчен ачып күз төшерү белән йөрәк дөпелдәп тибә башлады: һәр диджей үз эфирында популяр, халык яраткан җырларны куярга омтыла. Кайсычак сәгать эчендә генә дә җыр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин. Шул хәл булмасын өчен һәр кассета, диск эчендәге кәгазь кисәгенә җырның юл санын һәм числоны кую шарт иде. Менә шул язулар арасында минем кул белән язылганы да бар!

Радик әфәнде мине уйларымнан арындырырга теләгәндәй сөйли, радионың бүгенгесе белән таныштыра. “Син эшләгәндә шулай идеме? Хәзер менә болай.” Сөйләшү ахырында көтелмәгән фикер әйтеп ташлады: “Кил әле, тыңлап карыйк сине. Бәлки яңадан эшләп китәрбез”. Чын әйтәм, бу хакта еш һәм күп уйласам да, бу сүзләргә бераз аптырап калдым. Көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Мин аны башка төрлерәк итеп күз алдына китерә идем. Беренче эфирымны болаерак итеп башлыйм: “Исәнмесез, “Курай”ны беренче көненнән тыңлаучы, һәм шушы радионы тыңлаучылар компаниясенә яңарак килеп кушылучы иң тугры җыр-моң сөюче дусларыбыз. Соңгы очрашуыбызга 8 еллап вакыт үткән, күктәгеләр насыйп иткәч, кабат күрештек… Тугры дип әйтүем юкка түгел, чөнки моннан 8-10 еллар элек “Курай”дан башкасы булмаса, бүген Казаныбыз радиодулкыннарын берничә радио бизи. Шулар арасыннан нәкъ безнең “Курай”ны сайлаучыларны тугры дуслар, дип әйтми кем дисең?”

Ә менә кабат бу радиога ничек килеп эләгәсене берничек тә күз алдына китермәгәнмен икән лә. Хәтта бу хакта уйлап та карамаганмын. Мин ризалык бирдем. Тыңланылыр өчен студиядә язылып чыккач, Кабан күл буеннан үзәккә атлаганда гына аякларымның дер-дер калтыравына игътибар иттем. Чыннан да бик дулкынланам икән лә.

Шимбә көн сәгать 12-гә эфир алып барырга чакырдылар. Эфирны ничек алып барганымны да хәтерләмим, нәрсә сөйләгәнмендер, нинди җырлар куйдым икән? Бу минем өчен изге радио ич!

Хәзер айдан ашу “Курай”да эшлим. Тормышымдагы “Курай”ның ике мизгелен ниндидер анализ күзлегеннән карарга, бераз чагыштытырга мөмкиндер, дип саныйм. Әллә мин үзгәргәнмен, әллә радио, әллә башкалар да мин юк дип тормаган, нинди дә булса үзгәреш кичергән. УКВ ешлыгыннан һаман китә алмаса да, хәзер “Курай” радиосын заман таләпләренә туры китереп Интернет челтәреннән тыңлап була. Элеккеге диджейлар юк. Алар урынына элеккегеләреннән дә акыллы, чибәр алып баручылар килгән. Һәрберсе радиода үз урынын тапкан, алар күңелендә “Курай” да үз урынын алгандыр дип өметләнәм. “Төнге экспресс”, “Курай дискотекасы”, “Төнге сердәш”, “Мизгелләр”, “Диджей буласым килә”, “Башкорт моңы” тапшыруларын яңалары алыштырган. Алар урынына заманына туры китереп “Тишек-тәре”, “Алга-ритм”, “СМС-сәләм”, “Интернет-сәләм”, “Тирән тамырлар”, “Иртәнге коктейль” программалары эфирга чыга. Бары тик бернәрсә генә беренче карашка ук күзгә ташлана: тыңлаучылар әүдемлеген югалткан, радионың алып баручыларында элекке кебек ташкыннарны туктатырлык энергетика калмаган (шул исәптән миндә дә шул ук хәл). Һәм … “Курай”да һаман шул Сәрия Тукаева эшли…

Башта искә алынган “Курай” феномены” хакында уйласаң, моның сәбәбе нидә, диерсез. 1996 елда дәүләт радиосы гына татарча сөйли һәм җырлый иде ич. Андагы дикторлар буй җитмәслек биеклектә торган сыман, хәтта, алар без йөрегән җирдән йөрми, без сулаган һаваны суламый кебек иде. Сөйләү дә бары тик рәсми, бернинди хис, экспромт, иң мөһиме, язган хаттан башка алар белән бернинди бәйләнеш юк. Ә “Курай” барлыкка килгәч, башка төрле радиолар булуын да аңлады тыңлаучы. Ниндидер интерактив уеннарда катнашып, хәтта бүләкләр оту, гади генә, күңел ачу сөйләшүләре алып барулар да берни түгел икән лә! Ә туры эфирда якын кешеләргә сәләмнәр җибәрү һәм сораган җырны минутында куюлары – тыңлаучы белән радио арасындагы күзгә күренмәс җепләрне тагын да ныгытып җибәрде. Диджейлар концерт программаларын алып баручылар буларак сәхнәгә чыга, тыңлаучылары белән күзгә-күз очраша башлагач, бу оста телле егет һәм кызларның башкалардан берни белән дә аерылып тормауларын, аларның да гади булуларын аңладылар. Шушы гадилек тыңлаучыны элеге радиоларга якынайтты, бәйләде.

Бүген Казанда FM ешлыгында эшләүче берсеннән-берсе якшырак радиолар бар. Мондый күренеш өчен күңел сөенә, чөнки радиоларның күплеге сәләмәт конкуренция тудыра. Үз чиратында бу аларны якшырак эшләтә, күбрәк тыңлаучыны җәлеп итү өчен көрәшкә әйди. Жәл, никтер әлеге конкурентлык “Курай”га кагылмый. Миңа калса, алар бу хакта уйлап та карамый, заман агышында үз ыңгайларына гына йөзә кебек.

«Безнең гәҗит»

сентябрь 2007



Сезнең фикер