минем университетларым

Картайганчы укырмын мин, ахры, җәмәгать. Башта ялкау, надан, дип ачуланалар иде. Соңрак, һаман укып бетерә алмадыңмы ни, ничава, беренче ун елы гына авыр инде аның, дип көлделәр. Ун икенче (бу фикерләрне язганда 12 булган да ул, хәзер 15 ел тула. Кулда һаман диплом юк әле) елга киткәч, анысы да тукталды, хәзер, бала, гаилә, эш өстенә укып йөрүче мәңгелек студентка жәлләп карауларын да тоя башладым. Күптән түгел, шимбә көн зачет бирергә бала ияртеп баргач, укытучыбыз “без дә бала белән эшләп йөрибез бит”, диде. “Без эш, бала өстенә укып та йөрибез”, дигәнгә “Вакытында укырга иде” дип җаваплады. Нишлисең, университетта гыйлем биреп кенә калмыйлар, яшәргә дә өйрәтәләр.

Тормыш тәҗрибәсе җитәме, әллә укудан башка да башның күп нәрсә турында уйлаудан туктамагангамы, башка студентлар игътибар итмәгән нәрсәләргә күз төшә. Әллә инде озак еллар КДУ биналары идәннәрен таптап, табада утырып әллә ничәнче чалбар төбен тишкәнгә, еллар үткән саен әлеге бөек уку йортының үзгәрә баруын тоям.

Соңгы елларда университет янында юк, чит ил машиналары белән бер кемне дә аптыратып булмый иде. Менә хәзер таҗик чегәннәре күбәйде. Юк инде, җәмәгать, аларны укырга килгәннәр икән дип уйлап куймагыз. Элеккеге, тараканнардан тартып алынган ипидән дә шикләнмәгән студент халкы түгел инде хәзер биредә. Хәтта күпләре тулай торакта яшәүдән дә баш тарта. Димәк, студентлар баеды, үзләреннән һәм укытучылардан да арта. Артмаса, бу чегәннәр уку йорты янында нәрсә дип йөрсен, ди? Алар бит башка җирдә юк. Дөнья мөшәкатеннән арынырга, вакыт үткәрергә чыккан акчалы халык йөрүче Бауман урамында һәм Казан дәүләт университеты янында.

Казан сабантуйларының иртәгәсенә чит ил әдәбиятеннән зачет бирәбез. Укытучыбыз соңга калыбырак килде. Кәефсез. Баланы якшәмде кая илтим, ахирәтемә калдырдым. Үзем инәдә утырган кебек, әйләнгән саен чылтыратам. Беренче төркем белән үк кердем. Бехеткә, белгән билетым эләкте. Америка әдәбиятен әзме-күпме беләм, икенче сораудагы Бернард Шоуның “Пигмалион”ын да укыган идем, әмма күптән булган хәл бу. Башкалар сөйләгәндә йокымсырап утырды укытучы апабаз. Әллә үч иткәндәй, мин сөйли башлагач, бөтенләй йоклап ук китте. Тавышымны тыныч, бертөрле дип тә әйтеп булмый, югыйсә. Беренче сорауга сөйләп туктагач, пауза туды да, күзләрен ачмый гына “Второй вопрос” диде. Мин Бернард Шоуның тормыш юлын бәян итеп киттем. “Ему пришлось работать мелким клерком, кассиром ” дигән урынга җиткән идем, укытучымның күзләре зур булып ачылып китте, йокысы да каядыр югалды. “Кто работал кассиром?” ди. Бернард Шоу инде, кем булсын. Син ник аның белән минем башымны катырасың? “Пигмалион”ны сөйлә, ди. Киттем аның мөһим урыннарын сөйләп. Автор әсәрен ни өчен Пигмалион дип атаган? Җавап канәгатьләндерде. Элизаның әтисе белән ни була? Юк, анысы онытылган, каһәрең. Зачет алып булмады. Көзгә калдым. Анысы куркыныч түгел аның, укытучысы куркыныч. J

Германия университетында укучы алман ахирәтемнән сорыйм:

- Бертуган Маннарның берсе Томас, икенчесенең исеме ничек ул?

- Нәрсә язган соң ул?

- Мин каян белим, син бит немка, немең язучысының исемен белисеңмени?

- Белмим, чөнки ул минем специальность түгел…

Менә шулай, Генрихны университетта укучы немецлар белми, бездән аның әсәрен ятлатырлар иде, валлаһи!

Америкадан килгән тагын бер ахирәтем АКШ әдәбиятендә реализм юнәлешенең атасы турында шулай ук гениаль сорау бирде:

- Ә Марк Твен реалистмы ни ул?

Айгөл Гыймранова


Сезнең фикер