Ташка басылганнар
Үбешеп торган үсмерләрне оялтмыйлар, Ватаным Татарстан август 2008

Журналист Айгөл ГЫЙМРАНОВА бу җәйне Америкага эшкә киткән иде. Миннесота штатында урнашкан балалар лагеренда вожатый булып эш­ләде ул. Кесәсен дә калынайтты, дөньяны да күреп кайтты.

Мин эшләгән “Урман күле” лагере Конкордия тел өйрәнү авылларына карый. Монда хәзер 15 телле авыл бар. Соң­гы елларда гына итальян, португал, гарәп телен өйрәтүче лагерьлар ачылган. Ә рус лагерена инде 42 ел. Моннан тыш, ике испан, өч француз, фин, норвег, алман, кытай, япон һәм башка тел өйрәнү авыллары бар. Балаларга тел белән бергә әлеге халыкның мәдәнияте, тарихы, әдә­бияты да өйрәтелә. Безнең лагерьда, мәсәлән, балалар элекке СССР дәүләт­ләре, Россиянең башка милләтләре хакында да мәгълүмат алды, аларның мәдәнияте белән танышты. Миңа кечкенә генә Сабантуй үткәрергә туры килде. [..артабан..]

Һәр кемнең үз шүрәлесе булырга тиеш, Татарстан яшьләре. февраль 2000
… Кешеләрдәге әшәкелектән, эчкечелектән туеп, театр карарга бардым, анда матур, тәрбияле шүрәлеләр белән танышып кайткан идем. Шул гомердән бирле иза чигәм. Үз Шүрәлемне эзлим. Таба алырмынмы икән? Әллә Арча урманнарыннан эзләргәме аны? Туфан абый Миңнуллин пьесасындагы кебек, эчеп, бозылып, иманын югалтып, кешелектән чыгып баручы авыл яшьләрен әдәплелеккә, тәртипкә өйрәтә торган, инсафлы шүрәле егет-кызларын каян табасы бүген? [..артабан..]
Президентка хат, Безнең гәҗит, 22.10.2008

Мин, гомумән, телевизорны бик сирәк кабызам. Хәтта соңгы елда ничә тапкыр телевизион тапшыру каравымны да санап бирә алам: Яңа ел төне, Ельцинны җирләү, “Галина” һәм “Светлана” сериаллары. Хәзер “Тяжелый песок” белән “Яланаяклы кыз”ны калдырмый карыйм. Беренчесен, Анатолий Рыбаков әсәрен, ничегрәк төшерделәр, дип беләсе килә, ә татарча беренче сериалны тәүге тапкыр күрсәтеп, бөтен Татарстан халкы Дилбәр язмышы өчен кайгырганда, мин читтә калдым. Безнең өйдә телевизор, чыннан да, кара тартма ролен генә үти. [..артабан..]

Сәер мөселманнар, Безнең гәҗит, 08.2007

Бу очрашуга бернәрсә белешми, кызыксынмый, гомумән, әзерләнми бардым, дию генә җитәр микән? Бераз әзерлек булса да, мин болай тотылмас идем. Бу очракта татар акылы – соңыннан, терсәк якын – тешләп булмый, кебек әллә күпме әйтем искә төшерергә булыр иде. Ничек булса – булды, бу язма туды, сез аны укый башладыгыз. Алдан кисәтәсем килә, бу язманы анализлап, аңлап укысагыз иде, ниндидер нәтиҗәләрне шунда ук ясап та куегыз. Чөнки, кем белә, халык арасына таралган әлеге кешеләр иртәгә сезне дә үзләренә аударулары бар. Ә андый урыннардан чыгу, алардан котылу юллары бик катлаулы булуы мөмкин. [..артабан..]

Хатын – кыз бәласе, Татарстан яшьләре

Беренче тапкыр гинеколог кабинеты тупсасын атлап кергән минутлар мәңгегә хәтердә каладыр ул. Чөнки моңа кадәр, күп очракта әниеңә, ахирәтләреңә әйтмәгән серләреңне әнә шул табипка чишәсең бит. Моңа кадәр беркемгә дә күрсәтмәгән төшләреңне дә беренче тапкыр ул күрә.

Группадаш кызымның сөйләгәне истә калган. Беренче курска укырга килгәч, медицина күзәтүе үтәсең. Шунда иң зур чират, миңа калса, гинеколог кабинетына була. Ахирәтем беренче тапкыр гинеколог өстәленә дә шунда менә. Башта 18 яшьтә җенси тормыш башлаган кызны эт итеп сүгә олы яшьтәге табип. Аннары карый башлагач, авырта, дигәненә, ирләр белән йоклаганда бер дә авыртмаган, бит дип җаваплый. Ахирәтемнең әле булса гинекологларга карата аллергия барлыгын искә алып тору кирәкме икән? [..артабан..]

минем университетларым

Картайганчы укырмын мин, ахры, җәмәгать. Башта ялкау, надан, дип ачуланалар иде. Соңрак, һаман укып бетерә алмадыңмы ни, ничава, беренче ун елы гына авыр инде аның, дип көлделәр. Ун икенче (бу фикерләрне язганда 12 булган да ул, хәзер 15 ел тула. Кулда һаман диплом юк әле) елга киткәч, анысы да тукталды, хәзер, бала, гаилә, эш өстенә укып йөрүче мәңгелек студентка жәлләп карауларын да тоя башладым. Күптән түгел, шимбә көн зачет бирергә бала ияртеп баргач, укытучыбыз “без дә бала белән эшләп йөрибез бит”, диде. “Без эш, бала өстенә укып та йөрибез”, дигәнгә “Вакытында укырга иде” дип җаваплады. Нишлисең, университетта гыйлем биреп кенә калмыйлар, яшәргә дә өйрәтәләр. [..артабан..]