Фәридә Сафина

Фәридә Сафина: “Театр белән ике арабызга Аны кертмәдем ”

Фәридә ханым белән без күптән аралашабыз. Мөләем, чибәр һәм үтә тыйнак ул. Күңелендәге мөлдерәмә хисләрен хәзер түгеп бөтерер дә, менә-менә ачылып китәр кебек. Юк. Хатын-кызның серлелеге шулдыр, могаен, кайдадыр, күңел төбендә ниндидер серләрен яшереп калдыра да, тагын бер очрашкач, киләсе әңгәмәдә сөйләрмен, дигән кебек йодаклап та куя. Әйтеләсе фикерләренең бетмәвен күз карашларыннан гына тоясың.

Йолдыз булып балкырга аның вакыты да юк. Бәлки артык тыйнаклыгы аркасында дан-шөһрәт аны читләтеп үтәдер. Төп рольләр белән дә артык иркәләтмиләр аны. Әмма бәләкәй генә рольне дә ул җиренә җиткереп башкара һәм, тамашачыдан яраттыра белә. Мәйсәрә яки Галиябану булса да, Анукмы, Гөлчирәме, Фәүзияме, һәр берсе Фәридә ханымның муенчасында энҗе бөртегенә тиң.

Татарстанның атказанган артискасы Фәридә Сафина хакында сүзем.

- Әйдәгез, Фәридә ханым, сөйләшүне кызыгыздан башлыйк.

- Мин әни буларак бик бәхетле, минем хыялланган теләкләрем баламда тормышка ашып бара. “Миңа ошасын, матур, сәләтле, мине ярата, хөрмәт итә торган бала булсын” дип теләгән идем. Нәкъ шундый бала туды. Кызым Айсылу хореография мәктәбендә гомум белем буенча 9нчы, хореография буенча 5нче сыйныфта укый. Аларча әйтсәк 5/9 була бу. Быел мәктәпне тәмамласа, киләсе елдан һөнәри белем алып, өч елдан дипломлы булачак. Белгечлеге булса, шул хореография буенча китәрме, башка һөнәр сайлармы, карарбыз. Бүгенге көндә өметле, сәләтле бала булып үсеп килә. Нечкә күңелле, шигъриятькә, сәнгатькә исе китә. Укытучылары да ярата үзен, кызыл диплом алырмы, алтын медальме, башы яхшы эшли, әби-бабаларының геннарын, гомумән, бөтен якның иң яхшы якларын гына, үзенә кирәкле сәләтне җыеп алган бала ул (көлә). Математика, тарих, чит телләргә күңеле ята, хәтере шәп. Бала шулай булса – шатлык бит инде. Иң зур куанычым – ул. Бөтен кыенлыклар арасында, юлымны яктыртып торучы якты йолдыз кебек ул үземә. Аның өчен тырышам, аның өчен яшим, аның белән куанып яшим. Бик авыр вакытларда да, аның белән аралашкач – җиңеллек килә. Иптәш, киңәшче, яклаучы – саклаучы.

- Үзегез сәнгать кешесе, кызыгызның шул ук юлны сайлавын теләр идегезме?

- Әгәр дә берәр көнне миннән “яңадан шушы сәнгать юлыннан китәр идеңме?” дип сорасалар, мин, бәлки бераз уйлап торып, “әйе” дип әйтер идем. Чөнки авырлыклары – җиңеллекләре, рәхәтлекләре – кыенлыклары белән бергә чагылып бара да, рәхәте, күңеллесе, үз эшеңнең җимешләрен күрү, макталу ишетү, бүләкләрен алу – бөтен авырлыкларын оныттыра. Җылы сүз – дәва. Әнә шуны ишетмәсәң, балаңны мәңге шушында китерәчәк түгелсең. Сәнгать авыр инде ул, менә, чемоданнарыбызны төяп, Алма-атага хәтле чыгып киттек. Юл газаплары, бөтен кыенлыклар онытылды: иң күңелле мизгелләре генә хәтердә калды. Иң мөһиме, сәнгать – үкенечле булмасын, иҗатчыда: ник бу юлны сайладым, ише сорау туарга тиеш түгел.

Бүген кызым бию сәнгатенә кереп китте, дип зур планнар кора алмыйм, ул бары тик үз вазыйфаларын үти. Аңа бу сәнгатьтә әле үсү кирәк. Рухи яктан, иң мөһиме, сәнгатькә якын булып, аны аңлап үсә. Аның подъезда, урамда шаркылдап йөрергә вакыты юк. Иртүк чыгып китә, кич кенә кайтып керә ул өйгә. Ул аңа үзе тартыла, димәк, ниндидер башка юл сайларга тәкдыйм итсәм, аны бәлки рәнҗетер идем.

Берсендә әнием: “баланы авыр сәнгатькә биргәнсең, имгәнүе бар, нәрсәгә кирәк инде ул? Хезмәтләре шул кадәр авыр” ди. Әйдәле, концертларын карыйк, дип алып киттем. Авызын ачты да, концерт беткәнче япмады (көлә). Бөтенесен карап чыккач, куанып, күңеле белән үсенеп китте, “бик дөрес эшләгәнсең бу мәктәпкә биреп, авылда мондые булса без сине дә шунда гына укытыр идек” дип кайтты. Мин үзем дә моңа инандым. Берсендә Айсылу үземә: “әнием, мине башка мәктәпкә күчермә, бары тик шушы мәктәптә генә укыйсым килә” диде. Димәк, ялгышмаганмын. Без башта музыка мәктәбенә йөрдек, анда да бик яхшы укыды, рәсемгә дә оста үзе. Сәнгать аңа минем карында чакта ук салынган, дип уйлыйм. Бала көндәшлек итә алырлык, бөтен яктан үсешкән булырга тиеш. Шул чакта ул бер кайда да югалмаячак.

Ел саен “Сәләт” лагерына бара, анда үзенә бәя биреп кайтты. “Әни, мин бик популяр кешемен икән, мине яраталар икән лә” ди бәләкәйрәк чагында. “Әнә шулай, кызым, сәнгатеңне үстерсәң, бөтен җирдә дә популяр булырсың һәм сине һәр җирдә дә яратырлар” дим. Һөнәрсез – көн күрмәс, ди халык. Сәнгатьтә – оста булырга гына кирәк. Әлбәттә, авыр, югалып калырга да мөмкин.

Минем хәзер театрда эшләү дәверем 24 елга якын, бу вакытта төрле хәлләр: елаган, үкенгән, шатланган чаклар да күп булды. Әмма бер кайчан да кеше хезмәтенә кара көнләшү белән кызыкмадым. Минем дә яхшы рольләр аласым килә иде. Әмма борчылып, үз-үзеңне ашап кына утырып булмый, көрәшергә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр үз-үзеңне исбат итәргә туры килә.

- Бала үстерү, тормышны тартып бару сезнең ялгызыгызга туры килә. Айсылуны көн дә хореография мәктәбенә алып барасы – алып кайтасы, театр… Ничек өлгерә идегез?

- Хатын-кыз көчле булырга тиеш. Мин бер кайчан да иркә булмадым. Иркә генә үсеп, ир җилкәсендә иркәләнеп яшәргә туры килмәде. Ирле хатыннарның ирләре эшли, миңа барсы артыннан да үземә чабасы. Иң авыр вакытларны да бер үземә генә ышанырга туры килә. Кулга бала күтәреп, җилкәгә сумка элеп, кайсы чак коляска сөйрәп, эшкә килергә туры килә иде. Автобуска көчкә менеп утырып, театрга киләм. Кыенлыкларны мин генә түгел бала да күп татыды. 5 яше тулмаган иде әле, Айсылуым әйтә: “Бик авыр икән бу артист һөнәре, әйт, әле, әни, кайсы һөнәр җайлырак, кайсысын сайлыйм икән?” ди (көлә). Иң авыр чаклар хәзер артта инде. Бөтен чакта да вакытында ашап, вакытында йоклап, үзеңне карап-саклап йөртергә туры килә. Мунча яратам, аннан ял итеп, яшәреп, канатланып чыгам. Үкенеч, без яшәгән Җиңү проспектында мунча юк, мин генә түгел, ул якта яшәгән бөтен халык интегә. Әллә егерме ел төзиләр инде аны, һаман ахры күренми. Шул мунчаны төзесәләр дә әзрәк яшәреп киткән булыр идем, мине жәлләүчеләр шунда мунча төзесеннәр иде (рәхәтләнеп көлә).

Театрдан ерак яшим, кызымны ялгызын калдырып киткән чаклар да күп булды. Аны калдыру беләнме ни, йөрәк урынында тормый, ни эшли икән ялгызы, дип ут йотасың.

Берсендә “Курыкмыйсыңмы бер үзең?” дип моның янына күрше хатыны кергән. “Курыкмыйм, мин шайтаннарны куркыта торган доганы укыдым инде, – дигән Айсылу. Нинди дога ул, дигәнгә: “бисмиллаһи байтатан гаризатан шайтатан” дигән шартлатып (көлә). Аның ише кызык әйберләр күп инде ул.

Әнием килә иде, бәләкәйрәк чагында баланы анда кайтара идем. Туганнан туганнарымның күпләре миндә торып укыды, алар булышты. Өйдә кеше өзелмәде. Хәзер иптәш кызларында кала, алары үзләре килә. Мәктәпкә төшү белән авылга бер генә кайтардым, ансында да бер айга Уфага гастрольләргә киткән идек.

Артист халкының хезмәт хакы бигрәк аз инде. Кредитка яшәргә туры килә. Минем тормышым башка артист хатын-кызларның язмышыннан бик аерылмыйдыр.

- Әйткәндәй, сез театрда эшләү дәверендә икенче югары белем дә алдыгыз ич әле…

- Җырчы һөнәренә дә ия буласым килде. Мәдәният институтын көндезге бүлектә укып бетереп, кулыма диплом алгач, мине үзебезнең кафедрага эшкә чакырдылар. Хәзер биш ел инде булачак җырчыларга “актер осталыгы һәм сәхнә гримы” нечкәлекләрен өйрәтәм.

Икенче югары белем алуымның да файдасы тиде. Башланган эш – һәр вакыт хәерле була. Театрда рольләрсез утырганчы, дип укырга кергән идем, файдасын күрдем: бу минем өчен тагын бер хезмәт урыны.

Кызымның әтисе дә булыша. Ачуны китерсә дә – вакытында алиментын түләп тора. Ничек дип, мин бит аның аркасында ялгыз калдым. Анысы да хатын-кызның үзеннән тора инде. Бер кайчан да әтисез бала табам, дип уйламадым. Чөнки бездә әти – изге сүз иде. Без әтиебезне бик яраттык, һәм миңа бик яшьли әтисез калырга туры килде. Әтисез үскән кыз бала – ирсез бала табармын, дип хәтта уйламый да, миңа калса. Тормышым шулай килеп чыкты, ул театрны ташла, һөнәреңне алыштыр, дигән шарт куйды. Мин ризалашмадым. Аның сайлап алу мөмкинчелеге бар иде, ул тегендәге тормышны сайлады. Минемчә, ир кеше – ир булып кала белергә тиеш, әгәр артист хатын-кызны сайлагансың икән – килешеп яшәргә туры килә. Мәхәббәт кенә җитми, бер – береңне аңлап яши белергә кирәк икән. Шуңа безнең арага театр кергән кебек булды. Әмма театр белән ике арабызга мин АНЫ кертмәдем. Бәлки шуңа да ялгыз калганмындыр.

Хатын-кызга – бу ялгыз, дип карарга ярамый. Чөнки алар парлыларга караганда көчлерәк. Һәм шулай ук, үзеңне бер кайчан да ялгызмын, дип кимсетмәскә. Иң бәхетле чагың – бәлки, ялгыз чагыңдыр, белеп булмый. Парлыларның нинди бәхетсезе булмый да, парсызларның нинди бәхетлесе булмый. Мин үземне бер кайчан да бәхетсез хатын, дип санамадым. Миңа һәр вакыт көнләшеп карыйлар. Бер кайчан да күз яшемне күрсәтмәдем, эчтән еласам да, тыштан елмаеп-көлеп йөредем.

Үзеңне бик бәхетсез санасаң да, хатын-кызның бәхете – ана булуда.

- Сезнең тормышта мәхәббәт нинди урын алып тора?

- Тормышта кеше һәр вакыт гашыйк булып яшәргә тиеш. Читтән генә булсын, исемнәрен әйтми генә әле дә сокланам, яратам. Шул мине яшәтә. Күңелләре белән матур кешеләргә гашыйк мин. Минем дусларым да матур, яхшы күңелле кешеләр. Аллага шөкер, аралашкан кешеләрем, якын дусларым миңа тормышта бик булыштылар. Мин бер яхшылык эшләсәм, алар миңа өч мәртәбә күбрәк изгелек белән кайтаралар. Яраткан кешеләремнең озын гомерле булуларын телим. Чөнки алар миңа яшәргә көч бирә.

- Театрга әйләнеп кайтсак, Уфа гастрольләрегез ике ел кичектерелеп килде, ниһаять, сез күптән түгел генә ул якларга барып кайттыгыз. Ничек уйлыйсыз, бу нәрсәгә бәйле?

- Миңа калса, безнең аралар өзелмәде дә, суынмады да, гел барып торабыз кебек. Атлаган саен юбилейларга, бәйрәмнәргә чакыралар. Бәйләнеш телефон аша да бар, гел сөйләшәбез, хәл белешәбез. Безнең ике театр арасына бер нинди дә сәясәт катыша, комачау итә алмый. Төп бәйләнеш – сәнгати дуслык күпере ул. “Нур”, Башкорт академия театрлары артистлары белән без иң якын туганнардан да якынрак дусларбыз, моны мин яхшы беләм. Ике ел ул – бездә ремонт булды, аннары юбилейга әзерләндек – алар килә алмады, аларда ремонт, соңрак бәйрәмгә әзерлек китте, без бара алмадык. Бу – бер нинди дә сәяси түгел, бары тик техник мәсьәләләр аркасында гына килеп чыккан тоткарлык. Хәзер башкорт театрының килүен көтәбез.

Җылы мөнәсәбәтләрне шуннан да әйтә алам: артисткаларыбызның һәрберсе берәр тапкыр булса да башкорт артистларының берәрсенә гашыйк булып чыктык. Аларда да шул ук хәл. Аның шунысы күңелле дә инде (көлә).

- Гомерегезнең 24 елга якынын шушы бөек театрга багышлагансыз, үзегезне монда бик кирәкле актриса дип әйтә аласызмы?

- Театр ишеген атлап керүгә яшь артист үзен халык артисты итеп күзаллыйдыр, мөгаен. Училищеда укыганда һәр кемнең күңелендә бик зур планнар буладыр. Театрга килеп кергәч, синең кебек олы киләчәк көтеп торучылар 25 штут икәнлеген аңлыйсың. Алар да синең кебек үк уйный. Кояш астында җылы урын аларга да кирәк. Башта әйткән конкурентлыкка каршы торырлык булсаң – тукмалсаң да, макталсаң да эшлисең. Бу 24 елга сузылган икән, ничек кенә булса да үзеңнең театрга кирәклегеңне аңлыйсың. Чөнки көндәшлеккә чыдый алмаганнар беренче ике ел эчендә театр белән хушлаша.

Мин бәби табарга киткәндә Шамил Зиннурович (Закиров – Камал театры директоры – авт.): “Фәридә, тизрәк эшкә чык, син театрга кирәк” – диде. Шуңа бүгенге көнгә кадәр алданып яшим инде (көлә). Ни кадәр дәрәҗәдә акланадыр бу, һәр хәлдә миңа үз эшем бик ошый. Бүген барысын да ташлап китеп, тормышымны кайдадыр яңадан башларга туры килсә дә, төшләремә бу театр, уйнаган рольләрем, коллегаларым кереп җәфаланыр идем. Тормышны үзгәртер өчен тагын 25 ел кирәк.

55 яшь тулгач карармын, әгәр кирәкмим икән, мине монда бер кем дә көчләп тотмаячак. Ә әлегә уйныйм, ике премьерада бик матур рольләрем бар. Артистларыбыз күп, һәр берсе дә сәхнәгә чыгарга тиеш, хәзер спектакльдә уйнаган саен акча бара. Элек бу юк иде. Хәзер артистлар бер берсенә үпкәли дә алмый. Әлбәттә, яшьләр ешрак уйный, төп рольләр дә аларда күбрәк. Без дә яшь чакта 30 көнгә 35-40 спектакль уйный идек. Ул вакытта да сәхнәгә чыгуыңа карап түләнә башлаган иде, олырак артистлар каршы килделәр дә, мондый түләүне кистеләр. Хәзер үзебез теге артистлар көненә калдык, әмма каршы әйтмибез, без намуслырак булыйк, дибез. Вакытында без дә күп уйнадык, юлны хәзер яшьләргә бирәбез.

- Сезнең тормышка ашырасы килгән хыялларыгыз бармы?

- Иң беренчесе аның, тормышта нык аякта басып торып яшәр өчен кулыңда бөтен ниятләреңдә кулланырлык материаль базаң булуы мөһим. Миңа кирәк-яракка рәхәтләнеп кулланырлык акчам булсын иде (көлә). Матур итеп яшәр өчен коттедж ук булмаса да, йорт кирәк. Аны төзер идем. Аннары кер юа торган тагарагымны төзәттерер идем (рәхәтләнеп көлә). Нәкъ әкияттәге кебек килеп чыкты. Алтын балыктан бик күп нәрсәләр сорар идем дә ни. Театрга якынрак, иркен, матур фатирда яшисе килә. Теләкләр барсы да тормышчан гына. Ниндидер патша малайлары турында хыялланмыйм да мин. Иллюзияләр белән яшәмим, гомумән, бүгенге көндә тормышым тыныч булсын, җан тынычлыгым югалмасын, сәләмәтлегем китмәсен, кеше кулына калырга язмасын, һәм үз баламның бәхетле тормышына сөенеп, аның балаларын үстерешергә язсын, дип кенә телим. Кулымнан килсә, әнине бераз яшәртеп, әтине кайтарыр идем. Кечкенә чагымнан тормышта иң авыр югалту – әтисез үсүебез, аның дөньядан иртә китүе булды, дип уйлыйм. Гомер буе бу югалту үзен сиздерде.

- Сезнең өчен 50 яшь нәрсә ул?

- Бу миңа яңабаштан яши башлау кебек. Бу дәвергә үземнең нәрсәне булдыра алу – алмавымны, тормышта нинди уңышка ирешәчәгемне яхшы аңлап килеп җиттем. Һаман үземне 50гә җиткәнмен, дип тоя да алмыйм әле. Биттә әзрәк җыерчыклар артуы гына искә төшерә. Күңел 25 яшь тирәсендә туктап калган шикелле. Акыл, тәҗрибә тупланса да – күңел һаман яшь әле. Бәлки бөтен теләгән теләкләрем, хыялларым тормышка ашып бетсә генә үземне 50 яшьлек, дип хис итәр идем. Әмма минем әле эшлисе эшләрем, ирешәсе максатларым бик күп. Мин әле һаман сабыйларча ышанам, алданам, бу яктан 15 яшьлекләрдән аерылмыйм. Һаман әле киләчәккә олы өметләр баглап яшим.

Айгөл Гыймранова

Октябрь 2007


Сезнең фикер