Президентка хат

Президентка хат

Мин, гомумән, телевизорны бик сирәк кабызам. Хәтта соңгы елда ничә тапкыр телевизион тапшыру каравымны да санап бирә алам: Яңа ел төне, Ельцинны җирләү, “Галина” һәм “Светлана” сериаллары. Хәзер “Тяжелый песок” белән “Яланаяклы кыз”ны калдырмый карыйм. Беренчесен, Анатолий Рыбаков әсәрен, ничегрәк төшерделәр, дип беләсе килә, ә татарча беренче сериалны тәүге тапкыр күрсәтеп, бөтен Татарстан халкы Дилбәр язмышы өчен кайгырганда, мин читтә калдым. Безнең өйдә телевизор, чыннан да, кара тартма ролен генә үти.

Язманы башлаганда, төп идеям бу хакта түгел иде. Санап чыккан исемлектән тыш, тагын бер караган тапшыру, аннан соңгы вәзгыять хакында сөйләмәкче булам.

В.Путинның президент буларак соңгы турыдан туры элемтәсенә эләктем. Авызымны да ябарга онытып, Илбашының гади халык белән аралашуын карап утырганда, туры бәйләнешкә Казан чыкты. Халык гел тозсыз сораулар бирә кебек, әйтерсең бүтән проблемалары юк: киләсе Президент сайлауларына үз кандидатурагызны куясызмы? Президентлыктан киткәч, ни белән шөгыльләнмәкче буласыз? Иң үтергәне, миңа калса, бер студент кызның Путинның күп телләр белүенә исе китүе иде. Дөньяда башка бер генә проблема да калмаган! Монда эш хакы түбән, бәяләр арта, димәк, “снимать иткән” фатирның да хакы күтәреләчәк.

Владимир Владимирыч, бик мөлаем елмаеп, ихлас кыяфәт белән һәр сорауга җавап биреп кенә тора. Менә хәзер синең проблемаларың хакында белсә, һичшиксез, аларны чишә дә алдагы тормышың сикәлтәсез генә үтәчәк, чөнки синең турыда Президент үзе кайгырта ич!

Минем дә үземне кызыксындырган сорауны бирәсе килә бит! Президент ни дип җавап бирер икән? СМС язмакчы идем дә сүзләрем анда әйтелгән 70 тамгага сыймады. Тоттым да ТВдан туктаусыз “йөгереп” торган интернет сәхифәсенең адресын җыйдым. Җавап алуга караганда, мин беркатлыны Илбашының реакциясен күрү күбрәк кызыксындырды. Казанда “прописка” булмагач, бер кая барып булмый, бала авырса, поликлиникада да кабул итмиләр. Бөтен проблема паспорттагы шул каһәр төшкән мөһергә барып тоташа. Бер генә алга киткән илдә дә кешене пропискага кертү дигән әйбер юк, бу – аларның ирек-хокукларын кысу булыр иде. Русиядә кешене яшәгән урынына “бәйләп” куеп, закон кеше хокукларын бозмыймы? Соравым шушылайрак иде.

Туры бәйләнешне ахырына кадәр карадым, аннан соң көн дәвамында яңалыклар чыгарылышын калдырмадым, әмма минем сорауга җавап беркайда да ишетелмәде. Йөрәк җитеп, Президентка биргән соравым да, бу хәл үзе дә онытылып бара иде, мин онытсам да, мине онытмаганнар булып чыкты. Беркөнне кичен ишектә кыңгырау шылтырады. Барыбыз да өйдә, көткән кешебез дә юк, аптырап ишек ачсам – участок милиционеры тора. Сезнең подъездда яшьләр җыелып эчә икән, ник шылтыратмыйсыз, ник милициягә мөрәҗәгать итмисез, дип сүз башлады погонлы абый. Әлбәттә, сүз минем пропискам булмавы, димәк, каядыр, нидер исбат итү өчен, әллә ни хокукларым да юклыгы тирәсенә борылды. Милиционер абый бездән документларны сорап, карап чыкты, хәтта баланыкын да тикшерде. Ирле-хатынлы яшибезме, әллә аерым торабызмы – болары белән дә кызыксынды. Үзенең дәфтәренә дә язды, безнең документларны да теркәде. Миннән подъездда яшьләр җыелса, милиция чакыртабыз, дип яздырып, кул куйдырып, чыгып китте. Аның артыннан ишекне ябып, “күз”дән карап калдым, фатир саен йөрибез дисә дә, башкаларга кереп тормады.

Әмма ике-өч атна үттеме-юкмы, ишектә кабат кыңгырау. Бу юлы ишек төбендә ике хатын-кыз белән баскычта качыбрак яп-яшь милиционер тора. Фатирларда пропискада, регистрациядә торган кешеләрне тикшерәбез, диләр. Болар шулай ук “һәр йорт, һәр фатир саен йөри” булып чыкты. Минем паспорттагы нәкъ Казанда яшәвебез турындагы мөһер юклыгын күреп кыза гына башлаганнар иде, тупылдап улым йөгереп чыкты. Бер миңа, бер малайга карап тордылар да “икенче килүебезгә теркәлү булмаса, 50 мең штраф” дип хушлаштылар. Болар да сөйләнә-сөйләнә подъезддан чыгып китте, башка фатирларны, күрәсең, миңа кадәр тикшереп чыкканнар. Паспорт-виза хезмәте хезмәткәрләренең тынгысыз тормышын, үземнең бәхетсез язмышымны сүгеп, озак тынычландым.

Ике-өч атна үттеме, заказлы хат килүе турында квитанция калдырганнар. “Гыймранова” фамилиясенә булгач, аптырап беттем, соңгы дүрт елда документларда мин башка фамилиядә. Аптырап, куркып, почта бүлекчәсенә барсам: хат Русия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиленнән булып чыкты. Исем-шәрифләр белән мөрәҗәгать итеп, Президент Владимир Путин белән туры бәйләнешкә игътибарым, анда катнашуым өчен рәхмәт тә белдерелгәч, эчкә җылы керде.

“Для рассмотрения вашего обращения по существу необходима более полная информация. Прошу Вас обратиться в Региональную общественную приемную полномочного представителя Президента Российской Федерации Приволжском федеральном округе по Республике Татарстан по адресу…” дип язган миңа хатында М.Галимәрданов. Игътибарсыз калдырмаганыгыз өчен рәхмәт инде. Чаптым, ди, менә, юк хокукларыңны даулап йөрсәң, табарлар урынын да, хокукын да тоттырырлар…

Бу хаттан соң, эчкә бераз җылы керә генә башлаган иде, тагын квитанция. Бу юлы заказлы хатны Федераль Миграция хезмәте сырлаган. Законнардан өзекләр китереп, “Регистрация или отсутствие таковой не могут служить основанием ограничения или условием реализации прав и свобод граждан”, “Регистрация граждан по месту пребывания либо отсутствие таковой права и свободы граждан не нарушают. Вышеназванные законодательные акты не противоречат Конституции Российской Федерации” дип яза минем Президентка биргән сорауга җавапны бүлек җитәкчесе Д.Т.Хәбибуллин.

Димәк, пропискам булмау сәбәпле, балалар поликлиникасында табиб кабул итми икән, хокукны шул табиб боза, булып чыга! Ә аның үз планы, үз законы бар. Шуның белән саклана ул!

Бүген Казанда ничәмә-ничә мең пропискасыз кеше яши икән? Алар да әнә шул медицина полисы алудан, социаль ипотекадан мәхрүм ителгән. Совет заманыннан калган “кешенең һәр адымын тикшереп тору” никадәр дәвам итәр икән? Без чагыштырырга күнеккән Кушма Штатларда аның ни икәнен белмиләр, интернет аша яхшы эш таба да китә илнең бер почмагыннан икенчесенә. Пропискадан төшү, аннары яңа урында кайда теркәлим икән, ише сораулар юк.

Һәркем үз эше белән шөгыльләнә инде бездә. Ваграк түрәләр, ниндидер бер кызыксынучан, хокук даулаучы биргән сорау аркасында, җылы урыннарыннан кузгалып, авторны табып, комачаулык тудырганы өчен кисәтеп йөри, кисәтү ышандырырлык булсын өчен “гаеп” эзли… Ә эрерәкләре “отписка” җибәрә. Миннән киткәнче – иясенә җиткәнче, янәсе.

Күптән килгәннәре, тикшергәннәре юк, шөкер. “Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?” диярсез. Инде килсәләр дә курыкмыйм, димәкчемен. Паспортка “мин Казанда яшим”, дип мөһер сугылды хәзер.

Инде Президент та икенче. Менә кабат туры бәйләнеш көнен көтәм. Бу юлы да, һичшиксез, сорау бирәчәкмен, әзерләп тә куйдым.

Күптән түгел балалар гомерен күздә тотып, бик яхшы закон кабул иттеләр. Бала 12 яшькә кадәр автомобильдә махсус утыргычта йөрергә тиеш. Америкада бу закон күптән бар, әмма шунысын онытабыз шикелле: анда гаиләнең һәр әгъзасы үз машинасында йөри. Димәк, хатын-кыз бала табарга җыенган икән, кичекмәстән, әлеге кәнәфине дә алып куячак. Ә минем бик күп балалы дусларымның тимер атлары, минеке кебек үк, һаман заводта әле. Димәк, баланы тиз генә табибка алып барып кайта алмыйм. Күрше дядя Васяда ул мәңге дә булмаган, аның ниндирәк икәнен белмәсә дә, балаларны хәзер машинага болай гына утыртырга ярамаганын яхшы чамалый. Таксистларда да мондый әйбернең булуы икеле. Абыйның машинасына утырып, авылга кайтып килү кебек хыяллар белән дә хушлашырга кирәк. Ә тулай торакта өйләнешеп, балалар үстерүче, бөтен ярдәмне тик авылдан гына күрүче студентлар? Ялгыз хатыннар? Димәк, минем кебек машинасыз, әмма балалы хатыннар автобуста гына йөри ала булып чыга. Бу минем һәм баламның хокукларын бозмыймы соң?

Айгөл ГЫЙМРАНОВА
БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ 22.10.2008

Один отзыв на «Президентка хат»

Сезнең фикер