Үбешеп торган үсмерләрне оялтмыйлар


Журналист Айгөл ГЫЙМРАНОВА бу җәйне Америкага эшкә киткән иде. Миннесота штатында урнашкан балалар лагеренда вожатый булып эш­ләде ул. Кесәсен дә калынайтты, дөньяны да күреп кайтты.

Мин эшләгән “Урман күле” лагере Конкордия тел өйрәнү авылларына карый. Монда хәзер 15 телле авыл бар. Соң­гы елларда гына итальян, португал, гарәп телен өйрәтүче лагерьлар ачылган. Ә рус лагерена инде 42 ел. Моннан тыш, ике испан, өч француз, фин, норвег, алман, кытай, япон һәм башка тел өйрәнү авыллары бар. Балаларга тел белән бергә әлеге халыкның мәдәнияте, тарихы, әдә­бияты да өйрәтелә. Безнең лагерьда, мәсәлән, балалар элекке СССР дәүләт­ләре, Россиянең башка милләтләре хакында да мәгълүмат алды, аларның мәдәнияте белән танышты. Миңа кечкенә генә Сабантуй үткәрергә туры килде.

Лагерьга балалар килгәнче, бер атна буе вожатыйлар өчен дәресләр үткәр­деләр. Тренинг вакытында лагерьда килеп чыгарга мөмкин булган очракларны сәхнәләштереп, аларны анализладык. Мәсәлән, үсмерләр бер-берсенә гашыйк булган очракта вожатыйлар нишләргә тиеш? Бездә, гадәттә, андыйларны бер-берсеннән аерырга, күздән ычкындырмаска тырышалар. Америкада тәртип башкачарак. Үсмерләрнең үбешкәнен күрсәң, аларны оялтмаска кирәк. Соңыннан балалар качып йөрерлек булмасын.

Дәрес вакытында берәрсенең игътибары читкә юнәлсә, уенны алыштыруың хәерле. Балаларга каты бәрелергә ярамый. Бик ачуың килсә дә, елмаеп, үсмернең тынычлануын сорарга, сабыр булырга кирәк. Бала тыңламаса, тәртип бозса, вожатыйлар аның белән аерым сөйләшә, фикерен белешә. Моннан соң ул үз-үзен тотышын үзгәртмәсә, лагерь директоры белән сөйләшә. Ә инде кабат тәртипсезләнсә, директор баланың әти-әнисенә шалтырата. Шуннан соң да үсмер акылга килмәсә, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Тик бездә мондый хәл булмады… Студент­ларга лагерьда чит тел өйрәнеп имтихан тапшыру өчен кредит бирелә. Дүрт атналык уку – мәктәптәге бер ел тел өйрәнүгә тиң. Имтихан нәтиҗәсе укучы баланың да аттестатына теркәлә.

Монда бар да кешегә уңай булсын өчен эшләнсә дә, күңелгә ятмаган яклары да байтак булды. Кеше дигәнең оҗмахта да берәр китек җир табып, шуңа бәйләнеп утыра алыр иде, мөгаен. Иртән уянгач та нәрсәдер җитмәвенә аптырап ятам. Берничә көннән генә “барып җитте”: монда сандугачлар сайрамый икән! Менә нәрсә җитми ул безнең Дим буе баласына! Төнен гагараларның моңсу тавышы үзәкне өзә…

Лагерь биләмәсендә борындыклар мыжгып тора. Аларны ашатмаска, үтер­мәскә, тотмаска! Ашатсаң – ялкауланалар, тисәң – тешләүләре мөмкин. Монда чүп җирдә аунап ятмый. Тәртипкә өйрәтү чарасы гади: әгәр кәнфит кәгазе ташланса, иртәгәсен кибеттә андый кәнфит сатылмый. Туңдырма белән дә шул ук хәл. Монда, гомумән, балаларны бик кызык тәрбиялиләр. Шешәгә краннан салкын су агызып, балага эчертәләр. Яңа гына суыткычтан алынган ризыкларны ашатудан да куркып тормыйлар. Шуңа аларда салкын тию, тамак шешү кебек авырулар юк та инде.

Бала лагерьга килергә җыена башлауга үзе турында язып җибәрә. Анда үсмернең нәрсә ашамавы турында да мәгълүмат теркәлә. Пешекчеләр кемнең дуңгыз ите ашамавын, кемнең, гомумән, вегетариан булуын алдан белеп тора. Монда мөселман яки вегетариан булу шулкадәр җиңел!

Америкадагы лагерьның тагын бер үзенчәлекле ягы бар: авыру балалар үз диагнозы аркасында ял итми яки тел өйрәнми калырга тиеш түгел. Безнең лагерьда балаларның күбесе Россиядәге балалар йортларыннан уллыкка-кызлыкка алынганнар, һәрберсендә диярлек нинди дә булса авыру бар. Гел өен сагынып елаучы кыз киләсен дә алдан белеп тордык. Йоклаганда йөрүче (лунатик) бала да, астматик та ял итте лагерьда.

Кайсыгыз Россия гимнын белә? Лагерьның бер файдасы тиде: мин аның сүз­ләрен ятладым. Чөнки иртән Россия флагын күтәргәндә һәм кичен аны төшер­гәндә гимн җырлыйбыз. Кушымтадагы “Мы гордимся тобой” дигән сүзләрне американнардан ишетү бигрәк тә кызык тоела иде миңа.

Директорларыбыз бик дус булганга, без кытай телен өйрәтүче лагерь белән дә аралашып тордык. Телне кем ничек өйрәтә инде. Бер баруыбызда кытайларның бәдрәфенә керергә туры килде. Анда стенада да, идәндә дә кытай телен өйрә­нергә ярдәм итүче язулар эленеп тора иде…

Океан артына Россиядән сабый чагында ук килгәннәр инглиз телен дә, рус телен дә яхшы белә. Ә менә 8 яшьтән соң АКШка күченгәннәр урыс телен оныткан, инглиз телен яхшылап өйрәнә алмаган. Бүген андыйлар бигрәк тә жәл, чөнки бөтенләй телсез калган. Һәрберсе мөм­кинлек булгач та, океан артында калган туганнарын, гаиләләрен кайтып күрергә өметләнә.

Лагерьда эшләүчеләрнең хезмәт хакы кечкенә. Француз, алман, корея лагерьларына дәүләтләре ярдәм итә. Алар туган илләреннән вожатыйлар чакырта, хезмәт хакы түли, юл чыгымнарын да каплый. Рус лагере тел укытырга Россиядән кеше чакыра алмый. Америкада кәсепләре бик яхшы барган эшмәкәрләр дә булышмый.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА
“Ватаным Татарстан”


Сезнең фикер