Хатын – кыз бәласе

Беренче тапкыр гинеколог кабинеты тупсасын атлап кергән минутлар мәңгегә хәтердә каладыр ул. Чөнки моңа кадәр, күп очракта әниеңә, ахирәтләреңә әйтмәгән серләреңне әнә шул табипка чишәсең бит. Моңа кадәр беркемгә дә күрсәтмәгән төшләреңне дә беренче тапкыр ул күрә.

Группадаш кызымның сөйләгәне истә калган. Беренче курска укырга килгәч, медицина күзәтүе үтәсең. Шунда иң зур чират, миңа калса, гинеколог кабинетына була. Ахирәтем беренче тапкыр гинеколог өстәленә дә шунда менә. Башта 18 яшьтә җенси тормыш башлаган кызны эт итеп сүгә олы яшьтәге табип. Аннары карый башлагач, авырта, дигәненә, ирләр белән йоклаганда бер дә авыртмаган, бит дип җаваплый. Ахирәтемнең әле булса гинекологларга карата аллергия барлыгын искә алып тору кирәкме икән?

Бу язмага тотынырга “Татарстан яшьләре” битләрендә басылып чыккан бер хат мәҗбүр итте. Анда автор үзенең гинекология бүлегендә дәваланганда күргәннәрен бәян итә, ахырда бер хатынны сурәтли. Бик күп тапкырлар аборт ясаткан ханым, үзенең әлеге адымын иренә үч итеп башкаруын сөйли. Аларга рәхәт, эшен эшли дә, йөри бирә, безгә шушында килеп интегәсе, дигән формада әйтеп куя.

Хатын-кызның өлешенә төшкән көмеше шул, нихәл итәсең. Әмма шушының кебек надан, олыгаеп беткәч тә акыл кермәгән хатыннар аптырата мине. Йөклелекне өздерүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе хәзер беркемгә дә сер түгел, ә үз сәләмәтлегенә төкереп караган хатын-кыз нинди кыз балалар үстерер икән?

Соңгы елларда чит ил вәкилләре белән еш һәм күп аралашырга туры килде. Бу хакта да күп сөйләшә идек. Аларда бездәге кебек теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә керү бөтенләй юк. Безгә сөйләнелгән сексреволюция күптән онытылган. Кайсы чак аларның төпле фикер йөретүенә, уйлап эшләвенә аптырап та куям. Егермене чак тутырган кызлар дип уйламассың да. Берсе егетен Германиядә калдырып бер елга бирегә рус телен өйрәнергә килгән. Ел дәвамында алар ике мәртәбә күреште: берсендә ахирәтем туган иленә кайтса, икенчесендә егете Мәскәүгә кунакка килде. Әмма шул вакыт эчендә ул контрацептив таблетка эчүдән туктамады. 7 ел куллана икән инде, аларда бер башлагач ташларга киңәш итмиләр.

Икенче ахирәтем, Америкадан килгәне, авырга калудан куркып, гомумән, җенси мөнәсәбәтләргә керми.

Егетләр дә шулай ук, тырым-тырагай сексны читләп үтә, бары тик чын хис яки озайлы мөнәсәбәт булса гына алар бу адымга бара. Ә хатын-кызның саклану-сакланмавын алар белешми калмый.

Киң җәмәгатьчелектә презерватив куллануны рекламалауны безнең халык кабул итми. Имеш, бозыклыкка өйрәтәләр. Әмма мәктәптә укыганда бала табу – бозыклык түгел. 11 сыйныфта укыган ике кыз берберартлы бала тапкан мәктәпне беләм. Берсе корсаклы килеш мәктәпкә йөрде, икенчесе бала имезеп килергә дәресләрдән китә иде. Мәктәпләрдә укучыларга бу яшәтә җенси тормыш алып барырга ярамаганлыгын сөйләгәнче, яшьли авырга калып үз организмнарына ни кадәр зыян салуларын аңлатсыннар, саклану чаралары турында киңрәк мәгълүмат бирсеннәр иде дә бит. Юкса, балаларга бу хакта белергә иртәрәк дибез дә, алар без наданнарга караганда күбрәк белә, күбрәк күргән килеп чыга. Секс белән шөгыльләнмәгез, дип кенә без проблеманы чишмибез бит, бу әлеге проблемадан качу гына.

Бер танышым Америкада 6 сыйныф укучыларына мәктәптә имитаторга презерватив кидертергә(!!!) өйрәтүләре хакында аптырап, исе китеп сөйләгән иде. Моның нәрсәсенә аптырарга, теш чистартырга өйрәнгән кебек, кызлар алдан ук үз сәләмәтлеген сакларга, кадерләргә өйрәнә ич югыйсә. Шулай ук анда тере баланы имитацияләгән курчаклар белән “укытулары” хакында ишеткәнем бар. Ахирәтләре дискотекага җыенганда, бер дә юргәк юып утырасы килмәс, җенси мөнәсәбәткә кергәнче аннан чыгу юлы хакында уйлаячак бит ул.

Бу минем шәхси фикерләрем. Хәзер үзем ана кеше. Бу акылны туплаганчы миңа да бик күп хата ясарга туры килде. Алар, гадәттә, яшьлектә ясала. Хаталарымны бары тик мәгълүмат җитмәүдән, яшүсмерне аңламаудан һәм аңларга теләмәүдән, дип уйлыйм. Кайсы чак туганнан туган сеңелләрем сораулар белән күмеп ташлый да, үземнең лояль түгеллегемне, минем үсмер чакта очраган олылар кебек фикер йөртүемне тоеп оялып куям. Алар кебек фикер йөртергә, алар тойганны -тоярга, үземнең ситуацияләремне исемә төшерергә тырышам.

Минем яшүсмер чагымда кызларның иртә җенси тормыш башлавы олы җинәять белән тиңләнгән кебек иде. Алар тормыш диңгезендә япа-яңгыз калып, үз проблемаларын үзләре чишәргә мәҗбүр булды. Бүген бу мәсьәлә ничек хәл ителә? Язмамны профессиональ фикер белән тулыландырмасам, бер ягы китек булыр иде. Шуның өчен Казанның 1-нче бала тудыру йорты каршындагы 3-че санлы хатын-кызлар консультациясе табибы белән очраштым.

Наилә Фәрхәт кызы Сафиуллина, 1нче категорияле табип. Үз эшен бик яратып башкара. Хәзер яшүсмерләр арасында олы эш алып барыла, дип саный, һәр төрле мәгълүматны язып барырга кушалар, ничә хатын-кыз спираль куйдырган, ничәсе гормональ таблеткалар эчә, һәммәсен исәпләп барабыз. Таблетка эчәр алдыннан табибың белән киңәшләшү зарур. Чөнки биохиманализлар тапшырып, бавыр эшчәнлеген тикшергәч кенә, сезгә нинди препарат туры килгәнлеген ачыклаячаклар. Гормональ дарулар күп төрле, әйтик, авырлыгы артык булганнарга аерым, бала таба алмаганнар өчен аерым препаратлар билгеләнгән. Һәр препаратның үз пациенты, дип саный ул. Табип белән киңәшү мөһим, чөнки, кемгәдер яраган препарат, аз гормонлыгы белән кемгәдер ярамавы ихтимал. Бу препаратларның гормоннар күләме буенча бер берсеннән аерып торуын онытмаска кирәк. Спираль бары тик бала тапкан хатыннарга гына тәкъдим ителә. Спиральнең нинди файдасы диярсез? Монда яйцеклетка һәм сперматозоидларның хәрәкәт итү тизлеге әкренәя. Алар аналыкка җиткәндә андагы спираль аларны аталандырудан саклап кала. Спираль куйган очракта аналыктан читтә авырга калу очрагы зур дип куркалар, монда аннан курыкмас кирәк, чөнки ансыз да мондый бәлагә дучар булучылар бар, бу әлеге саклану чарасыннан тормый.

Шунысын да искәртми мөмкин түгел: спираль – ислам динендэ кэтгый тыела. Яйцеклетка аталанган очракта да, ул аналыкка ябышып кала алмый, ай саен аборт ясаткан кебек килеп чыга.

- Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: хәзер мәктәпләрдә лекцияләр укыла. Безнең һәр табипның беркетелгән үз мәктәбе бар. Аларда нәкъ шул сез сораган темалар: аборт ясатуның нәтиҗәләре һәм контрацепция хакында аңлату эшләре алып барабыз. Лекцияләр үткәннән соң, бөтен кызлар да табипка күренергә килә. Безнең табиплар максатчан рәвештә тикшерәләр. Аларда булган авырулар ачыклана, исәпкә алына.

Абортның нәтиҗәләре хакында сөйләшүдән башлыйк. Аборт ул йөккә калуны өзү була. Өч атнага кадәр өзелсә миниаборт, ун ике атнага кадәр өздерелсә медицина аборты санала. Егерме дүрт атнага кадәр медицина күрсәткечләре аркасында өздерергә мөмкин. Бу очракта баланың үсешендә кимчелек яки зәгыйфьлек табылса яки социаль проблемалар булганда гына эшләтергә мөмкин.

Абортның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлекләре турында барсына да күптән билгеле. Аборт вакытында да, аннан соң да хатын-кыз өзлегергә мөмкин. Аборт ясалганда аналыкны гына түгел, эчәкләргә кадәр җәрәхәтләүләре ихтимал. Бу иң куркынычы. Еш кына аналык муенчыгы зарар күрә. Ә кан китү куркынычы янаганы хакында сөйләп торасы да түгел. Чөнки абортны сукырларча, капшап кына эшләп була. Шуның белән дә куркыныч нәрсә ул. Бу үз чиратында, түлсезлеккә һәм баланы вакыты җиткәнче аналыкта тоткарлый алмау куркынычына китерә. Беренче йөклелекне аборт ярдәмендә өздергән хатыннарның ун проценты кабат авырга кала ала, әмма син кайсы процентка эләгәсен беркем дә алдан әйтә алмый. Хатын-кызны шушы афәттән саклау өчен контрацепция кулланыла да инде.

Ә контрацепция – авырга калмауның төрле ысуллары ул, ягъни, аталык күзәнәге һәм аналык орлыгының бәйләнешен булдырмау өчен теге яки бу препарат куллану. Аларның югары эффектлы һәм югары булмаган методлары бар. Беренчеләренә гормональ препаратлар, аналык эченә куелучы спиральләр, һәм хатын-кыз теләге белән генә эшләнүче хирургик стерлизация керә. Календарь буенча саклану, өзелгән җенси акт, юыну, химик контрацепция, ягъни, җенси акт алдыннан гына крем яки дарулар кертү һәм презерватив куллану эффектсыз методларга карый. Үкенечкә каршы, соңгылары яшүсмерләр арасында еш кулланыла да.

Иң яхшысы гормональ контрацепция куллану. Аларның гестоген препаратыннан торганнары бар. Алары мини – пили дип атала, һәм аналык муенчыгындагы лайланың куелануына китерә. Шуның аркасында йөккә узып булмый. Әмма аны көн дә тәүлекнең бер үк вакытында эчәргә кирәк. Шунысы яхшы, бу препаратны хатын-кыз бала имезгәндә дә куллана ала. Шушы ук гестоген препараты булган спиральләр бар хәзер. Миома, ультроза кебек медицина күрсәткечләре булганда хатын-кызларга тәкъдим итәбез. Шулай ук, өч айга иньекция эшләтергә мөмкин. Яки тәнеңә имплантант тектерә аласың, монысы сирәк кулланыла. Шулай ук, эстраген-гестогенлы препаратлар бар. Гадәттә, хатын-кызлар килә: “мин гормональ препарат кабул итәргә куркам” диләр. Башың авыртса парацитамол, аспирин эчәсеңме?- дим, әйе, диләр. Дару эчәргә курыкмыйсыз бит, гормональ препаратлардагы гормоннар синдәге кебек үк гормоннар, әмма алар синтетик юл белән барлыкка килгән, һәм алар аналык орлыгының өлгерүенә китермәсен өчен генә ясалган, дип аңлатам. Син җенси тормыш белән яшәсәң дә, әлеге орлык өлгереп тормаса – син авырга калмыйсың, дим. Ягъни, парацетамол эчүдән курыкмыйлар, ә гормоннардан куркалар. Хәзер гормоннарның микъдары бик аз булган препаратлар да бар, алар яшүсмерләр өчен билгеләнгән. Тән тиреләре начар булган яшүсмерләр өчен дә махсус препаратлар чыгарылды. Аналык нормадан зуррак булганнар өчен дә бар. Хәзер шулай ук, эстероген-гестоген кулланылган боҗралар бар. Аны 21 көн куллангач, аласың да, 7 көн ял иткәч, кабат куясы, бик уңайлы, дип саныйм, көн саен дару эчүнең кирәге дә юк. Фән бит хәзер еракка китте (көлә). Күкрәк бизләреннән кала тәннең теләсә-кайсы җиренә пластырь ябыштыра торган Трасбермаль системасы бар. Савытында өч пластырь бар, атнага бер алыштырасы гына кала. Бер атналык ялдан соң, кабат башлыйсы. Шушы бөтен төр контрацепция турында да яшүсмерләргә сөйлибез. 14 ел шушы өлкәдә эшлим, миңа калса, хәзер яшьләрнең авырга калуы бик әз. ТВдан да юк-юкта реклама үтә, безнең лекцияләр дә ярдәм итәдер, яшь кызларның бала табу исәбенә басуы кимеде, дип саныйм. Безгә килүче кызлар барыбер контрацепция турында белә, аны куллана. Мин үз чиратымда аларга таблетка эчү өстенә презерватив кулланырга тәкъдим итәм, чөнки таблеткалар авырга калудан, презерватив СПИД, сифилис кебек йогышлы авырулардан саклый. Безнең сөйләүне кемгә кирәк – шул ишетә һәм куллана, дип саныйм.

Айгөл Гыймранова

«Татарстан яшьләре»


Сезнең фикер