Сәер мөселманнар

Бу очрашуга бернәрсә белешми, кызыксынмый, гомумән, әзерләнми бардым, дию генә җитәр микән? Бераз әзерлек булса да, мин болай тотылмас идем. Бу очракта татар акылы – соңыннан, терсәк якын – тешләп булмый, кебек әллә күпме әйтем искә төшерергә булыр иде. Ничек булса – булды, бу язма туды, сез аны укый башладыгыз. Алдан кисәтәсем килә, бу язманы анализлап, аңлап укысагыз иде, ниндидер нәтиҗәләрне шунда ук ясап та куегыз. Чөнки, кем белә, халык арасына таралган әлеге кешеләр иртәгә сезне дә үзләренә аударулары бар. Ә андый урыннардан чыгу, алардан котылу юллары бик катлаулы булуы мөмкин.

Ветеринария институты ягындагы сәер мәчет күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Ихатага электр үткәргече керми, биредәге кешеләрнең таш гасыр мөхитендә яшәвен күзаллау авыр түгел. Гади юлчының туктап, мәчеттә намаз уку нияте биек тимер койма-капкага бәрелеп челпәрәмә киләчәк. Мөэминлеккә омтылмаган, хәер-сәдакасын аллаһның үзенә бирмәгән инсаннар бу биләмәгә үтә алмый. Төп дошманнары шайтан яки җеннәр түгел, ә яһүд-насарилар, яки яһүд һәм христиан динендәге халыклар. Алар үзләрен коръәнчеләр, дип атый, әмма халык теленә алар фәйзрахманчылар исеме белән кергән.

Шуларны белгәнгә күрә, озын итәк киеп, яулык ябынып “диннәр белән кызыксынучы Уфа аспиранты” роленә кереп, капкадагы кыңгырауны чылтыраттым. Бераз көткәч, капканы күкрәгенә кадәр төшеп торган кап-кара сакаллы, иске киемнәр кигән ир ачты. Әссәләмегаляйкүмләп исәнләшкәч, үземнең алар дине белән кызыксынуымны, берәрсе белән сөйләшергә теләвемне белдердем. Журналистмы әллә, дигәнгә, куркышымнан юк, дидем. Көтеп торырга кушып, теге карасакал эчкә кереп югалды, аннан тагын да искерәк киемле, шундый ук җиткән сакаллы (әйтергә кирәк, сакалны татар мөселманнары бик чиста һәм пөхтә итеп, тәрбияләп йөретә, ә боларныкы телевизордан күрсәткән ваһһабчыларныкы кебек. – авт), сәләмә, ямау өстенә ямау салынган халат кигән абый чыкты. Әти-әнисе белемле, гыйлемле булсын диептер Галимҗан дигән матур исем биргән булган, ә Аллаһ аны Мөхәммәткә алыштырган икән. Аллаһ дәүләтендә завхоз булып эшли. Тумышы белән Башкортстаннан. Уфада чакта дингә тартыла, анда ук Фәйзрахман Саттаров тарафдары булып китә. Бүген Галимҗан-Мөхәммәт абый әлеге Аллаһ дәүләтендә бик бирелгән, ышанычлы кеше. Чөнки минем белән аралашуга аны чакырдылар. Хәтта, ике утыргыч та чыгарып куйдылар. Машиналар гөжләп йөргән урамда әңгәмәбезне башладык. Әлбәттә, җилдә җилфердәгән байрак турында беренче чиратта кызыксынам. Сәер мәчет өстендә әллә каян күренеп торган сәер әләмнең сере бик гади булып чыкты: кеше бу дәүләткә килгәндә кяфер була, ул күп нәрсәне аңламый, аның белеме юк, иманнарны белми, шуңа алар кара төс белән билгеләнә. Монда килгәч, мөселманга әверелә, Аллага ышана башлый, теле белән әйтә, Аллаһ кушканнарны гамәлгә куя башлый. Яшеле – мөселманлык төсе. Агы – мөэминлек билгесе, иманнарны, коръәнне өйрәнгән, коръәнчә яшәгән кеше мөэмин була икән. Безнең барыбыз да әнә шул аклыкка омтылырга тиешбез.

- Бу Аллаһ дәүләте кайчан барлыкка килде?

- 1994 елда без Уфадан Казанга күчендек. Рәсүлуллаһка төш буенча Аллаһыдан Казан шәһәрендә мәдрәсә төзе, дигән әмер булды. Ул вакытта ул насрулла иде әле. Ике айга гына, мәдрәсә салу өчен генә җибәрде ул безне. Ул вакытта без шәкертләр идек, коръәнне ятлый идек. Монда килеп төшкәч, миңа да төш керде: Гомәр дустым белән самолетта очып Германиягә килдек. Төшсәк төн. Хатын-кызлар гына йокламыйлар. Аларга әйтәм: без Аллаһы тәгаләдән, аның коръәнен алып килдек, аның хәдисләрен җиткерүче илчеләрбез, дим төшемдә.

Төшемдә Тәтешле юлыннан Уфага кергән күпер өстенә “Уфа шәһәренә ләгънәт кылынды”, дип язып куелды. Әле күптән түгел, ел бармы- юкмы тагын күрдем: Салават Юлаев һәйкәленең түшенә дә “ләгънәт кылынды” дип язып куелганын күрдем. Бу нәрсә дигән сүз соң? 5 сүрәнең 60 аятендә кем адашуда, кем Аллаһы тәгаләнең иң зур дошманы булуын күрсәтимме? ди, кемгә Аллаһының ачуы килде, шулар булырлар, аларны шимбә көн эшләгәннәре өчен Аллаһ маймылга табынучылар итеп кылды, ди. Шуның өчен яһүд-насаралар хак дингә кайта алмыйлар. Салават Юлаевка табынулары өчен Башкортстан халкына Аллаһы тәгалә ләгънәт кылган. Моннан чыгу юлы бар: алар Аллаһының коръәненә кайтып, тәүбә кылсалар, рәсүлуллаһны танысалар әлеге ләгънәттән чыга алалар.

Аллаһ тәгаләнең дәүләтендә эшебез фәкать аның өчен, бөтен ниятебез аның хак динен аякка бастыру. Ни өчен уратып алынган тормыштан аерылдык? Чөнки Аллаһы тәгалә коръәндә әйтә: яһүди-насаралар белән бергә яшәмәгез, алар белән сугышыгыз, аларны үтерегез, әгәр алар күп булса, алардан аерылыгыз, ди. Яһүди-насаралар Аллаһ дошманнары, аларны дус-туган иткән һәммә кеше дә дошман була, без Аллаһка каршы бара алмыйбыз. Шуңа күрә, без үз тормышыбызны Аллаһ дошманнарыннан аердык. Әле бу дәүләттә 10 гаилә, 40 кеше яши. Без дәваханаларга бармыйбыз, табипларга йөрмибез. (Ә балалар? Ә мәктәп? – авт.) Әле ике авырлы хатыннарыбыз бар, алар монда бәбиләячәк (?). Без дәүләттән пенсия алмыйбыз, дошманнарыбыз белән күрешүдән һәрьяклап азат. Аларсыз да яшәп була икән, Аллаһы тәгалә бөтенесен эшли, сораган һәр нәрсәне бирә икән, туганым. Безгә Шәймиев ни бирә ала? Ул үстерәме, ул суын бирәме? Бөтенесен Аллаһы тәгалә эшли бит. Без беркемгә мохтаҗ түгелбез. Бары Аллага гына мохтаҗбыз. Алладан башканы патша итмибез.

Хәзер рәсүл килде. Ул Аллаһ тарафыннан сайланып куелган кеше. Ул пәйгамбәр түгел, аның исеме Фәйзрахман була. (Үзен Аллаһ Рәсүле, дип игълан итүче Фәйзрахман хәзрәтләре нәкъ шул көнне халыкка иман таратырга киткән булып чыкты. Әлбәттә, Аллаһ рәсүле белән көн дә утырып сөйләшеп булмый, мин бу бәхеттән дә мәхрүм булдым. – авт.) Аны Аллаһы Тәгалә бөтен җир шарына рәсүл итеп җибәрде, аңа бөтен кеше ышанырга тиеш. Бу хакта җирле хакимиятләргә йөреп әйттек, бөтен мәчетләргә кереп муллалар, мөфтиләргә җиткердек. Алар ышанмадылар. Алар пәйгамбәр белән рәсүлне аермыйлар. Ә аның аермасы бар: пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә китаплар җибәрә, ә шушы китап белән алып баручы, өндәүче рәсүл була. Бу хакта коръәндә дә язылган икән, бу беренче генә рәсүл булса, алда әле күп рәсүлләр киләчәк. (Мөхәммәт абый һәр сүзен коръән сүрәсе белән ныгытып куя. – авт.) Мәчет муллалары безгә ышанмыйлар. Аларга рәсүл хакында аңлаттык, ышаныгыз, әгәр ышанмасагыз, бәлә-каза килә, Аллаһы тәгалә газап җибәрәчәк, дидек. Безгә ышанмадылар. Ишеткәнсездер, Казанда гарәсәт узды, бу Аллаһның кисәтүе булды. Шуны да әйтергә кирәк, безгә каршы бик зур эш алып баручы Вәлиулла хәзрәтнең туган авылын Аллаһы тәгалә тар-мар китерде. Башкортстанның Бөре шәһәре һәм районына гарәсәт белән олы каза җибәрде. Мондагы динчеләр Аллаһы Тәгаләнең дошманнары, безнең дошманнарыбыз. Чөнки алар яһүди-насаралар белән кочаклашып йөрүчеләр, дошманнардан аерылмаучылар. Алар халыкка дөресен әйтмиләр. Без дөресен әйтәбез, беркемнән дә курыкмыйбыз. Аллаһы Тәгалә безне төш белән курыкмаска өндәде. Безне Аллаһы Тәгалә яклый, саклый.

- Бу хәтле гыйлемне каян аласыз?

- Аңлагыз, Аллаһы тәгалә менә шушында (йортка төртеп күрсәтә) бирә гыйлемне. Коръән серләрен ача. Коръән – океан бит ул.

- Башка җирләр белән бәйләнешләрегез бармы, әйтик, гарәп дәүләтләре белән?

- Хак дин шушында гына. Гарәпләр адашуда. Аны Аллаһ хәдис белән әйтә: иң соңыннан гарәпләр адашырлар, ди. Алар да яһүд белән дуслаша. Анда да хак дин юк. Тәфсирләргә килгәндә, алар яһүд-насара кулыннан узганнар, анда бик күп ялганнар бар. Безгә аларны Алладан килгән рәсүлуллаһ, Аллаһ илчесе тәрҗемә итеп бирә.

- Яңа килүчеләр, тартылучылар бармы соң?

- Юк әле. Халыкларны вәгазьлибез инде. Аллаһ безгә мөмкинчелек бирде. Моңа кадәр бикләнеп кенә ята, чыкмый идек. Хәзер халыкларга рәсүл хакында сөйлибез, аллага ышанырга чакырабыз. Якын авылдан бер апа килергә тиешле. Ул ышанды. Халыкка сөйләү кирәк, без телевидениегә, радиога да бардык. Алар безнең хакны сөйләмиләр. Килгән рәсүлдән могҗиза таләп итәләр. Бишенче сүрәнең илле беренче аятен (яһүд-насаралардан аерылу турында – авт.) гамәлгә куйсыннар, могҗиза шул була. Син Аллаһы Тәгаләгә ышанасыңмы?

- Әлбәттә, ышанам.

- Ә ышанганыңны ничек исбатлый аласың?

- …

- Син әйтә алмыйсың. Ә безне Аллаһы тәгалә җавап бирергә өйрәтте: 47 сүрәнең 19 аяте белән, белеп ал, ди, Аллаһының әйберләренә карап белергә куша, менә ул җир, күкләр, кояш. Аллаһы тәгаләнең эшләү процессы күренә. Җир бушлыкта очып йөри. Аны Аллаһ үз кодрәте белән тотып тора. Эш процессы бара. Менә мин таш алдым да аны кулдан ычкындырдым, ул төшеп китте. Эш эшләнде, шундый ук хәл. Менә яфрак селкенә. Кем аны селкетә? Аллаһ тәгалә, әлбәттә. Болытларны кем куып йөретә? Кем көнен яктырта соң? Кем көн – төн итте? Шушыларның һәр бересендә Аллаһы тәгаләнең эшләү процессын күрәбез. Һәр эшнең хуҗасы бар. Мәсәлән, машинаны кем эшләде? Кеше. Аңа Аллаһы тәгалә акыл, гыйлем бирде. Ә күкләрне, җирләрне, җил чыгарулар, яңгыр яудыруларның барысын да Аллаһы тәгалә эшли. Менә шулай итеп аңлатсалар, ышанучылар бик күп булыр иде. (Бала чакта меңләгән сорау белән интектерелгән дәү әнием җавапларын хәтерләтә – авт.) Менә шушы эшләргә карап без Аллаһының барлыгын, берлеген күзләребез белән күреп торабыз.

Бездә рәсүлуллаһ язган Аллаһы тәгаләгә ышануның дәлилләр китабы бар.

Без Аллаһы тәгалә гаскәре – коръәнчеләр, фәйзрахманчылар булырга без мөшрик түгел, кешегә табынмыйбыз. Без фәкать Аллаһыга гыйбадәт кылучылар. Коръәндә: булыр бер өммәт, алар изгелеккә чакырырлар, явызлыктан тыярлар, алар муфлихуннар, ягъни җәһәннәм утыннан котылучылар булыр, дип әйтелә. Менә шушы кешеләр булабыз инде без. Безне сектантлар да диләр. Без сектант түгел, безнең яшәешебез фәкать коръән белән генә. Безнең эш-гамәлебезне коръәнгә туры киләме-юкмы дип үлчәп салып карасалар, коръәнгә туры килүенә инанырлар иде.

Әңгәмәгә Мөхәммәт абыйның ахирәт дусты Габдулла сүзгә кушыла:

- Аллаһы тәгалә 5 сүрәнең 51 аятендә катгый әйтә: яһүди-насара динендәгеләрне үзегезгә дус итеп алмагыз, алар белән аралашмагыз, аларны дошман итегез, ди. Яһүд белән дус булган мөселман кыямәт көнендә яһүди, насара белән дус булганы – христиан булып кубарылыр. Хәзерге көндә мөселманнарның хәле бигрәк аянычлы: алар аллаһның дошманнарын дус итеп, үзләре Аллаһның дошманына әвереләләр. Аларны безгә 60 сүрәнең 1 аятендә Аллаһы дус итеп алмаска куша. Бүгенге көндә безнең иң әүвәл дошман – мөселман кавеме халкы. Чөнки алар күзгә мөселман булып күренсәләр дә, алар безнең дошманнар килеп чыга. Рәсүллаһка ышанмый торып алар иманлы булалмыйлар.

- Сезнең тышкы кыяфәт башкалардан аерылып тора. Нилектән бу шулай?

- Ямаулы кием кию ул хәдис белән килә: Әбү Бәкр, Гомәр ямаулы кием кигәннәр. Иске кием кию – ул иманнан. Искене ямап киегез, исраф итмәгез, ди Аллаһы тәгалә. Сакалын кырып ташлаган кешедән фәрештәләр, бөтен пәйгамбәрләр бизәрләр, ди. Чалманы кию хакында, мөэмин кешенең мөшрикләрдән аермасы шул булыр: ул түбәтәйгә чалма урап киер, ди. Дошман булган халыклар кыяфәтенә ошарга тиеш түгелбез.

Сүзгә кабат Мөхәммәт абый кушыла:

- Мин 8 ел Мәскәүдә яшәп, дингә тартылып туган ягыма кайттым. Тәтешле мулласы мине Уфага Тәлгать Таҗетдинга укырга җибәрергә булды. Барган көнемдә ул урынында булмады. Бик кайгырып кайттым. Дингә тартылуым, гыйлемгә омтылышым көчле иде, күрше авыл мулласы белән бер сөйләшүемдә миңа Уфадагы коръәнчеләрнең адресын бирде. Кайтканда Аллаһы тәгалә могҗиза итеп күрсәтте: икегә-ике метр зурлыктагы кызыл ковер, җирдән ун метр чамасы күтәрелгән, шул ковер өстендә кешеләр. Төштә түгел, өндә, кайтып барган юлымда. Минем очрашасы кешеләр икән, дип елап җибәрдем. Уфага баргач, Аллаһы тәгалә күрсәткән шул кешеләрне очраттым. Мин өйрәнгән дин ялган түгел, хак дин булып чыкты. Аллаһы тәгаләнең бер могҗизасы бу.

Ясин сүрәсендә кыямәт көнендә авызларны бикләп, безнең күзләребезне, колакларыбызны, кулларыбызны сөйләтер, кылган изгелек-явызлыклар турында без түгел, алар шаһәдәт китерәчәк. Бер вакыт авылга кайтач, әтиемә вәгазь сөйләп утырам. Шул вакыт, сул кулым сөйли башлады. Ниндидер энергия бүленеп чыга, нәрсә эшләгән – бөтенесе миңа беленә. Әтигә карасам – аның бөтен гәүдәсе сөйли башлады. Аннан да ниндидер энергия бүленеп чыга, барлык кылган эшләре – изгелекләре, явызлыклары миңа билгеле булды.

Абдулла:

- Бу хак, кыямәт көнендә шушы булачак. Аллаһы тәгалә бүген дә кайбер кешеләргә үз могҗизаларын күрсәтә.

Фәйзрахманчылар биргән кулдан язылган китаплардан кайсыбер фикерләр:

Намазны Аллаһы тәгалә пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вәссәләмнең үлеренә алты ай кала үзгәртте. Мәзһәбчеләр аны укымый. Мәчет халкы аннан, чебен куу, дип көлә. Без шул муллалар көлгән намазны укыйбыз. Чөнки Аллаһ тәгалә Фәйзрахман рәсулуллаһка: син халыкка минем намазымны өйрәт, дип, бик каты вә нык итеп кушты. Хәзер бүтән намаз юк. Мәгәр керешкәндә дә, рыкугка вә сәҗдәгә бөгелгәндә дә, төшкәндә дә кулларны җилкәгә, кулбашларына чаклы күтәреп, тәгъбир әйтеп укыла торган намаз гына дөрес. “Дүрт төрле мөселман бар. Син кайсысыннан буласың?” 11 бит

Шимбә көнне 24 сәгать буена эш эшләмә. Җомганың кояшы баеганнан башлап, шимбәнең кояшы баеганчы гыйбадәттә бул. Мәгәр балаларыңны ашат. Хайваннарыңны ашат. Шимбә көнне эшләгән акчаңны ашый күрмә. Аны Аллаһ тәгаләгә бир. Яки шимбә көнне эшләдең. Элек аны белмәдең. Бүген шул көннәрең өчен хөкүмәттән пенсия аласың. Аң бул. Шул пенсия эчендә дүрт шимбә көне туры килә. Әнә шул пенсияңнең элекке эшләгән дүрт шимбәнең хакын аллаһ тәгаләгә бир. 30 бит

Укол салдырма, операция ясата күрмә. Малларыңның һәм үзеңнең колагын тиштермә вә кистермә. Үзегезләрне, атларны печтермә. Харам.

Чегәнгә, күрәзәчегә барма. Прогноз погодыга ышанма: Ишетсәң алар хәбәрен, әле аны бер аллаһ белә, диген. 34 бит.

Миңа Аллаһ тәгалә 10 тиеннән дә садака, зәкят, гошер, хумусләрне бирергә вә халыктан җыйнарга кушты…

…Фәкать бер Аллаһ тәгаләнең үзенә генә бирегез. Аның кулына тоттырыгыз. Карышмагыз. Әгәр дә сез гошерне, яки зәкятне, яки фитырны берәр әби-бабайга, картлар яки балалар йорты, авыру, хәтта мулла яки мөфтинең үзенә бирсәгез дә, мәчетнең үзенә кертеп кассасына салсагыз да, белегез, сез гошерне бирмәдегез. Аңлагыз, сез зәкятне бирмәдегез. Төшенегез, сез хумусне, фитырны бирмәдегез… Бурычыгыз өстегездән төшмәде.

… Әгәр син, мин Аллаһ тәгаләгә ничек бирим, ул күктә бит, дисәң, Аллаһ тәгалә өйрәткәнчә, менә миңа бирсәң, яки мин билгеләп куйган гамилемә бирсәң, иншалла, син Аллаһ тәгаләгә бирдең буласың, Аллаһ тәгаләнең нәкъ үзенә бирдең буласың, иншалла. Мин Рәсулуллаһимын. Минем мөэмин буласым килә, минем мөэмин булып үләсем килә, дигән бәндәләр өчен адрес… 15, 18 битләр.

Мөселман һәм мөэминнәрнең аермасы нидә диярсең? Мөэминнең бер нәрсәсе дә юк. Бер сутый җире дә юк. Торырга йорты да юк. Ашарга ризыкны Аллаһтан көтә. Ул аш пешерми. Ипи пешерми. Аны Аллаһ тәгалә ашата. Өстенә кияргә күлмәге юк, аны Аллаһ киендерә. Аның йокларга кроваты да, түшәге дә юк. Ул Аллаһ тәгалә йортында яши. Гомумән, мөэминнең тормышы нәкъ Мөхәммәт пәйгамбәр һәм сәхәбәләрнең тормышы кебектер. 37 бит.

Вәлиулла хәзрәт Якупов:

- Фәйзрахман үзенең рәсүллеген игълан итү белән, алар исламда булудан, мөселман булудан туктадылар. Без аларга хәзер христиан, яһүди яки башка диндәгеләргә кебек карыйбыз. Чөнки һәр яңа пәйгамбәр белән яңа дин барлыкка килә. Муса – яһүди, Гайса – христиан, Мөхәммәт – ислам динен китерде. Коръәндә Мөхәммәт – Аллаһның соңгы пәйгамбәре булуы хакында әйтелә.

- Бөренең гарасаттан зыян күрүе хакында ни әйтерсез?

- Минем туган авылым юк, чөнки мин шәһәр малае. Әти-әнием күптән вафат, Бөредә бер генә туган ишарәте калмады, барлык җепләр өзелгән. Бу шәһәрнең монда ни гаебе бар? Дистәләгән еллар хәзер Казанда яшим.

Ә гарасатка килгәндә, игътибар итсәгез, казаның иң котырган урыны аларның үзләре янында, Дәрбишләр бистәсе ягында булды.

Рушан, КДУ студенты:

- Күршеләребез шушы юнәлеш динчеләр булуын әти-әнием аңлап бетермәгәннәрме, мине, 4 сыйныфта укучы баланы аларга ияртеп җибәрделәр. Дәрбишләр бистәсе юлында урынлашкан өй иде. Дүрт почмаклы гына йортта краватлар казармадагы кебек өсте-өстенә куелган. Кунаклар килеп төшсә – машинада кунабыз. Ашау такы-токы. Өй идәнен юу, ашарга хәстәрләү, ихатада алма үсә иде, шуны җыю кебек вак-тияк эш эшләтә иделәр. Нигездә, коръән сүрәләрен ятлаттылар.

Бераздан, коръәнне әйбәтрәк өйрәтү сылтавы беләнме, хәзер төгәл генә хәтерләмим, мине Казанга – фатирга күчерделәр. Шунда берсендә әтием килгәч, сагынам, дип еладым, аннары гына алып кайтып китте. Башта күршеләр кырын карап йөрделәр. Хәзер алар белән очрашканым, яңгылыш та күрешкәнем юк. Мин анда 2 ай гына яшәп өлгердем, күбрәк булса, белмим, ни рәвешкә әйләнер идем.

Айгөл Гыймранова

«Безнең Гәҗит»

август 2007


Сезнең фикер