Һәркемнең үз Шүрәлесе булырга тиеш

… Кешеләрдәге әшәкелектән, эчкечелектән туеп, театр карарга бардым, анда матур, тәрбияле шүрәлеләр белән танышып кайткан идем. Шул гомердән бирле иза чигәм. Үз Шүрәлемне эзлим. Таба алырмынмы икән? Әллә Арча урманнарыннан эзләргәме аны? Туфан абый Миңнуллин пьесасындагы кебек, эчеп, бозылып, иманын югалтып, кешелектән чыгып баручы авыл яшьләрен әдәплелеккә, тәртипкә өйрәтә торган, инсафлы шүрәле егет-кызларын каян табасы бүген?

Мин авыл кызы. Авылым – ерак Башкортстанда. Урманнарымда миңа сине – Шүрәлене очратырга туры килмәде. Авылда исә… Бары тик эчкече ирләр, атасыз балалар, ызгышлы гаиләләр генә күреп үстек шул. Бәлки шуңадыр да, классташларымның яртысы эчүгә сабышкан, икесе төрмәдә утыра. Ни өчен, диярсез? Хатын-кызны көчләгән өчен. Тегеләй-болай гына түгел, “групповуха” үсеш алган бездә. Авыл хәбәрләрен тыңласаң, чәчләр үрә тора. Беренче очрак моннан ике ел элек теркәлде. Сабантуйда бер өер егет 14 яшьлек кызны көчләгәннәр. Араларында укытучы да бар. Нәтиҗәдә, берсе, әлеге кызга өйләнәм, дип калганнарын җәзадан йолып калды. Әлбәттә, егет өйләнмәде.

Икенче очракта унбер (!) егетебез, тәрәзәсен алып, эчәргә яратучы бер хатын өенә кергәннәр. Көчләүдән тыш, гадәттән тыш кыргый бүтән эшләр дә башкарылган. Бу хәл хакында тыңлаганда, төрле боевиклар, ужастиклар бер читтә торсын! Безнең авыл егетләре әлеге хатынның тәненә янып торган шырпылар басканнар. Суд булды. Унбер егетнең икесен утырттылар. Егетләребез инде срокларын тутырып кайтты. Ә араларында 25 яшьлеге дә булган. Ничектер котылып калганнан соң, берничә ай үтүгә үк, күрше колхоз тегермәненнән он урлап, төрмәгә эләкте. Әле дә булса чыкмаган.

Өченчесендә туксан яшен узган (!) әби көчләнгән. Бу юлы җидәү “генә” булганнар. Аларның да икесен генә утыртканнар. Әле кайтуымда абый урын өстендә ята. Аптырыйм: таш кебек иргә нәрсә булган? Сырхауханәдә яткан хатынын (җиңгине) күрергә барганда, район үзәге юлында үзенең классташы, колхоз рәисен йөртүче егет белән “сөзешкәннәр” икән. Анысының бала белән дәваланып яткан хатынын күреп кайтып килеше булган. Икесенең дә машина йөртү хокугын алганнар. Икенче көнне председательне йөртүче егет руль артында иде инде. Абыемның машинасы да үзе хәлендәрәк. Җитмәсә, права өчен 1 мең 200 сум штраф түләргә кирәк. соңгы биш еллыкта акча алмаган гади колхозчы өчен бу сумманың ни икәнен чамалап була. Кызыгы алда булган икән әле: ютәлли дә алмый ятуын күреп, абыема: “Бар сырхауханәгә, бәлки нык имгәнгәнсеңдер”, – дим. “Син нәрсә, анда мөрәҗәгать итсәм, мәхкәмә эше ачыла бит”, – ди. Артыма утыра яздым. Шулай икәнен белә торып та, классташы килеп абыемның хәлен дә белмәде.

Ялгыз яшәүчеләргә түгел, гаиләлеләргә дә куркыныч бүген бездә. Гаилә башлыгы, 40 яшьлек ир, үз-үзенә кул сала. Гаиләсе бу вакыйгадан соң, сарай хәтле йортын калдырып, каенатай йортына күчте. Яшәр урыннары булмаган авылдашларын зур йортына кертте тол хатын. Менә хәзер боздан йорт салган төлке белән өен кайрыдан төзегән куян әкиятендәге кебегрәк: хуҗа үз квартирантларын өеннән чыгара алмый азаплана.

Берничә кич абыйларымны ияртеп (аллага шөкер, абыйлар күп, ә берүземә куркыта) авыл клубына бардым. Беренче көнне буш клубта йөргән исерек егетләр белән аралашып, авылның үлеп баруын аңлаган идем, икенче көнне клубның ишегендә ат башыдай йозак каршы алды. Яшьләргә нәрсә кала – әлбәттә, эчеп күңел ачарга. Ә клуб мөдире: “Яшьләр эчеп килә, шуңа ачмыйм”, – ди. Шундый куласа килеп чыга.

Казанга килгәндә юл буе күз алдымнан синең белән очрашу китмәде, Шүрәлем. Атлыгып, сусап, яныңа ашыктым.

Җанкисәккәем, беләсеңме, синең бармакларыңны бүрәнә ярыгына кыстырган Былтыр хакындагы әкиятне сөйләп, Синең белән беренче мәртәбә таныштырган әтием дә инде ике ел арабызда юк. Бәлки сине очратуым юкка түгелдер? Соңлап булса да, сине таптым.

Әйе, һичшиксез, һәр кешенең үз шүрәлесе булырга тиеш. Шүрәлем, сине бер күргәч, синең барлыгыңа ышанам, һәм сине янә күрү өчен театрга кабат- кабат барам. Син миңа без яраткан якты җырны якты җырны җырлыйсың:

Урман эчләрендә урман,

Керсәм чыгалмам инде.

Төрле агачта төрле кошлар

Сайрар – түзалмам инде.

Безнең халыкның инде еракта калган матур гадәтләре, әдәбе, иманы синдә генә калды шул – әкияттә генә, Шүрәлем!

P.S. Шүрәлем белән очрашырга ярдәм иткән Туфан абый Миңнуллинга, аның “Җанкисәккәем” пьесасын сәхнәләштергән Фәрит Бикчәнтәевкә һәм пьеса геройларын “терелткән” актерларга рәхмәт!

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Февраль 2000

“Татарстан яшьләре”


Сезнең фикер