Фәүзия Бәйрәмова

Үзебез сайлаган язмыш…

Фәүзия Бәйрәмованы белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Тапкыр телле, арыслан йөрәкле бу апа вакытында бөтен илне дер селкетеп тотты, үзенең әйткән сүзе белән генә түгел, хәтта күз карашы белән зур урыннарда утырган ир-атларны хәтта телсез калдыра иде. Фәүзия апаның юлы хак – ул милләт өчен, татар дәүләте өчен көрәште. Соңгы елларда иҗат эченә чумган, бербер артлы китаплары дөнья күрә. Бүген “Ләйсән”не укучыларга язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Фәүзия апа, Сезнең башлангыч чор, шулай дип әйтергә яраса, Совет чоры иҗатыгызда хатын-кыз тематикасы өстенлек итә. “Болын”, “Кыңгырау” кебек әсәләрдә бу нык чагыла, Совет чорында феминистиграк темага мөрәҗәгат итүегенең сәбәбе нидә?

- Мин беркайчан да феминистик темага язмадым, аның нәрсә икәнен дә белмәдем, мин нәрсә беләм, шул турыда яздым. Үзем хатын-кыз булганга, мин хатын-кызның күңел дөньясын яхшы беләм, дип уйлыйм, шуңа күрә беренче чор иҗатымда психологик әсәрләр күп, әйтик, “Болын”, “Күл балыгы”, “Битлек”, “Кыңгырау”, “Канатсыз акчарлаклар” повестьлары. Хәзер дә әсәрләремдә хатын-кыз образлары бар, әмма алар инде масштаблырак, дөньякүләм проблемалар арасында яшиләр һәм шуларны хәл итәргә тырышалар. Мондый әсәрләргә “Соңгы намаз”, “Караболак” романнарын кертергә була.

- Шул ук коммунистлар хакимиятте вакытта Сез татар журналистикасында саллы гына эз калдырдыгыз бит. Башка журналистлар өчен тыелган темаларны күтәрә идегез, мәсәлән норкамания темасы. Бу бит, рәсми рәвештә безнең бәхетле илдә норкаманнар юк дигән чорда. Кем һәм ничек Сезгә бу темаларны күтәрергә рөхсәт итә иде?

- Мин һәр чорда гаделлек өчен көрәштем һәм моның өчен беркемнән дә рөхсәт сорап тормадым. Наркоманнар турында язарга да үзем алындым, Әлмәт төрмәсенә барып, бу теманы өйрәндем, бер атна эчендә мәкаләмне язып, “Татарстан яшьләре” газетасында бастырып чыгардым һәм икенче атнада эштән китәргә мәҗбүр булдым. Бу – 1986нчы елның көзе иде… Башка язмаларым өчен дә миңа суд юлларын таптарга еш туры килде, аның каравы күпме кешегә ярдәм иттем, гаделлекне торгызырга булыштым, дип уйлыйм.

- Милли хәрәкәткә кереп китүегез турында да сөйләгез әле.

- Милли хәрәкәткә кереп китүемә дә журналистика сәбәпче булгандыр, мөгаен. Гаделсезлеккә каршы көрәш мине 1987 елда “Мемориаль” оешмасына китерде, аннан – “Халык Фронты”, аннан инде Татар иҗтимагый үзәге, “Иттифак” партиясе, Милли Мәҗлес… Мин аерым татарларның гына түгел, милләтебезнең тулысынча хокуксыз, ирексез булуын аңладым һәм аның бәхете һәм бәйсезлеге өчен көрәш юлына чыктым.

- Шулай итеп, Сез милли хәрәкәттә юлбашчыларның берсенә, хәтта иң кырыс позициядә торучы, принципиаль лидерына әйләндегез. Курыкмадыгызмы?

- Юк, мин беркайчан да бәндәдән курыкмадым, үземнең хаклы икәнемне белсәм, беркайчан да чигенмәдем, хәзер дә шулай булып калам. Адәм баласы бары тик Аллаһтан гына куркырга һәм аның алдында гына башын ияргә тиеш!

- Тагын бер вакыйга искә төшә. Бусы, әле райкомнар исән чакта ук, сез райконың беренче секретаре белән сайлауларда ярышып, җиңүегез. Мондый батырлык, хәзер демократия чорында да беркемгә тәтеми, район главасына каршы барып кара, кеше буларак туганыңа үкенәсең. Менә секретарне җиңүегез һәм үзегез үк алып биргән суверенлык чорында, туксанынчы еллар уртасында сайлауларда җиңелүегез хакында да сөйләгез әле.

- Райком секретарьлары ул вакытта да кыланышлары белән хәзерге главалардан ким түгелләр иде. Миңа каршы ул вакытта да бөтен система эшләде, номенклатура район түрәсе өчен көрәште, халык исә мине яклады. Мин авыр көрәштә райком секретарын җиңеп, үзем туган Саба районыннан депутат булдым, бу – 1990 елның марты иде һәм бу Татарстан тарихында беренче җиңелгән район түрәсе иде…Миңа бу җиңүдә халык та, чор да ярдәм итте, КПССның тәхете какшаган еллар иде бит бу, һәм номенклатура мондый көрәшкә әзерлексез булып чыкты.

- Фәүзия апа, Сез шундый үзенчәлекле шәхес, менә тормыш юлыгызны күзәтеп баручылар “Ул ханым арыслан йөрәкле, гел ялан-кырда ялгыз бүре кебек көрәшүче” диләр. Моңа мисаллар әллә күпме китереп булыр иде. Шуларның тагын берсе-туксан беренче елдагы, утыз градуслы эседә Ирек мәйданында ундүрт көн Ачлыкта тору.

- Мин ачлыкка башка чара калмаганга күрә чыктым. Без Татарстанны бәйсез дәүләт итәбез дип чын күңелдән ышанган, шуның өчен көрәшкән кешеләр идек бит! Шуңа күрә Татарстанда Россия Президенты сайлануы безнең өчен зур фаҗига, бәйсезлекне югалту булып күренде. Мин башта моңа каршы Татарстан Югары Советында көрәшеп карадым, аннан исә мәйданга, ачлыкка чыгып утырдым. Мин үлсәм дә үз дигәнемнән чигенмәячәк идем, ягъни, Татарстанда Россия Президентын сайлатмас өчен үләргә дә әзер идем… Бу ачлык марафоны, яшәү белән үлем арасындагы көрәш ундүрт көн барды, бары тик соңгы көнне генә Татарстан Югары Советы, мәйдандагы халыкның басымына түзә алмыйча, республикада Россия сайлауларын рәсми рәвештә уздырмау турында карар кабул итте. Без җиңдек, инде үләргә дә була иде, әмма бәйсезлек өчен көрәш әле башлана гына, шуңа күрә, безнең үләргә дә хакыбыз юк иде…

- Ул елларда Сез Казанда яши идегез һәм кинәт кенә Чаллыга күчеп киттегез. Сәбәбе нидә?

- Чаллыга күчеп китүемнең сәбәбе шәхси мәсьәлә белән бәйле. 1991 елны мин беренче иремнән аерылдым һәм хәзерге ирем Җәмил белән тормыш кордым, шуннан бирле Чаллыда яшим.

- Бәйрәмованың балалары чит илләрдә укыйлар, дигән, Сезне пычрату максатында әйтелгән сүзләр еш яңгырый иде. Боларда хаклык бармы?

- Минем балаларым чит илдә укыдылар, әмма монда Татарстан хөкүмәтенең бернинди ярдәме булмады, алар халык акчасына укымадылар, миңа һәм балаларыма төрекләр булышты. Алар күптән инде илгә кайттылар, әмма 4-5 төрле тел белсәләр дә, монда аларны кочак җәеп каршы алучы булмады, кыскасы, миңа нинди мөнәсәбәт, балаларыма да шул ук – кадерсезлек һәм кирәксезлек…

- Фәүзия апа, Сез бай кешеме? Рухи яктан димим, монысында шик булалмый. Финанс яктан? Гаилә кереме кайдан Сезнең?

- Финанс яктан мин бай түгел, мин айга 3 мең сум пенсия алам. Гаилә кереме иремнең эшләвеннән, интернетымны, юл чыгымнарын, китапларымны бастыруны ул күтәрә, спонсорлар таба. Мин язам гына.

- Соңгы елларда бер-бер артлы дистәләгән китапларыгыз чыкты. Калын-калын тарихи романнар бит болар. Өстәвенә вакытлы матбугатта даими рәвештә язмаларыгыз басылып тора. Сез боларны язарга ничек өлгерәсез?

- Минем вакытым күп, чөнки мин аны кирәк өчен генә кулланам, ягъни, иҗат, гыйлем һәм гыйбадәт өчен. Мин юк-бар җыелышларга, бенефисларга, кунакларга, тамашаларга йөрмим, бөтен буш вакытым я укырга, я язарга китә. Хәзер минем тәҗрибәм дә зур, нәрсә языйм, ничек языйм, дип интегеп утырасы түгел, хәер, мин элек тә көчәнеп язмадым, теләгәнемне яздым. Халык арасында күп булу бай материал бирә, аларны тизрәк укучыларга да җиткерәсем килә, аларның кайберләре тарихи романнарга хәтле үсеп җитә, кайберләре мәкалә генә булып кала. Мин очраклы нәрсәләр турында зур әсәрләр язмыйм, киресенчә, үз алдыма зур максатлар куеп, әсәрләремдә татар тарихын һәм милләтебез язмышын яктыртырга тырышам.

- Башкортстандагы татар-башкорт проблемасын ничек бәялисез?

- Мин бу проблеманы яхшы беләм, чөнки урынга барып, кат-кат өйрәндем, болар турында ике яктан да күп хезмәтләр укыдым. Башкортлардагы бу “бөеклек чире” бер үтеп китәр, дип уйлыйм, чөнки гомер буе кемнедер гаепләп, кемнедер талап яшәп булмый, моңа Аллаһ та юл куймаячак. Зур тарихлы һәм мәгърифәтле халык буларак, безгә, татарларга, бу хәлләргә сабыр итәргә туры килә, чөнки башкортлар дәрәҗәсенә төшеп усаллану безгә килешми. Әмма үз хокукларыбызны якларга кирәк, телебезне, динебезне, тарихыбызны якларга кирәк, һөҗүм кемнән, кайсы яктан булса да! Моның өчен суд юллары бар, халыкара оешмалар бар. Бәлки әле татар һәм башкорт мөселманнары уртак тел табар, гаделлекне торгызырга ярдәм итәр, дигән өметем дә бар…

- Германиядә кайсы китабыгыз дөнья күрде? Алман җәмгыятенә нәрсәсе белән кызыклы бу китап?

- Германиядә “Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар” дип аталган китабым алман телендә дөнья күрде, аны милләттәшебез Алия Тайсина тәрҗемә итте һәм үз нәшриятында бастырып чыгарды. Мин бу китап буенча быел март аенда Лейпциг шәһәрендә уздырылган Халыкара китап ярминкәсендә катнаштым, шулай ук Берлин, Аусбург, Мюнхен шәһәрләрендә очрашулар уздырдым. Алман җәмгыятен бу китап экологик темага язылуы белән нык кызыксындырды, алар хәттә “Маяк” атом берләшмәсе буенча Халыкара комиссия төзәргә дә тәкъдим иттеләр. Европада экология, кеше хокуклары мәсьәләләре бик югары дәрәҗәгә куелган, әмма Россиядә кеше гомере чебен гомеренә дә тормый, ә табигать инде атом чүплегенә әйләнеп килә. Һәм шунда без, татарлар да яшәргә мәҗбүрбез… Болар хакында без дә әйтмәсәк, кем әйтер?!

- Татарстанның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Сәясәткә кергән чор белән чагыштырганда бүген татар милләтенә булган карашыгыз аерыламы?

- Татарстан һәм татар халкы үзенең бәйсезлеге өчен көрәшми икән, аны урыс хәле көтә, ягъни, эчкечелектән, әхлаксызлыктан, җинаятьләрдән кырылып, череп бетү… Россиядә татар урыска әйләнеп кенә яши ала, бу илгә безнең телебез дә, динебез дә кирәк түгел, кол урынына эшләү өчен үзебез һәм җирләребез генә кирәк. Кызганычка каршы, милләт моны аңламый, бүген тамагы тук булса, иртәгә нәрсә буласы турында уйламый, киләчәге өчен көрәшми. Сәясәткә килгәндә, ягъни, 90нчы еллар башында мин халыкка күбрәк ышана идем, әмма милләтнең ихтыярсызлыгы, үз хәлен аңламавы, теләсә кемгә яраклашып яшәргә тырышуы, киләчәккә әзерләнмәве, кемлеген белмәве мине уйга салды. Мин халыкның холкы бозылганлыгын, милләтнең вакланганлыгын, вакчыллыгын күрдем, бу хәл миңа авыр тәэсир итте. “Бүгенге татар үзенең бөек тарихына лаек түгел икән”, дигән фикергә килдем. Татар номенклатурасы теләсә нинди режимга яраклашып үзе исән калырга тырышачак, татар байлары дөнья беткәндә дә байлык арттыру турында гына уйлаячак, милли зыялылар мескелектән һәм зарланудан узмаячак икән, дидем. Ә көрәшчеләр кайда?! Милләтнең бәхете һәм бәйсезлеге өчен утка керергә дә әзер булган татарлар кайда?! Мин аларны күрмим…

- Хатын-кыз буларак бәхетлемен дип әйтә аласызмы? Сезнеңчә, нәрсә ул хатын-кыз бәхете?

- Бу илдә ничек тулысынча бәхетле булып була икән, мин шуны аңламыйм! Халык әхлаксызлыкка кереп батканда, милләтең үз аяклары белән упкын читенә атлаганда, тел беткәндә, дин беткәндә, тирә-юньдә кешелек сыйфатлары юкка чыкканда, ничек бер ялгызыңа бәхетле булырга мөмкин?! Әлбәттә, коры куаныч булып, бармак бөгеп, үткәндәге бәхетле мизгелләрне санап утырырга була – менә бит мин дә ике бала үстергәнмен, ир хатыны булып торам, иҗатым бара, өстем бөтен-тамагым тук… Һәм башкалар, һәм башкалар… Әмма Шәхес башкалардан шуның белән аерыла, ул башта үз бәхете турында түгел, башкалар бәхете, милләт бәхете турында уйлый, үзе турында онытып, шуның өчен яна-көя, утка керә. Ә милләте моны белми дә, өстеннән таптап үтеп китә… Шушыларны аңлау бик авыр, аңлаганнан соң да бу милләт өчен көрәшне дәвам итү тагы да авыр. Әмма бу – үзебез сайлаган язмыш, үзебез сайлаган юл, һәм иң зур бәхет бәлки шушыдыр да әле – милләтеңнең бәхете һәм бәйсезлеге өчен көрәш…

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Фәүзия апа, изге эшегездә, иҗатыгызда зур уңышлар сезгә.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Август 2007

Отзывов: 2 на «Фәүзия Бәйрәмова»

Сезнең фикер