11 август 2009

Бүген иртәнчәк Манмат (Monmouth) (башкортча бу исемне язуы күңеллерәк, чөнки анда койрыклы с хәрефе бар, сонгы ике хәреф нәкъ шул аваз белән билгеләнә) бардык. Аннан безгә никахка керү өчен сертификат алып кайтырга кирәк иде. Үткән атна барганда алалмадык: Аврамның минем фамилиямны алу-алмау сөйләшенеп бетмәгән иде әле. Судья белән сөйләшүдән шул мәгълүм булды: судсыз гына, тик торганнан ул фамилия алыштыра алмый. Ә Калифорниядә никах сертификатын алганда ук, нинди фамилияга күчү турында сорыйлар да, язып та куялар, имеш. Иллинойда язылышырга ризалашкан өчен бераз көенеп тә куйдык. Нишлисең, безнең башка чара калмады, суд аша фамилия алыштыру өчен вакыт юк. Минем беренче яшел картамны алганчы булса да Аврамнын фамилиясенә күчергә кала. 16 августтан мин Айгөл Лайон (Lyon) булам, иншалла.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй,язасы килгәне сертификат алу турында иде. Килдек, кердек, утырдык. Өстәлдәге кәнфитләрдән сыйландык. (Кызык, кайда барсаң да, теләсә нинди банк, рестораннарда касса янында, офисларда, кайсыбер кибетләрдә ишек янында савыт белән вак кәнфит салып куела. Кеше тик торганчы - ашанып торсын, диләрдер инде. )Башта клерк сертификатта кайсыбызнын исеме торачагы белән кызыксынды. Мин Аврамныкы ягында идем. Башта аның исем-фамилиясен, туган елын, белемен, бүгенге һөнәрен, әти-әнисенең исем-фамилиясе, туган урынын язып алды. Аннары минекенә күчте. Миннән дә шулай ук сорады да һәрберсен компьютерда теркәде. Бары тик монда килгәч алынган социаль номер гына булмады: аны үзем белән алуны башка да китермәгәнмен, номерын белмәгәч, аны таптырып утыру турында уйламадылар да. Аннары гади генә никах сертификатын принтердан кагәзьдә бастырып безгә бирделәр. Ббу таныклыкны тутыру өчен миннән бер генә документ та сорамаулары – пычаксыз суйды да куйды. Руссиядә ике ел яшәгән Аврам да моңа каты аптыраган икән. Барсы да без әйткәннәрдән язылды. Без бары тик исем-атамаларның дөреслеген генә тикшердек.

Ә мин үзем белән IDдан (монда килгәч, паспорты һәрвакыт үзем белән йөретмәс өчен шәхси танклык алган идек) тыш, Россия паспортын да алган идем… ID – ул биредәге шәхси таныклык. Гадәттә, монда водитель таныклыгы эчке паспорт урынына, ә минем машина йөртү хокукым юк, димәк, әлеге картада минем турда барлык билгеләр язылган, әмма әлеге карта машина йөртү хокугы бирми. Әлеге документны спиртлы эчемлекләр алганда 21 яшь бармы-юкмы икәнен белер өчен кибет-рестораннарда сорыйлар. Чәчләренә чал төшкән, картаеп беткән кешедән дә танклык сораулары бар. Бу нормаль күренеш. Башка урында минем яшем, шәхесем белән кызыксынучы юк.


Отзывов: 2 на «11 август 2009»

Сезнең фикер