Хәерче илдә ачка үләргә ирек бирмиләр

Төрмәдә утырудан һәм хәер сорашудан саклан, ди халык мәкале. Төрмәдә утыру теләге булмаса да, бер сәгать чамасы урам чатында утырып карау теләге бар иде минем нишләптер. Бәлки Казанның тук, исерек чырайларының серенә төшенергә теләүдәндер. Аларның әйбәт кенә хезмәт хакы алып эшләүләрен күргәнгәдер, дип уйлый идем. Әмма Казанда бу эксперементымны уздырырга ирек бирмәсләр иде, мине монда эте дэ, бете дэ белә.

Биредә – Петербургта таныш та юк, туган да юк. Шулай итеп, Аллага тапшырдым.

Петербург мөселманнары җыела торган урын – мәчет янында әбиләр кер сабынына чират торган кебек торалар. Аларга кайсыберәүләр 500әр сум да таратып бирәләр. Шуңа атна саен җомга көнне әбиләр эшкә килгән кебек мәчет янына җыелышалар. Кемгәдер күбрәк эләксә, талаша башлыйлар. Араларында марҗалар да бар. Шунысына игътибар итәм: Кавказ яки Азия халыкларында олыларга ихтирам булгач, әти-әниләрен хәер сорашырга чыгарып җибәрүче юк.

Фатир хуҗасы Мөнирә апа белән чыгып киттек. Вакыты да туры килеп тора: “пик сәгате”. Ул фотога төшерәчәк, мин утырачакмын.

“Татарстан яшьләре” гәҗитенә язылырга ярдәм итегез” ише язулар бераз “не в тему” дип, өйдән үк, “Помогите пожалуйста бедной студентке” дип язылган катырга кисәге һәм буш әрҗә алып чыктык. Мөнирә апаның ахирәте генә: “Чалбарың, кроссовкаң студентныкы, әмма йөзең бер генә дә ач студентныкына охшамаган, ичмасам, суган белән лимон ал, суган әрчеп еларсың да, лимон кабып, йөзең чытылыр”, дип хәлне алды.

Үзебездән якын гына Купчино тукталышына барып, метро станциясендә бер әйбәт кенә урынга утырдым.

Студент ни эшли инде? Әлбәттә, китап укый. Мин дә Достоевскийның гомер укымаган “Идиот”ын алдым. Күзләр юллар буйлап йөгерә, ә башка берни керми, чөнки анда бүтән уйлар: “Кеше ни әйтер?”, “коллегаларым”, ягъни хәерчеләр килеп именымны өшкереп китмәсләрме?” ише уйлар бөтерелә.

Метродан электричкалар килә тора, халык елга булып агыла гына. Яшь егетләр, сыра шешәләрен болгап, янымнан: “Бутылкой по башке датҗ и нормально!”- дип үтеп киттеләр. Кемнәрдер “О-о-о!”, “У-у-у!” – ише авазлар чыгарды. Ниндидер ир чын күңеленнән: “Это что-то новенҗкое!” – дип үтеп китте дә: “Эй, бедная студентка, работать тебе надо!” – дип кычкырды. Хәер бирүче күренми, әллә “Идиот”ны укыганга микән дип уйлап утыра идем, яшьтәш кызыкай 3 сум 10 тиен салды. Әрҗәгә акча кергәч, күңелле булып китте хәтта.

Ул арада олы яшьләрдәге бер абзый сүз башлады:

- Син, кызым, ник эшкә урнашмыйсың?

- Беләсеңме, абзый, мин студент. Көнозын укуда, ә кыска итәк киеп метро

тукталышында басып торасым килми.

- Бездә сәгатьләп эшләү каралган, акчасы да чыдарлык, сөйләшеп карыйм әле,

бәлки барып чыгар. Исемең ничек?

- Айгөл.

Бераздан яныма салмыш егет килеп утырды. Сыра шешәсен идәнгә куеп, акча

янчыгын чыгарды. Озак кына уйлагач, савытка 10лык салды. Миңа да сыра тәкдим итә. Матур гына баш тарттым. Утыра да утыра. “Карале, синең белән утырып минем эшем бармый бит”, – моңа. Чыннан да, ул утыргач, миңа акча салучылар кимеде генә түгел, гомумән бетте. Ә моның һаман сөйләшәсе килә: “Ярар, мин сиңа тагын 10 сум бирәм дә китәм,” - ди бу. Һәм китте. Ул арада ниндидер яшь кенә хатын килеп, 50 тиенлекләр белән 2 сум 50 тиен хәер бирде. Ә теге егет кире әйләнеп килеп кулыма ике пироженое тоттырды.

- Кайда укыйсың? – ди .

Мин аска җибәрә яздым. Йөзгә чыкты ахры.

- Курыкма, беркая да чылтыратмыйм, үз телефонымны гына калдырмакчы идем,

- ди. Шуннан ул китеп барды. Үземнең кайда укыганны әйтмәгәнгә һәм аның телефонын алмаганга үпкәләмәгәндер дип уйлыйм. Тамагым тук булса да, мин пироженоены ашарга тотынлым. Ул арада каяндыр ике милиционер пәйда булды.

- Это еще что такое? – ди берсе.

- Нет, ты гляди, а ведь подают… – ди икенчесе.

- Может нам тоже написать: “Помогите бедному милиционеру и сесть рядом? – ди беренчесе, баш киемен салып хәер сорашкан кыяфәт чыгарып.

- Давайте! – дим мин җүләрләрчә елмаеп.

Диюен-дидем, ләкин икенче тапкыр аска җибәрә яздым. Моңа кадәр югалып торган Мөнирә апа да читтән генә күзәтеп тора икән. Күзләрендә – курку. Ә милиционерлар – кул селтәделәр дә киттеләр. Хәер сорашырга ярамый дигән закон юк шул әлегә. Алар бары тик минем паспотны тикшереп, прописка булмаганга штраф чәпи алалар иде. Ә болар нишләптер бәйләнеп маташмадылар. Бу кагыйдәне белгәнгә күрә, мин барыбер паспортны өйдә калдырып чыккан идем.

Идән себереп йөрүче хатын: “Просит подаяние, а сама вон какие пироженые ест!” – дип намусымны уятмакчы булды ахры.

Китап укып, хщер кцтеп утырган арада бер хатын килеп, теш арасыннан гына: “Эй, бедная студентка, слово пожалуйста выделяется запятыми”, – дип китте. “Рәхмәт!” – дидем уңайсызланып. Беләм ул кагыйдәне, беләм. Шундый олы эш башкарганда, ниндидер өтерләр белән вакланып торасым килмәгән иде шул. Бераз утырдым да, теге милиционерлар кире әйләнеп килгәләгәнче, дип урынымнан торып, Мөнирә апаны эзләп чаптым.

Көлә-көлә өйгә кайтканда, ул да үзе күргәннәрен сөйләде:

- Фотоаппаратымны алып, төшерергә көйләп басып торганда, кесәләреннән вак

акча эзләүче ике ир мине күреп: “Кит, болар бер үк студент шайкасы бит. Ике көннән гәзит битендә басылып чыгасы килми әле ”, – дип китеп бардылар.

Өйгә кайткач, җайлап утырып, җыелган акчаларны санадым: сыралы егет биргән 20 сумны санамаганда, сәгатьтән азрак вакыт эчендә 19 сум 82 тиен акча җыелган. Җәмгысе 39 сум 82 тиен дигән сүз. Җитмәсә, ашатып та кайтардылар.

Бик теләсәң дә, ачкаүлеп булмый икән. Безнең халык үзе ачлы-туклы яшәсә дә, яхшы күңелле, кеше хәленә керә белә. Ә бәлки нәкъ үзе ач булганга хәерченең хәлен аңлыйдыр? Метрода теләнеп утырганда, яныма килеп: “Карале, менә бит ничек яхшы, сиңа да хәер бирәләр икән, ничек әйбәт”, – дип сөйләнеп йөргән хәерче әби күз алдына килсә, әле дә елмаеп куям.

Айгөл Гыймранова

“Татарстан яшьләре”

2 декабрь 2000 ел.

PS. Ходаем, 10 ел вакыт узган. Иллә дә җүләр булганмын, дип уйлыйм хәзер. Бүген килеп, кая ди моның ише авантюраларга бару!


Сезнең фикер