Фәнис Яруллин

Бу фатирда шым гына сөйләшәләр. Шундый тынлык! Язучыга иҗат итү мөмкинчелеген бирү өчен махсус шундый тын тормышка ияләнгәннәрдер, дигән фикер кала. Бөтен җирдә тәртип, чәчәкләр һәм гөлләр. Фәнис абыйның караваты терәтелгән стенадагы келәм тоташ кулъяулыклар белән бизәлгән. Һәр берсендәге истәлек сүзләре Фәнис абыйга адресланган. Шулай ул, безнең Фәнис абый, 70кә җиткән дип уйлап та булмый, егетләрчә, кызлар һаман үзенә чигүле кулъяулык ташый. Кулъяулыкларны мәктәп укучылары да, үз укучылары да, яшь кызлар да китерә икән. Сабадан, Кукмарадан, дигән язулылары бар. Кайсысына Фәнис Яруллин шигырьләреннән өзекләр чигелгән. “Казан кызлары да чигә! Мин яратканга китерәләр. Нәрсә яратасың, дип сорый кайберәүләр, миңа элек кызлар кулъяулык чигеп бирә торганнар иде, дигәнгә, чигә белгәннәре алып килә. Шушы көннәрдә генә ике кыз килгән иде, без дә чигеп китерәбез, дип вәгъдә бирделәр. Хәзер аларның кулъяулыкларын көтәм” дип елмая Фәнис абый.

“Мин үзем барсын да пешерәм, токмачын да басам, вак кына итеп кисәм, безнең Нурсөя ашарга пешерә белми ул” дип шаяртып алды Фәнис абый, Нурсөя апа безнең белән сөйләшүдән баш тарткач.

- Шушы көннәрдә туган көнегезне билгеләдегез, ничек уздырдыгыз? Көткән өметләр акландымы?

- Мин аның туган көнен көтмим дә, кешеләр болай да килә, бер кайчан да өйгә чакырып китергәнем юк. Кешесез тормыйбыз, көне буе киләләр – китәләр. Ике-өч көн дәвамында шулай. Бу дусларыбызның киләчәген беләбез, шуңа күрә әзерләнеп торабыз. Туган көн ул минем өчен гадәти бәйрәм кебек кенә күренә. Дөресен әйткәндә, мин аны бәйрәмгә санамыйм да. Чөнки ул безгә башка халыклардан кергән, элек бит әби-бабаларыбыз туган көнне бәйрәм итмәгән. Безнең чорда туган көнне бәйрәм итәр өчен аның ризыгы да юк иде, шуңа күрә, үзебезнең кайчан туганыбызны да белми яшәдек (Бу сүзләрне Нурсөя апа да раслады, Фәнис абыйның туган көне бер җирдә 9, икенче җирдә 22 февраль дип язылган, гадәттә, дуслары 23 февраль җыела – авт. ) Ә иҗат кичәмне бик әйбәт узды, диделәр. Халык та бик канәгать калган, тиз генә, озакка сузмыйча, ике сәгать эчендә ерып чыктык.

- Туган көнгә кеше чакырмасак та, әзерләнеп көтәбез, дидегез. Өстәлгә нинди ризыклар куела, Фәнис абый?

- Нурсөя һәр вакыт туган көнгә гөбәдия пешереп куя, кыстыбыйлар әзерли. Мин үзем гөбәдиясен дә яратам яратуын, ләкин, ит белән бәрәңге тутырып пешерелгән бәлешне артыграк күрәм. Безнең якта кунак килсә дә тиз генә шундый бәлеш салалар, өчпочмак дигән нәрсә без үскәндә юк иде. Аның урырына өчпочмак формасында түгел, бөкләп куелган ризык булды. Аны бөкри, дип йөртәләр иде. Ул да бик тәмле була торган иде. Эченә бәрәңге янына ит тә эләксә! Мичтә пешкәне бигрәк тә тәмле, газ мичендә пешерелгәннәре андый ук түгел.

Моннан тыш, кофе яратам. Көненә биш эчәм. Бик күп еллар элек, кан басымын үлчәткән дә юк иде әле, шифаханәдә ятканда бер табип кан басымың түбән, кофе эчәргә кирәк, дип киңәш иткәч, ул чорда кофелар да юк иде әле, төрле юллар белән эзләп табып башта бер, соңрак ике стакан эчә башладым. Хәзер ятар алдыннан гына кофедан баш тарттым. Кичке ашны чәй белән тәмамлыйм.

- Бу эчемлекне яратып эчәсезме, әллә өйрәнү генәме?

- Яратудан! Мин кофены бик яратам, чәйне авызга да аласым килми. Әле сез килер алдыннан гына бер чәшке кофе эчеп куйдым. Ул миңа хәл дә кертә. Бер-ике сәгать эшләп арысам, хәл бетә башлый, кофе эчеп җибәрәм, я чикләвек белән, я печенье белән.

- Кофеның пешерелгәнен өстен күрәсезме, әллә эри торганынмы?

- Эри торганына өстенлек бирәм, элек үзебез кофемолкадан чыгарып пешереп тә эчә идек, ансы тәмлерәк әлбәттә, ләкин мәшәкатьлерәк, аның пешеп чыкканын көтеп янында торырга кирәк. Моның мәшәкате юк бит. Кайнаган суга салдың-куйдың, тиз генә әзер була. Хәзер бит без ашыгабыз. Элегрәк вакытта алай ук ашыкмаганбыз, күрәсең, гомер үтә, дип уйламаганбыз.

- Чынлап та, хәзер без әзерләгән ризыклар да гадиләште шул.

- Әйе, элек бит казанда итне дә өчәр сәгать кайнаталар иде, хәзер тиз пешсен штобы (көлә). Итле аш та яратам. Соңгы вакытта итләрне бик ашап булмый башлады. Тешләр дә сирәгәйде, картлык үзен сиздерә (көлә). Ит тарткычтан чыгарып, пилмән, котлетлар ясыйбыз. Иттән башка яшәп булмый, чөнки ул көч бирә. Сарык итен елына бер-ике ашасаң гына тәмле, көн саен ашар өчен сыер ите әйбәт. Нурсөя апагыз ризыкны тәмле пешерә, кайсыбер якта күзикмәк диләр, без кыстыбый дибез, бик тәмле була. Вак бәлешләр дә әзерли. Эремчекле пәрәмәчне дә яратабыз.

- Гомумән, ашауга талымлымы сез?

- Теге яки бу ризыкны ашыйсым килә, дип әйткәнем бар. Әмма, үземне бик талымлы, дип әйтмәс идем, өстәлгә нәрсә әзерләп куялар, барсын да яратып ашыйм. Итле-бәрәңгеле ризыклар булса тагын да шәп. Иртән бик иртә уянам, сәгать дүртләрдә үк. Торуга юынып, сыр белән кофе эчәм. Шунсыз баш та эшләми, хәл дә керми. Бер генә мин ашамый торган нәрсә бар: салатлар яратмыйм. Бөтен әйберне “тере”, вакланмаган килеш кенә ашыйм. Чөгендер, кишер ашамыйм икән. Ашыйсы килми.

- Сезнең көнегез расписаниегә яки тәртипкә салынганмы? Әйтик, көненә шунча сәгать эшләргә тиешмен, дип планлаштырасызмы?

- Юк, арыганчы эшлим. Кайсы көнне ике сәгатьтән арыйм, кайсысында дүртәр сәгать эшли алам. Соңгы вакытларда бер айлап язмадым, чөнки юбилей алдыннан хәлсезләнеп алдым бик каты, бер нәрсә дә тотып булмый башлады. Бер ничә ел элек булган инсульт үзен сиздерә: кулдагы каләм төшеп китеп җәфалый. Автограф язып биреп булмый хәзер кайсы вакыт.

- Һаман ручка белән язасызмы? Яңачага, компьютерда җыярга өйрәнмәдегезме?

-Юуук, ноутбукка да өйрәнмим, компьютерга да, чөнки андый техника белән бик кызыксынмыйм да. Кулымда ручка булмаса, алдымда кәгазь ятмаса уйлый да белмим мин. Алар уйлата гына. Элегрәк төнлә яза идем. Аяк- кул селкенмәгән чагында, дәваханәдә яткан чакларда төнлә, бөтен кеше йоклый, уйлап ятам, шигырьләр языла, аларны онытмас өчен кат-кат кабатлап истә калдырырга тырышам. Иртән татарча белгән берәр кешегә әйтеп торып яздыра торган идем.

- Соңгы вакытта нәрсәләр яздыгыз, ниләр өстендә эшлисез?

- Бу көннәр гел юбилей мәшәкате белән үтте. Бу бик зур эш булып чыкты. Бөтен газета-журналларга шигырьләр-хикәяләр бирдем. “Идел” журналында “Тамырлар” повестеның кыскартылган варианты дөнья күрде. Аңа кадәр генә “Казан утлары”нда “Кыйбласызлар” дигән повестем басылган иде. Яңа әсәрләремне халыкка җиткерер өчен бик каты әзерләндем. Бөтен матбугат минем турымда язды, иҗатымны яктыртты. Орден да биреп куйдылар.

- Бик күп җырчылар сезнең шигырьләргә иҗат ителгән җырлар җырлый…

- Җырлар күп инде ул. Махсус, мин җыр языйм әле, дип утырганым юк. Бик сорап килсәләр генә язып бирәм. Әле күптән түгел генә бер кыз чылтыратты, өч шигырьгә көй яздым, моңа кадәр алар көйгә салынмаган идеме, ди, җырлыйм әле, дип сорый. Күпләре сорап та тормый.

- Дөньяви хәлләрдән хәбәрдарсызмы? Телевизор карыйсызмы? Газет-журнал укыйсызмы?

- Әйе, телевизор да караштырам, әмма күп түгел, сирәк кенә. Барлык татарча матбугатны укып барам. Хәзер президент сайларга әзерләнәләр. Безнең илдә үзгәрешләр әйбәт якка бик сирәк була. Шуңа күрә, президентны сайласалар да, ниндидер аңлашылмаучанлык күзгә чалына. Конституция буенча аны хәтта кандидатуралар җыеп, альтернативалы рәвештә халык сайлап куярга тиеш. Ә монда президент кына үз урынына икенче кешене президент итеп куя. Ул бит тәхеткә утыртылган патша түгел. Мәсәлән, Путинның президент кәнәфиен Медьведевка тапшырырга хокукы юк. Ельцин Путинга үз урынын тапшырып шулай ук конституцияне бозды. Шуны раслап утыручы Дәүләт думасы шулай ук. Тормышны ничек кенә булмасын бик начар, дип әйтмәс идем, без үскән чорга караганда яхшырак ул. Колхозчыга паспорт та бирмиләр иде, аның читкә чыгып китеп эшләргә хакы юк иде. Аңарга эшләгән өчен акча да түләнмәде. Кол рәвешендә яшәде, мескен. Үзе үстергән малын, яшелчә-җимешен дә сата алмады ул. Ул яктан кешенең хокуклары киңәйде хәзер, сәүдәгәрлек сыйфаты булган кешеләр баеп китә алды. Әмма бөтен кеше дә сәүдәгәр түгел шул.

Фәнис абый белән әңгәмәне түгәрәкләүгә Нурсөя апа чәйгә чакырды. Буа районыннан якташлары котлап киткән, күчтәнәчләр белән чәй эчкән арада Нурсөя ападан язучының яраткан ризыклары турында кызыксынам. “Бәлеш ярата ул. Әллә-нинди серләрем бардыр дип уйламыйм, барсын да кеше кебек үк эшлим, камыр белән булашкан арада итне бераз пешереп алам, бәлеш эченә дә шуның шулпасын салам. Камырны кибет каймагына басам, сыек май, булганда акмай кушып җибәрәм, шулай иткәч, камыр йомшак була”, дип серләре белән уртаклашты хуҗабикә. Хушлашканда “Тәмлетамак” газетасыннан өр-яңа, тәмле аш-су үрнәкләрен өйрәнергә теләвен белдерде.

Айгөл Гыймранова

“Ирек мәйданы”

Февраль 2008

Отзывов: 2 на «Фәнис Яруллин»

Сезнең фикер