нәптәк. Нурислам мәктәпне шулай ди.

Бер атна справкалар, кагәзьләр җыйдык. Бөтен төр прививкаларны яңадан казаттык. Манту-тесты бераз шешкән иде, рентгенга төшерделәр. Анда йөреп бер көн үтте. Нурисламга, бүген күкрәгеңне фотога төшерәләр, дигән идем, мин анда елмаерга тиешменме, ди….

Нурислам нәптәккә бара

«Мин укый да, язада белмим, бармыйм нәпктәпкэ»,- ди. Анда укыталар, өйрэтәләр, дигән аргументны искә дә алмый.

Ниһәять, бүген башлап мәктәпкә бардык.  Юлда чакта Нурислам мәктәп турындагы фикерен үзгәрткән иде. Анда башка балаларның да укый-яза белмәүе кызыктырды ахрысы.

Документларны тапшырганчы сәгать тугыз тулды, дәреслэр башланган иде, Нурисламны тавыкка чеби кушкан кебек классындагы балалар арасына  кушып җибәрдек. Укытучысына чәчәк тә алып барган иде. Аврамның «рашен традишен» дигән сүзе белән Нурислам аны укытучысына тапшырды.

Баланы калдыргач, минем курсларны белешергэ киттек. Анда 20 минут автобуста барасы. Мине тикшерделәр, сораштылар, язып алдылар да, укытучы бер сәгать булса да дәрес уткәрергэ булды. Аврам безне калдырып, чыгып китте. Дәрес күңелле генә булды. Укытучы – үзе эйтмешли «литовочка» Мариона бу ят телнең аңлашылмый торган серләрен бик матур итеп анлата.

Дәрестән чыгуга Аврам: «Мәктәптән чылтыраттылар, Нурислам елый, класска керми»,- дигән хәбәр белән каршы алды. Минем йөрәк төшеп китте… – борчылма, аннан сон бераз вакыт уткәч янадан чылтыраттылар, барсы да яхшы»,- ди. Эчкэ жылы керде. Юл буе сойлэштек, Нурислам болай кылангач, бер-ике атна мәктәпкә кул-аягыннан тотып, күтәреп алып барырга туры килер инде. Мин борчылам. Нэптэккэ бармыйм, дип елап торса, куңелле түгел ич бер дә…

Класстан ул «Син минем берүземне калдырып киттең. Мин еладым. Сиңа барырга иткәйнем дә, юлны белмәдем» дип килеп чыкты. Юк, еламый. Кайтырга чыккач, ниләр эшләвен тәфсилләп сораштык, ул сойләде. Күңелле икән лә нәптәктә! Сүрәт төшергәннәр, язганнар, күп итеп уйнаганнар.  Кыймый гына, иртәгә дә барасынмы? дип сорыйм. Барам, мин мәктәпне бөтерәм, Аврам абый кебек зур үсәм и машина йөртэм, ди.

Димәк, көн бушка узмады…


Отзывов: 3 на «нәптәк. Нурислам мәктәпне шулай ди.»

Сезнең фикер