Колакчын радиосы сөйли

Колхоздан соңгы хәбәрләр:
Әниемнең сыеры бозаулаган. “Быел гына тотам да, бөтерәм эре малны, каравы кыен” дип асрый терлекне әни, соңгы 5-6 елда. Әти вафат булганнан соң, 12 ел эчендә монысы өченче сыер. Бозаудан үстергән сыерлары. Авырып егыла да, карый алмагач – сата. Берәр ел сыерсыз яши. Аннары чыдамый – бозау сатып ала. Аны тагын сыер иткәнче – өч ел асрыйсы.
Бу сыерның икенче бозаулавы. Сөте куе, каймаклы. Имчәкләре генә каты. Савыуы авыр.
“Сөтсез яшәп карадым ич инде, бигрәкләр дә кыен кеше күзенә карап торулары. Үз сыерым булгач, сөтен аертып, каймак, корт (әче катыктан ясалган сөт ризыгы), эремчек ясыйм. Бер нәрсәгә мохтаҗ түгел мин” дип, тагын мал калдыра әни. Сыердан кала, икешәр баш сарык белән кәҗә, алардан тыш, икешәр оя каз һәм күркә, тавыклар тота.
Әти үлгәннән соң, биш ел ат асрады. Имгәнгәч, атны суярга туры килде.
Бу ни икән – үҗәтлекме, комсызлыкмы?
Әниемә быел яз 73 яшь тула, югыйсә. Аллага шөкер, әни шәп әле, дим.

PS Тагын да соңгырак хәбернең берсе: әни абыйларда кунып кайтуына олы кәҗәсе игез бәрәнләгән дә, шул арада икесе дә үлеп тә куйган. Әлбәттә, жәл. аны хәзер савасы ич. Бәрәннәре дә жәл.

Авылда кәҗә калмады. Бездә һәм тагын ике-өч гаиләдә генә асрыйлар. Күмәк булмагач, сарык көтүендә дә тормый. Үз җаена тик йөри торган, тискәре мал ул кәҗә.
Авылда ата кәҗә юк. Безнеке бар. Әни печтерми калдырды. Хәзер безнең ак йонлы ата кәҗәбез – авылдагы сирәк йортта кияү егете. Үзебезнеке дә шул үз баласыннан качкан була да, әмма ак бәрән туса гына сакланып кала. Үзе кебек кара бәрәннәре гел үлеп тора шул. Генетика, баллин…


Один отзыв на «Колакчын радиосы сөйли»

Сезнең фикер