гыйбрәт өчен

Интервью алган әңгәмәдәшләремнең кайберләре, диктофоннан кәгазьгә күчергән язмаларны китереп күрсәтүне сорый.   Әллә
диктофоннан дөрес күчермәс дип, әллә үзләренең артык нәрсә сөйләп  ташлаганнарыннан куркалар.  “Теле ни сөйләгәнне – колагы ишетми” дигән сүз искә төшә шушы урында.

Х Х Х

Рафис Җәмди безне, бер төркем кешене фин татары Хәмит белән таныштыра һәм Батулланың олы улы турында:

- Бу – Нурбәк, Байбулатның абыйсы, – диде.

8 яшьлек Байбулат – Батулланың икенче улы.

Х Х Х

Казанның популяр күңел ачу комплексында үтәчәк беренче сыйныфка баручылар бәйрәменә җыенабыз.  Май аенда чыгарылыш сыйныф укучыларына багышланган бәйрәмдә дә булырга туры килгән иде. Шунда Америкадан килгән дустым сорап куйды:

- Бу юлы беренче сыйныф укучыларына да сыра сатарлар микән?

Майдагы бәйрәмдә бүген генә мәктәпне тәмамлаган балалар рәхәтләнеп сыра чөмерүенә шаһит булган идек, шуны исенә төшерүе икән.  21 яше тулмыйча сыра сатып алырга  да мөмкинчелеге булмаган бу егетнең бу хәлләрне күреп исе киткән иде. Балалар өчен чыгыш ясаган Пума да артык тәэсир уятмады.  Фонограммага алай сикергәләү өчен гениаль бала булу кирәкми икән лә


Один отзыв на «гыйбрәт өчен»

Сезнең фикер