Шәүкәт Биктимеров

Шәүкәт абый белән аның өендә сөйләшәбез. Ялгыз гына яшәсә дә, һәр бүлмәсендә тәртип. Залы – үз иҗатына багышланган музей. Шунда ук яраткан тормыш иптәше почмагы да бар. Китапларның ниндие генә юк.

Өстәлгә әллә ничә төрле варенье, кәнфит-печеньесын тезгәч, мин чәй, ул үзенә кофе ясап алдык та, сөйләшергә тотындык. Башта Шәүкәт абый миннән интервью алды. Бөтен проблемаларымны, тормышымны белеп бетергәч, үзе дә сөйли башлады.

Шәүкәт абый һәр сүзен тәмләп әйтә. Өзеп сөйли. Шуңа да яраткан артистыбыз, аксакал Шәүкәт абыйның җөмләләрен үзгәртмичә, ничек сөйләгән шулай язарга тырыштым. Әңгәмәне укыган һәр кемдә Шәүкәт абый белән минем кебек, күзгә-күз карашып утырып сөйләшкән тәэсир калмасмы…

- Сезнең иртә ничек башлана, Шәүкәт абый? Көн тәртибен алдан билгеләп куясызмы?

- Кәефкә карап төрле вакытта уянам мин. Артист бит тулысы белән театрына бәйле: репетицияләр соң башлана, спектакль соң бөтә, өенә дә соң кайта. Спектакльдә уйныйсы көн булса – иртәрәк уянам, әзерләнәм. Нинди зарядка ди инде минем яшьтә? (көлә) бу дала кадәр өйне тәртиптә тотарга кирәк бит, җыештырам, идәннәрне себерәм, сөртәм – шул инде минем зарядка хәзер. Әле бакчага йөрим. Өйдәге бөтен эшне үзем эшлим. Эшкә җәяү барам, ерак түгел бит, янәшәдә генә, 15 минутлык юл. Хәзер озаграк йөри башладым.

- Иртәнге ашны үзегез әзерлисезме, әллә ашханәдә тукланасызмы?

- Иртәнге аш, дип, әнә, ипи, колбаса. Иртән мин чәй генә эчәм. Кайсыбердә көненә бер генә, кайсысында берничә тапкыр ашап алырга туры килә. Гадәттә, өемдә капкалап алырга тырышам, ашханәләр гастрольләрдә дә гарык иткән. Балалар пешереп китерә, суыткычтан алып җылытасы гына. Хәзер кибеттә бөтен нәрсә бар. Дачада да бернәрсә үстермибез бит хәзер (көлә). Бакча биргәннең беренче чорында җәмәгатем белән помидор-кишер утыртып маташкан идек, соңрак, и, нәрсәгә ул, кибеттән алабыз да ашыйбыз, дигән фикергә килдек.

Камал театры гына түгел

- Бүгенге татар драматургиясен ничек бәяләрсез?

- Мин яшьләрнең барысын да белеп бетермим. Шулай да әйбәт дип бәялим. Хәзерге сәхнәләштергән әсәрләрдә мин бик уйнамыйм инде (тынып тора). Туфан ул бүгенге драматургиянең нигезе. Островский, Галиәскәр Камалларга барып тоташкан тәҗрибәне дәвам итүче ул. Зөлфәт Хәким бик үзенчәлекле, кабатланмас, фәлсәфи язучы. Данил Салихов, Гафур Каюмов… аларның барсын да беләм, исемнәрен генә онытам. Менә дигән драматурглар алар.

- Яңа куелган әсәрләрне карап барасызмы соң?

Шәүкәт абый афтограф сырлый

- Барсын да карап бара алмыйм инде. Мин театр карарга яратмыйм (көлә). Залга кереп утырып, спектакль карап булмый. Кешеләр йөренә, таныш та, түгеле дә сораулар бирә, игътибар башкага китә, спектакльне карарга бирмиләр. Элек спектакль әзерләнеп беткәч, аны худсовет әгъзалары, коллектив кереп, бернинди тамашачысыз карап, ахырда тавышка куелып кабул итә торганнар иде. Алар бетте хәзер. Шул вакытта мин теләсәм дә, теләмәсәм дә карый идем. Хәзер карый алмасам да рецензияләрне, театр белгечләренең фикер-тәкъдимнәре укып барам, тамашачылар белән сөйләшәм.

Безнең драматургияне әйбәт, дип саныйм, кытлык юк, аллага шөкер. Конкурска гына да әллә күпме пьеса китерделәр бит.

Аязның малае (Гыйляҗев, улы Мансур) шул кадәр тирән фикерле әсәрләр яза. Аның “Бичура”сы гына да ни тора!

Бүгенге кино сәнгате

- Ә татар киносын бар дип әйтә аласызмы?

- Юк, нинди кино? Мәскәүдән килеп кино төшереп йөрегән булды Булат Мансуров… Үзем дә анда төштем, исламны кабул итүче Алмыш ханны уйнадым. Әле килеп күрсәткәннәр иде, барып та тормадым. Чөнки ул безне вис бутап бетерде, әллә кая Индияларга алып китте, әллә нәрсәләргә алып барды, кыргызлар белән бутап бетерде. Башланганда “Исә Болгар җилләре” дип аталган Болгар дәүләте тарихы, динне кабул итүе турындагы әсәр әллә нәрсәгә әйләнеп туктады. Казак, кыргыз, төрекмән артистлары да кушылды. Беренче бүлеге генә Казанда, Болгарда төшерелде дә, калганнары әллә кайларга барып чыкты. Аннары кызыгы бетте. Аның сценаристы да юк иде. Ул бит тарихи вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителергә тиеш иде. Татар киносы турында нәрсә әйтим инде тагын? Муса турында фильм төшерделәр инде.

- Ә ни өчен ул үсми?

- Тек, аның өчен аерым режиссерлар кирәк. Аңа драматургия кирәк, сценарий язучылар… Аның өчен проблемалар, темалар кирәк… Хәзер бит язучылар үзләре дә аптырашта: нәрсә турында язарга белмиләр. Билгеле бер идеология юк бит. Дәүләтнең тоткан гына кыйбласы юк. Ярый, алланы торгызуыбыз яхшы булды. Мәчетләр салырга да иркен, сал гына. Әмма фильмнар юк. Элек 1812 елгы сугыш турында Бондарчук төшергән фильм бар иде. Менә алар чын кино ичмасам!

- Димәк, кино әлегә театрга конкурентлык тудыра алмый инде?

- Юк әле, әлбәттә. Хәтта рус киносы да көндәш була алмый. Үзегез карагыз инде ә! Ул бит аздыручы, бозыклыкка өйрәтүче сәнгатькә әйләнеп бара. Бүген мин телевидение белән киноны аера алмыйм, алар икесе бер хәзер. Бүгенге бөтен нәрсә сәнгатькә каршы бара дип саныйм. Син юри генә кара ул телесериалларны! Мин бит аларны караганчы китап укыйм. Алар бит бер көнлек. Элекке кинолар, сугышка кадәр булган кинолар турында әйтмим… Артистлар да юк бит хәзер. Көн саен шул ук артистлар, җитмәсә, алар ук, дикторлар да, ТВда эшлиләр. Менә шушы көннәрдә Смирнованы җирләделәр. Ул, Орловалар вакыйга иде бит. Хәзер героинялар да, геройлар да юк. Һәр роль образ тудырырга тиеш, алар үзгәрмиләр дә. Элек бит зур артистлар уйный иде, һәр образ өстендә эшли беләләр иде. Әйтик, Иван Грозныйны Черкасов, Симонов Петр беренчене уйнады! Нинди ис киткеч фильмнар! Ә болар хәзер нәрсә соң? Бу бит гәзит шикелле көндәлек нәрсәләр. Киноның да хәле мөшкел. Студия бетте. Мосфильм бетте. Ленфильм бетте. Барысы да шәхси тагаракка әверелде. Һәр кем үз акчасына эшли. Теләгән кешесен төшерә. Таба алган спонсорының акчасына фильм эшли. Ә андый әйберләр зур масштабта эшләнергә тиеш, югыйсә. Алар бит дәүләтнең, яки халыкның тоткан идеологиясен үткәрергә тиеш.

Шуңа күрә, безнең театр әле яши! Ә уйлап карасаң, безнең республикада гына да ничәмә театр эшли. Минзәләдә, Әлмәттә бар. Буага барып күптән түгел генә ачып кайттык. Президент үзе килгән иде. Без бардык анда халык театры ачабыз дип. Ә ул сәхнәгә чыкты да, монда бик әйбәт коллектив, монда дәүләт театры булачак, дип әйтте. Бу безнең өчен көтелмәгәнрәк булса да, ул әзерләнеп баргандыр. Театрлар шактый бездә, аллага шөкер, әһәмият бирәләр. Тинчурин театрында, бездә нинди зур ремонтлар бара.

- Шулай да, Шәүкәт абый, татар киносы булсын өчен кем нәрсә эшләргә тиеш соң? Белгечләрне укыту, әзерләү кирәктер бит…

- Талантлы кешеләр юк. Сценаристлар… Зур дәрәҗәләргә ирешкән язучыларыбыз да бар, югыйсә. Рус киносы үзе дә нинди хәлдә! Киностудия булмаганга юктыр, күрәсең. Ул башка студияләргә күрсәткеч булып торды. Украинфильмдагы кебек Довженколар кая соң? Чухрай кебекләр? Элек бөтен кадрлар ВГИКта зур мастерларда укып кайталар иде. Хәзер аңламассың. Моннан тыш, элек сәнгать хезмәт иткән идеология бар иде – коммунизмга дип тырыштык бит (көлә), ул ниндидер юнәлеш бирә торган иде. Хәзер бернинди юнәлеш юк, Алла, дибез… анда да кешечә эшләмиләр: Аллага, дингә багышланган фильмда да секс килеп катыша. Бу анда булырга тиеш түгел инде, чөнки ул табигый процесс, ник аны ачып күрсәтергә. Кеше тәне иң камил әйбер, ул күптән билгеле. Әмма шул тәнне күрсәтү – максат булырга тиеш түгел. Сәнгать кешене тәрбияләргә тиеш, ә бүген ул киресенчә, бозыклыкка этәрә. Интим, секс – ул акча җыю өчен күрсәтелә. Кино – идеологик максаттан акча эшләү чарасына әверелде. Бизнес. Минтимер Шәрипович белән сөйләшкәндә дә әйткәнем бар: бизнес сәнгатькә керә икән, бу эстетик тәрбия бирү чарасы түгел, акча эшләүгә кайтып кала. Хәзер газеталарда язалар: менә, бу фильм Америкада иң күп табыш китергән, миллиардлы саннар әйтәләр. Яки, теге нинди Поттер әле, әйе, Гарри Поттер китабының миллионлаган тиражы бер көн эчендә сатылып беткән, имеш. Анда нәрсә язылган соң? Бәлки начар да түгелдер. Әммә халыкның нинди китап алганын һәм нинди кинога йөрүләрен карарга кирәк. Чөнки соңрак шундагы нәрсәләрне тормышта да кулланалар бит. Элек бит адәм баласын идеологиягә юнәлдерәләр иде, матурлыкка омсындыралар иде. Сәнгатьнең максаты – кешелек гүзәллеген, рухи матурлыкны мактау, югыйсә. Дин үзе генә моны башкарып чыга алмый, кино да, сәнгать тә көч салырга тиеш. Ә безнең шул юк. Туфан яза, әлбәттә, аның мәңгелек проблемаларны күтәргән әсәрләре байтак: әйтик, яшәү һәм үлем, кешелек бурычлары. Шундый проблемаларны күтәрергә кирәк! Ни өчен Шекспирлар классик булып калган?

Бөек Ватан сугышы турында ис киткеч фильмнар бар иде, “Сталинградская битва” үзе генә ни тора. Хәзер Чечня сугышын күрсәтәләр: кан, үтереш, ерткычлык, вәхшилек кенә анда. Кан, кан, кан. Танк белән килеп керә, менә, җимерә. Кеше карый да исе китә, аңгырая. Уңай һәм кире герой дигән әйбер бар иде бит элек. Уңай геройны үрнәк итеп куя идек. Ул кешеләргә, идеягә, гүзәллеккә хезмәт итә торган иде. Хәзер Горькийны бөтенләй оныттылар: Сатин монологы бар “человек- это звучит гордо, человек это великолепно, нам надо уважать человека” ди. Бүген кеше гомеренең бәясе чүпкә калды, бер тиенгә дә тормый. Ә нәрсәдән үрнәк алырга? Хәзер техника сугыша, кеше йөрәге түгел. Сексны турыдан –туры күрсәтү кирәкми, миңа калса, ул бит инстинкт. Аны пропагандалау, популярлаштыру кирәк түгел. Әдам баласы аны барыбер әкренләп өйрәнә, белә бит. Шуңа күрә, ниндидер чиктә цензура дигән әйбернең кирәклеген аңлыйм. Аны бөтенләй бетерү ярамый.

Биктимер һәм Миңтимер

- Президент белән нәрсәләр хакында сөйләшәсез?

- Озак итеп, җәелеп сөйләшеп утырганыбыз юк. Аның вакыты тар бит. Бөтен эшен ташлап минем белән утырырга мин кем ул кадәр? Коллектив белән очрашканда бераз утырган идек.

Менә шундый кешеләрне күрсәтергә, үрнәк итәргә кирәк. Хәер-хак, намуслы кешеләрне. Ул театрны бик ярата. Миңа гына аерым мөнәсәбәте юк инде аның (көлә). Театрны яратуы, коллективны хөрмәт итүе, игътибарлы булуы – безнең бәхетебез ул.

Ул бер спектакльне дә калдырганы юк. Махсус аның урыны бар иде. Ул вакытта президент та түгел әле, министр чагы. Аңа хәтле үк театрда куелган бөтен спектакльләрне дә карап бара торган иде. Мин аны күптән, 60нчы еллардан беләм.

Спектакльләрне карый, тәнәфестә сәхнә артына керә, сораша, сөйләшеп утырабыз. Җәмәгате Сәкинә ханым белән парлап киләләр. Алдан әйтеп, киң җәмәгатьчелеккә чыгарып йөрми, килә дә карап китә. Аның шулай итүе безне дә мобилизовать итеп тора.

“Ничек торган җирең?” дип сорады берсендә, мин әйбәт, ярый, миңа бер үземә җитә, дигән идем, артык тыйнак булырга кирәкми, биргәндә ал, дип шушы фатирга күчерделәр. Минем җәмәгатем үлгәч, килгән кешеләр фатирга сыя алмый торулары турында “бигрәк кысан яши, кешегә керер урын юк” дип Туфан әйткән икән. 75 яшем тулганда бүләк иттеләр.

Ул минем турымда гына түгел, театрыбызның барлык артистлары турында да белә, хәбәрдар, дип әйтә алам.

Истә калганнар.

- Сез үзегез Саба ягыннан икәнегезме беләм, үзегез “мин Казан малае” дисез.

- Әнием минем белән авырлы була, Казанга алып килеп, Кесерово кисеме эшлиләр. Мин шулай итеп шәһәр малае ул, Казанда туганмын. Әнигә башка бәби табарга кушмыйлар. Әтием авылда укытучы иде. Әни икенче бәбигә узгач, кабат Казанга алып киләләр, әмма коткарып кала алмыйлар, әнием үлә. Аны Казанда җирлиләр. Мине дүрт яшемдә зиратка алып барганнары хәтеремдә. Әтиемнең апалары Казанда яшиләр иде. Тукай зиратында булганыгыз бармы? Юкмы ни? Барыгыз сез анда, бик кызык ул. Анда татар артистлары, анда Тукай, Марсель (Сәлимҗанов – авт.) шунда. Сәхипҗамал Волжская, Кариев шунда. Анда зур кешеләр. Композиторлар бөтенесе шундалар. Шул тирәдә минем әнинең каберен күрсәттеләр. Ул вакытта миңа 4 кенә яшь, 1932 ел бу, әтинең апасы: “менә бу зиратта синең әниең ята” диде. Мин әнинең нәрсә икәнен каян белим. Әнә шул хәтердә калган минем. Кызыл балчык. Ул урыннарда хәзер бөтенләй башка кешеләрне күмеп бетерделәр. Урынын гына хәтерләп калганмын. Таш әзерләтеп алдым әле, үзем үлгәнче “Бу зиратта минем әнием җирләнгән” дип исем-фамилиясен язып, таш куйдырырга иде.

1945 елга кадәр мин авылда яшәдем, әтием укытты. Минем әтинең апасының кызы Галимә Ибраһимова дигән бик танылган артистка иде. Татарстанның, Русиянең халык артисткасы исемнәренә лаек булды ул. “Әни килде” спектаклендә әни ролен башкарды. Дездемоналарны да уйнады ул. Апам бик чибәр иде. Җизнием опера һәм балет театрының баш балетмейстеры булды. Таһиров дигән кеше.

Авылда апамның карточкалары бар иде. Җәй көне авылга артистлар килсә, безгә туктыйлар. Мулла йорты бит, безнең өй зур. Апаның сурәтләрен күреп, Галимә апа сезгә кем ул, дип кызыксыналар. Ул вакытта ук артистларны да танып калдым. Сугыш вакыты бит бу. Шунда берсе “театр училищесы ачыла, 7нче класстан соң укырга кил” диде. Бу 1945 ел иде. Мин килдем. Имтихан да бирдем әле. Шул вакыттан бирле театрда инде. Укыганда ук, театрда яшь артистлар юк бит, студентларга рольләр бирә башладылар. Бергә укып, училище тәмамлаганнардан да мин бер үзем калдым, үлеп беттеләр.

Әлеге Тинчурин театры бинасында драма театры да, опера театры да уйный иде. Апага ияреп көн дә театрда йөрим. Аларның репетициясен берәр почмактан гына карап утырам. Шул вакытта ук мин театрга тартылдым. Буш вакытым булса – шунда чабам. Бер көн опера һәм балет театры чыгыш ясый, икенче көнне безнең апалар спектакль уйный. Шунда театр җене кагылгандыр инде (көлә). Операны да, театрны да беләм, дип уйлыйм, шул мөхиттә үстем.

Салих Сәйдәшев музеен беләсезме? Әнә шундагы кызыл йортта минем белән бергә укыган, соңрак хатыным булган Рәмзия яши иде. Аның апасы директор секретаре булып эшләде, ул да театрда үсте.

Ул Салих абый ишек алдына мин бик еш керә идем, чөнки Салих абый белән дус булдык. Ул мине үзенә прописать та итте әле. Мин армиядән кайткачтын пропискам юк иде. Аның янына килеп йөрим, театрда эшлим, кәеф юк. Ул вакытта пропискага кертмиләр иде. Сталин вакыты. Прописка булмаса – эшкә алмыйлар. Шулай да театрга алганнар иде, бераз гына эшләдем дә “офицер булам” дип армиягә киттем. Аннан мине чакырып кайтардылар. Кирәк булганмындыр инде, мин театр училищесының сугыштан соңгы беренче чыгарылышы бит.

Үкенмим. Нишлисең инде хәзер? Артистларның хезмәт хакы кечкенә, шуңа күрә, мин һәр вакыт тагын кайдадыр эшли идем. Әле хәзер генә ала башладылар. Телевидение чыкты, кинода төшә, радиода бик еш чыгыш ясый идем. 4 сум 50 тиен бирәләр бер чыгыш өчен. Бу бик күп акча. Мин радиода бик күп сөйлим, спектакльләрдә уйный идем. Концертларда бик катышмадым. Шулай әкренләп җыела иде.

- Сез Сәхипҗамал Волжскаяларны исән вакытында күргән кеше бит. Аны нинди итеп хәтердә калдырдыгыз?

- Безнең беренче очрашу Ижевск сәхнәсендә булды. Ул вакытта мин яшь кенә малай, кайсыдыр спектакльне уйнап беткәч, ашыга-ашыга грим юабыз, чишенәбез, тизрәк кайтасы килә. Егермеләгән яшь артистка бер бүлмә. Шул вакыт шартлап ишек ачылып китте дә бер ханым килеп керде. Күренеп тора, интеллигент, каурыйлы эшләпә кигән, түшенә брошь таккан. Исәнләшү юк, “син – артист, син артист түгел” дип һәммәбезгә төртеп, үз фикерен әйтте дә, ничек керсә, шулай, саубуллашмый, ишекне шартлатып ябып чыгып та китте. Миңа төрткәндә “син артист” диде. Әле дә шатланып куям, миндә ул шул вакытта ук артистлык күргән бит. Олырак артистлар “Бу татарның бөек шәхесе Сәхипҗамал Волжская бит” диделәр. Ул бик таләпчән, үзәге нык хатын-кыз булып истә калган. Театр хәтле театр оештырган кешенең башка төрле булуы да мөмкин түгел инде.

Икенче тапкыр “Гөлҗамал”ны әзерләгәндә күрештек. Мин героиняга гашыйк министрны уйный идем. Кызыксынган, мине күрсәткәннәр: бәләкәй генә, җирән егет. “И, бу бит ямьсез, ул чибәр, озын буйлы, кап-кара мыеклы иде” дигән. Әмма спектакльдән соң кереп, рәхмәт белдерде, башта яңгылышуын әйтте.

Бәләкәй генә буйлы чибәр ханым үзенә күпләр гашыйк булса да, театрны бер кемгә алыштырмаган. Тормышы да, баласы да шушы театр булган бит Сәхипҗамал Волжскаяның.

Камал сәхнәсендә узган гомер

- 65 ел эчендә 300дән ашу роль уйнадым, дидегез. Әмма шулар арасыннан никтер Әлмәндәр генә сезгә бик каты ябышып калды. Бу карттан башка да чагу рольләрегез булгандыр, мөгаен.

- Бар, әлбәттә. 100 еллыгына Ленинны уйнадым. Әйдәгез әле. (залга чыгабыз) менә монда минем уйнаган рольләрем.

Бу - гомер буе уйнаган ролләр

Болар мин уйнаган рольләр генә. Кайсы көнне нинди репетиция башланган, нинди роль… 1947 елдан алып һәр уйнаган ролем шушында. Менә Ленин. Мәскәүләргә бардым. Бу бик җаваплы иде ул вакытта, Мәскәү аша раслаталар. Башкорт театрында беренче булып Ленинны уйнаган артист Габдулла Шамуков белән эшләдек.

Муса Җәлилне уйнадым. Ул вакытта пленкага яздыру юк. Туры эфирда, 6 сериалы фильм уйнадык. Һәр атна – бер серия.

Аннан, безнең Пугачев шикелле бик танылган ат карагы Шәкүр карак булган. Аннары Алмыш хан, Туктамыш хан… Аннары … коммунистларны уйнап узды гомер… (көлә). Менә фотолары. Менә бабай миңа бүләк бирә.

- Сез президентны бабай дисезме?

- Аны бөтен кеше дә бабай ди.

Ишаннарны күп уйнадым. Ешрак коммунистлар, партия вәкилләрен, революционерларны уйнарга туры килде. Островский, Леонов әсәрләрен… Монысы Туфан әйберсе, монысы Таҗи Гыйззәт… Күп инде алар. Җыелган. Мин аларны җыеп, саклап бардым. Беренче тапкыр мин “Кызыл галстук” дигән әсәрдә пионер булып сәхнәгә чыктым. Михалковныкы иде. Никитаның әтисе. Һаман исән әле. Гимн язган карт. Хөкүмәт үзгәргән саен үзгәртеп, язып тора аны (көлә).

Театр турында диссертацияләр язарга фәннәр академиясеннән киләләр, аларга да күрсәтәм. 60 еллык тарих бу. Менә, минем бабай мулла булган бит, әти укытучы иде. Бездә бик күп дини китаплар, шәмаилләр бар иде. Күрәсең, геннарга ук сеңгәндер инде, һәр рольнең башына “Лә илаһи иллаллаһ мөхәммәде рәсүлуллаһ”, “Әгузе биллаһи минә шайтан ир разыйм бисмилляһи рахман ир рәхим”, “Хәерле сәгатьтә аллага тапшырдык” сүзләренең баш хәрефләрен тезеп чыкканмын. Менә, 1979 елгы роль. Бу коммунистлар вакыты. Үзем ата коммунист, парторг бит. СССРның Югары Советы депутаты булып беттем. Рольне миңа бирәләр, бөтен артистлар җыелып утыра, кулга алу белән шул сүзләрне язып та куям. Аны бер кемгә әйтеп булмый. Үз-үземә ышанмый, аллага гына ышанудан булгандыр инде ул. Аны күрсәләр сорый, кызыксыналар. Әйтмим. Нәҗибә Ихсанова “нинди ребус ул синең?” дип гел сорый иде. Тәки шуны аңлаган, берсендә әйтә: “Мин таптым бит синең ребусның чишелешен” ди.

Бусы беренче уйнаган ролем

Менә роль ничек туа: кирәкмәгәнен сызасың, кыскартасың. менә… менә бусы минем беренче ролем – Отряд председателе Чашкин. Әти-әниләре сугышта үлгән ятим балаларны җыеп отряд оештыра. 4 июльдә беренче репетиция. 1947 ел. 4 октябрьгә премьера дип язып куйганмын. Бусы Ленин. Монысы мезанценалар сызымы. Каян керәсең, сәхнәдә кая таба атлыйсың, ничек йөрисең һәм кайдан чыгып китәсе. Кайсы чак рольне тизрәк ятлап алу, хәтергә калдыру өчен күчереп яза идем.

Монысы тагын “Зәңгәр шәл”дәге ишан. Аны мин өч куелышта уйнадым. Монысы 1970 елдагысы. Якынча өч йөз инде алар, болары исән калганнары гына. Алар кирәк булыр, дип уйламадым да. Монда бөтен дөнья драматургиясе бар. Репертуар бик бай иде.

Яшь вакытта хәтер шәп иде, шигырьне бер кат укыйм да, икенчесенә чыгып сөйлим. Хәзер онытыла, хәтер начарланды. Аннан онытырмын, дигән ниндидер курку барлыкка килде. Шул курку бигрәк тә оныттыра.

- Элек театрларда суфлерлар булган түгелме соң?

- Бар иде. Кирәкми ул. Текст музыка шикелле бит ул, ролең үзеңә ята икән, репликаларың колакта үзеннән үзе яңгырап тора. Күбрәк уйлап, сеңдереп, хәтердә калдырасың. Әле Туфан әйтә: “Шәүкәт абый, син мин язганнарның берсен дә сөйләмисең ахрысы” ди. “Барсын да сөйлим” дидем.

Әллә кайчан булды инде бу хәл, Марсель исән иде. Мәскәүнең МХАТ сәхнәсендә уйныйбыз. Әлмәндәрнең “мать ти ти” дигән сүзе бар. Спектакльдә шуны әйткәч, халык кул чаба, мине сүгенгән, дип аңлаганнар. Тәнәфестә Марсель белән Туфан югереп кергән, “Шәүкәт абый, ник сәхнәдән сүгенәсең?” дип, менә бу автор сүзләре, дип кагәздән күрсәттем, ә Туфанга “үзең ни язганыңны үзең оныттыңмы ни?”, дидем (көлә). “Шәүкәт минем ярты пьесаны үзенчә сөйли” ди инде Туфан (көлә).

Бернәрсәне дә бозып күрсәтергә ярамый – бу театр законы. Классикада бигрәк тә үзеңнән чыгарып сөйләп булмый. Бер үк текстны төрле мәгънә салып сөйләргә була.

- Кайчан да булса сәхнәдән бөтенләй китәргә туры киләчәк бит сезгә. Моңа сез әзерме?

- Мин күптән, 1995 елда ук киттем. Миңа Король Лир ролен бирделәр. Инде Фәрит белән репетицияләр башлаган идек. Бөтен труппа шул спектакльдә мәшгуль. Рәссамын Мәскәүдән чакыралар. Үземнең Франция королен уйнаганым бар иде, ризалык бирдем дә ул, әмма бөтен коллектив башка бернәрсә куймыйча, бер ел буена шушы “Король Лир”га гына әзерләнсен әле! Театрның еллык бюджеты әлеге спектакльгә тотынылырга тиеш. “Кыш буе бернәрсә куймыйча, бер генә спектакль әзерләгәч – артистлар нишли? Минем ролем зур да ул, коллективка бит эш кирәк. Үз өстемә мондый җаваплылык алмыйм” дип, әлеге әсәрдә уйнаудан баш тарттым, һәм китү турында гариза яздым. Мин король Лирны уйнасын дип кенә, театрны бер ел буе эшсез тотып булмый бит. Аннары андый әсәрне бер-ике генә карыйлар да бетте-китте. Ел буе эшләнгән эшне бер сезон куясыңмы – юкмы. Бер кеше өчен спектакль кую файдасыз эш. Ә король Лирны ис киткеч шәп уйнасаң да безнең татар халкы аны кабул итми, безнең менталитетка да туры килеп бетми, заманы башка аның. Проблемасы бар бу әсәрнең: Лирны патшалыктан төшереп, бөтен балалары аннан баш тарта, шулардан соң ул акылыннан шашып, далада ялгызы кала. Әмма безнең халыкка корольнең акылыннан шашып йөрүе бик әһәмиятле түгел. Әнә, Әлмәндәрне 30 ел уйныйм, һәр вакыт зал тулы, кассага эшли.

Шуңа күрә, китәм, кайчан чакырсагыз – бушка да кереп уйныйм, дидем. Туфанның “6 кызга бер кияү” әсәрендә ир-атлардан бер үзем. Анысын да тапшырдым инде. Үзем сайлап алып Илдус Әхмәтҗановны керттем рольгә.

Әле “Ханума”да кечкенә ролем бар. Анысын да тапшырырмын дип торам. Һаман ташлап бетереп булмый. Әле Чиләбедә уйнап кайттым, Кытайга, Англиягә алып барабыз, диләр. Хәзер юлларда йөрисе, өйдән ерак китәсе килми, җаннарым. Хәтер дә начар, кан басымы да шаяра. Юлга чыгу җаваплылык бит.

Тормыш бу…

- Кан басымы, дисез, үзегез кофе эчәсез…

- Чәйне дә каты эчәм мин. Нишлисең инде? Гомер буе эчкәнне… Су эчеп утырганчы, үлсәм – кофе эчеп үләм (көлә). Сөт белән эчәм бит.

- Пенсиягез яшәүгә җитәме соң?

- СССРның халык артисты буларак, СССРның министрлар советы раслаган персональ пенсиям бар иде. Ил таркалгач – акча да килүдән туктады. Ни эшләп килми икән, дип белешергә бардым. Союз юк бит, нәрсә эшләргә икәнен әйтә алмыйбыз, бары тик эшкә урынлашып, бераз эшләп, пенсиягә чыга аласыз, дип җавапладылар. Хәзер минем гади генә пенсия. Тукай бүләге өчен Татарстан хөкүмәте ай саен 700 тәңкә түләп килә иде. Русия дәүләт премияләре турында Путин Указы чыккач, анысы туктады да, Русия хөкүмәтеннән алам хәзер акчаны. Дәүләт бүләкләрең әллә ничә булса да бер генә урыннан алырга мөмкин икән андый бүләк акчасын. Бер үземә җитә, әлбәттә, аллага шөкер.

- Әлдермеш авылы белән бәйләнешегез бармы? Ни дисәң дә, 30 елдан ашу татарның төп театры сәхнәсеннән бу авылны зурлыйсыз.

- Бараааам. Гел чакырып торалар. Анда ике мәчет бар. Җитәкчеләре белән дә бик җылы мөнәсәбәттә. Халык та анда бик әйбәт. Театрлар сабан туен да былтыр анда үткәрделәр әле. Быел авыл сабан туенда катнаштым, алар безнең театр артистларын гел чакыралар. Алар мине авылдаш итеп күрә, ахрысы. Кайсы чак урамда очрап, авылдаш бит син, Шәүкәт абый, дип мөрәҗәгать итәләр (көлә). Сабага кайтсам “мин Сабаныкы” дим, Әлдермешкә барсам “Әлдермешнеке” дим (рәхәтләнеп көлә). Икесендә дә үз кеше мин.

Үзебезнең авылга да, Саба районы Мингәр авылына да еш кайтам. Авылларда әле инсафлык, картларга ихтирам сакланган. Монда киләләр дә бозыла халык: эчә башлыйлар, хатыннарын аералар, балаларын да ташлыйлар. Казан янындагы зур татар авылларыннан сөтен-катыгын алып килеп сатучы яулык бөркәнгән, алъяпкыч буган хатыннарны базарда күреп сөенәм. Бернинди бозыклык кунмаган аларга, чисталар. Татар милләтенә хас сыйфатлары сакланган.

- Шәүкәт абый, сәнгатьтә илһамлы кешеләр бит, алар тиз генә гашыйк булучан. Сезнең тормышта шундый хәлләр булмадымы?

- Юк. Юк, мин хатынымны бик ярата идем. Без бит бик яшьтән башладык. 50 елдан ашу бергә яшәдек. Бакчадан кайттык та, кисәк кенә үлде дә китте. Үлгәч, бөтен фотоларын алып китегез, калдырмагыз, дидем балаларга. Аннары кире сорап алдым, кире китерделәр. Начар булыр, үпкәләр миңа, дидем. Кайсыберләрен зурайтып алдым, аның почмагын эшләдем. Икебез дә театр училищесын тәмамладык. Ул миңа театрда уйнау мөмкинчелеген бирде, үзе бераз гына эшләде дә китте, университет бетерде. Мәскәүдә укыды. Балаларны карады. Элек бит яртышар ел союз буйлап гастрольләрдә йөрибез. Районнарда, шәһәрләрдә, республикаларга бара идек. Без Әрмәнстан, Таҗикстан, Грузиядә генә булмадык. Ул балаларны үстерде. Хәзер ияләндем инде…

- Һаман китаплар укыйсызмы?

- Китаплар укырга күзләр начар хәзер. Укый алмыйм. “Шәһри Казан”ны үзләре яздырып, җибәреп тора, аны укыштырам.

- Сез елан башлы таякларга таянып йөрисез, каян аласыз аларны?

- Аларны әтием җирләнгән авылдагы зираттан алам. Анда можжевельник (артыш????) үсә. Бакчада тик утырасы да, эшлисе дә килми (көлә), шундый чакларда башларын елан рәвешенә кертеп үзем эшлим. Хәзер таяксыз йөреп булмый инде. Күп минем таякларым. Монысын сезнекеләр – башкорт театры бүләк иткән иде (эченнән башкорт курае тартып чыгарып күрсәтә), уйный беләсеңме? Мин дә белмим, уйнап күрсәтергә бер кеше юк. Монысын “йөремә шул таякларың белән, монысына таян” дип Зәки Зәйнуллин бирде. Хәзер очраса, ник тотынмыйсың минем таякка, дип сүгә мине (көлә). Болары заготовка, бераз бушасам тагын эшләп алам.

- Шәүкәт абый, тагын берничә фотография булса әйбәт булыр иде.

- Булыр иде дә, сез кире кайтармыйсыз бит аны. Алар ни күп инде. Актарсаң аңа бер көн җитми. Галимә апамның Муса Җәлил белән төшкән фотосын (җәнҗаллы журналист исемен атый) алып киткән. Бер заман газетада килеп чыкты. Тагын килгән интервьюга, кертмим, дидем. Сораган иде, мин бирмәдем, ә ул аны мин күрмәгәндә алган да салган. Ул бик кызыклы фотография иде. Анда апам белән тормыш иптәше, бер композитор, Муса, аның хатыны да бар кебек истә калган. Сезгә бирсәм тагын китә ул, шуңа хәзер беркемгә дә бирмим. Китаплар чыгарырга, дип алып китәләр, берсе дә кире кайтмады. Китап булып кайтса да ярый инде, әмма барсын да бастырмыйлар бит.

Татарлар турында

- Татарны нинди киләчәк көтә, Шәүкәт абый, сез ничек уйлыйсыз? Хәзер глобальләштерү бара, болар безгә кагылмый гына үтәр микән?

- Бу кешелек тарафыннан уйлап чыгарылган термин гына ул. Экономиканы да, милләтләрне дә глобальләштереп булмый! Алай булса халык бетә дигән сүз. Дәүләт бетә. Ә кемгә хезмәт итәрә тиешсез соң сез? Глобализмгамы? Кемгәдер, кайсыдыр халыкка хезмәт итәргә тиешсез бит. Кайсыдыр халыкка. Ниндидер дәүләткә. Шулай бит? Ничек инде бөтен нәрсәне глобальләштереп булсын? Кабат коммунизм ясарга уйлаганнармы әллә? Андый хәл булалмый инде. Бәлки, кыйммәте дә аның төрлелектәдер, шул исәптән мәдәниятнең дә.

Урысның хәле шәп дип уйлыйсызмы әллә? Ул да инглизгә әйләнеп бара. Аларга да үзләре турында уйларга кирәк. Мәктәпләр инглизчә укыта, газета-журналларда, радио-ТВда бик күп инглиз сүзләре. Юкса, урысның менә дигән теле бар! Ә татарның әдәби теле? Нинди байлыкны югалтабыз бит.

Бөтен җир шары бер төрле уйлый, бер үк фикер йөртә башласа – дөнья бетәр ул…

Безнекеләр чит илләргә чыгып китә дә ул… психология бар бит әле. Менталитет бөтенләй икенче. Бөтен нәрсә үзгә бит анда.

Әлеееее, кем калыр… Инглизләре бер хәл, кытай килеп керсә нишләрсең?

- Ә Татарстан берәр кайчан бәйсезлек ала алырмы икән?

- Бәйсезлек… Бер генә дәүләт тә беркайчан да тулысынча бәйсез була алмый хәзер. Әйт әле, кайсы ил бәйсез? Бүген бар дәүләтләр дә бер берсе белән бәйле.

Мәңгелек тема – татар- башкорт проблемасы

- Элек электән татар белән башкорт дус булган. Бу – ике театр арасында да күренә иде. Бүген ике тугандаш халыклар мөнәсәбәте проблемага әверелде…

- Бу абсолют акылсызлык. Нәрсә бүлә алабыз без? Бездә булган нефть -анда да бар. Минемчә, бу уйлап чыгарылган проблема. Бу шәхесләр сугышы, алар үз-үзләрен раслау белән шөгыльләнәләр. Милли мәсьәләне проблема итеп күтәрү кирәкми, миңа калса, һәр берсенең үз мәдәнияте бар. Шундый дус яшәгән вакытлар булды, бернинди проблема юк иде. Алар Казанда, без – Уфада спектакльләр уйныйбыз, әдәбиятыбыз, телебез уртак, рәхәтләнеп тәрҗемәсез укыйбыз. Нәрсә бүлешәбез соң? Бу кайбер кешеләрнең амбициясе генә. Бик акыллы булмаган җитәкчеләрнең амбициясе. Ә тормышның, яшәешнең үз кануннары бар, һәм ул шулар буенча бара, нәрсәнедер үзгәртергә тырышу – җил белән көрәшү шикелле генә.

Юк нәрсәдән проблема чыгарып, шуны конфликт дәрәҗәсенә күтәрәбез бит. Башкортлар өчен безнең тел – диалект кынадыр (көлә), ә безнең өчен башкорт теле диалект кебек. Анекдотлар да җитәрлек: башкорт әйтә ди бит: “татарлар һөттө сөт дип әйтә, нисек сөт булсын ти? Һөт дип кенә әйтергә кәрәк бит инде”дигән шикелле. Аны ничек әйтсәң дә сөт булудан туктамый, шуңа күрә, проблема ясап тору кирәкми. Халык үзе билгели аларны, шәхесләр килә дә китә ул, ә халык бит яши.

Элек Уфага гастрольләр белән барсак, бөтенесе, милләтен аермый килеп карый иде…

- Соңгы елларда ике театр арасы да суына төште шикелле…

- Ул бит уйлап чыгарылган нәрсә. Бу – ялган патриотизм, үз-үзләрен раслау. Мондый очракта гына бераз түзем булырга кирәк. Ә көчләүгә, ирексезләүгә, әйтик, сине көчләп чукындырсалар – ваемсыз калу кирәкми, ә монда чукындыру түгел бит: яхшысын кабул ит, начарын кире как, миңа калса. Ә башкорт белән нәрсә бүләргә? Акыллы гына яшәргә кирәк. Пугачевның полковнигы татар Бәхтияр Канкай русча яхшы белгән, бөтен указларын Петр 3нче, дип ул имзалаган. Аның турындагы спектакльне Мәскәүләрдә уйнаганнан соң, Уфага алып бардык. Анда “уйнамагыз, безнең үз Салаватыбыз бар” диделәр. Нәрсә, бу күтәрелештә бер Салават кына катнашканмы әллә? Анда чуашы да, мариы да булган. Гастрольләргә дә идеология китереп кыстырып куйдылар. Шулай булса да без аны барыбер уйнадык. Ахунҗанов, идеология буенча обком секретаре, үзе татар әйтте бу сүзләрне. Без уйнадык та кайтып киттек, аңа карап Салаватның бер җире дә кимеми бит. Без барган саен Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Алар бит барсы да бер идея – азатлык өчен көрәшкән.

Күптән түгел Чиләбе өлкәсендә гастрольләрдә булдык. Анда башкорты да, татары да яши. Аларда бернинди бүленеш юк, бердәй якын итеп, яратып карадылар. Халык бит ул барыбер үзенекен эшли, анда шәхесләр килеп, үз авторитетларын күрсәтеп, ниндидер идея өчен көрәшүчеләр булып күренергә тырышулары – халык өчен бернәрсә түгел ул.

Ул якларда башкорт театрларын ныграк ярата төшәләр әле. Чөнки аларның театры бераз күтәренкерәк, дип әйтимме. Бу бәлки халыкның далада, тау-урманда яшәвеннән киләдер. Безнең бит бигрәк бытовой инде: чәен эчеп утыр әле, бәрәңгесен кап, өчпочмагын бүген генә пешергән идем. Көнкүреш сәхнәсе бездә. Ә башкорт алай итеп утырмый бит: (тавышын калынайтып, пафос белән )менә, кымызыннан авыз ит, дип килә ул. Сәхнәдән югерә икән кояшка югергән кебек, кычкырса – тауда кычкырамы ни! Бу бөтенләй икенче – ниндидер романтика. Кешенең яшерен инстинктларын кузгата ул. Ә ничек шәп җырлыйлар иде! Тавыш көчле, иркен сулыш… далага җырлый бит, сәхнәдән түгел! Ә татарның “бас кызым, Әпипә, син басмасаң мин басам” (көлә). Бу ниндидер географик аермалыклар, дип саныйм. Бу табигать белән бәйләнгән, психология түгел ул, аны үзгәртеп булмый. Аларны чагыштырырга да, көрәштерергә дә ярамый, аны кабул итә белергә генә кирәк. Без, татар артистлары башкорт театрыннан ниндидер кимәлдә хәтта көнләшә идек.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

“Ирек Мәйданы” 2007


Сезнең фикер