Фирзәр Мортазин

Фирзәр: “Усал булмасаң, башыңа басып үтәләр”

Фирзәр Мортазин 25 еллыгын үткәрә. Туганнан алып түгел, ә иң беренче “Зәңгәр чәчәк – синең күзләрең” исемле җыры язылганына быел төп-төгәл 25 ел тулган икән. 23-24 сентябрь көннәрендә Камал театры бинасында үтәчәк концертлары алдыннан ул журналистлар белән очрашты.

Фирзәр үзенең 18 яшендә язган җырын бүген сәхнәгә чыгарырга теләми. “Аның сүзләре дә, көе дә бигрәк дешевый иде. Нәрсәгә ул? Аннан тыш матур-матур җырларым бар”,- диде ул бу турыда.

Очрашуда Фирзәр барысын да сүкте генә. Бары тик “Т.Я.” һәм “Курай” радиосы гына җылы сүзләр белән искә алынды.

– Мәдәният министрлыгына элеккеге худсоветларны кайтару кирәк, Фирзәр. Гомумән, минем исем китә җыен дешевый кеше композитор булып йөри. Җырлар урланыла. Кайсыбер радиоларны тыңлап булмый, чөнки чөнки бер үк, шул ук дешевый җырларны әйләндерәләр дә әйләндерәләр. Элек худсоветлардан үтә алмаган кайсы берәүләр хәзер популяр җырчы булып йөри. Хәзер барысында өч тиенлек тавыш. “Кара урман”ны җырларга куш – эчәгесе чыкса-чыга, әмма җырлый алмый.

– Үзең чыгарган китабың ни хәлдә?

– Китап чыкты. “Мәктәп балалары өчен җырлар” дип атала. Китаптагы ноталы сүзләренә кушып, өч аудиотасмасы да бар. Татарстанның һәр мәктәбенә җитәрлек итеп чыгардык, кулланырга гына кирәк. Китапта һәр темага җырлар тупланган. Әле кызым Чулпан карап утырды да үзенә бер-ике җыр тапты.

– Фирзәр, син хәзер профессионал композитор булдыңмы әле, юкмы?

– Мин профессионал! Мин үзешчән түгел, ә профессионал. Кем үз эшен эшли белә – шул профессионал исәпләнә. Ә ул композиторлар берлегендәгеләрнең кай төше артыгырактыр, белмим. Бездә шул система өстенә система, аларны ерып чыкканчы ярты гомерең үтә. Популяр булу яки исемең данга күмелсен өченүләргә кирәк бездә. Менә үлеп китим әле – әллә нинди чаралар үткәреләчәк. Әмма, алла сакласын, үләргә җыенмыйм.

Бүген яшьләргә чыгу бик авыр, аеруча талантлы яшьләргә. Телевидениегә чыгып булмый, әллә бөтенесе сатып алынып бөткән, әллә башка нәрсә. Икенчедән, бөтенесе акчага барып төртелә.

– Быелгы иҗат кичәсе – үткән юлыңа нәтиҗәме, әллә кемгә дә булса нәрсәнедер исбат итүме?

– Бу – “өметсез адым”. Ниндидер ике җыр язган кешенең иҗат кичәсен шаулатып-гөрләтеп үткәрәләр. Ә ярты гомерен иҗат итеп үткәргән кешенеке ничек булыр икән? Үткәреп, шуны татып карыйсым килә.иҗат кичәсе дә түгел ул, җыелма концерт булачак. Анда бары тик минем җырларны җырлаучылар гына катнаша. Беренче бүлеге минем иҗат юлымның башындагы кебек гел баянга гына җырланачак. Икенче бүлегендә инде, һәр вакыттагыча, япон тактасы кушылачак. Концертларны Алмаз Хәмзин алып бара.

– Әлеге программа алдыннан кыенлыклар тумадымы әле?

– Концертка килгәндә кыенлыклар юк. Берничә күңел төшергеч нәрсәне исәпкә алмасаң. Мәсәлән, Салават Тольяттига автоузышларга китү сәбәпле, концертта катнашмаячак. Ярар, бәла зур түгел, мине яраткан, хәрмәт иткән кешеләр килер әле дип өметләнәм. Икенчедән, ТАИС (автор хокукларын яклаучы оешма – ред.) концерт буласын белеп: “Авторларга акча күчерегез”,- дип кәгазь җибәргән. Ачуым килде, мин бит үз җырларымны җырлыйм. Тагын, кешеләр тасма чыгара, телевизордан җырлый, ә авторлар бер җирдән әйтелми, бер җирдә язылмый. Менә шуларны искә алып, шуларның хокукларын кайтарырга тиеш бит алар. Шагыйрьләремә мин болай да түлим.

– Фирзәр, җыр биргәндә җырчыларны аерып, сайлап торасыңмы?

– Юк. Кем килә шуңа бирәм. Эзләп тә йөрмим, үзләре киләләр. Сатмыйм да. Җыр язып, җыр җырлап кына барыбер баеп булмый.

– Илсур Мортазин турында ни әйтерсең?

– Без гаиләдә дүрт туган. Шуның берсе Илсур. Ул һөнәре буенча рәссам. Ике ел минем группада тавыш операторы булып йөрде. Аннан акрын гына мәзәк сөйләүгә кереп китте. Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр тукмап җырлаттым.

– Әле һаман да Буада яшәп ятасыңмы?

– Күчтек инде, ниһаять, Казанга. Районда яшәү әйбәт, әлбәттә, әмма мәдәни үзәктә иҗат башка төсмер ала. Элегрәк, яшьрәк чакта күчмәвемә үкенәм.

– Фирзәр, син ни эшләп бу дөньяга бигрәк үчле, агрессив карыйсың?

– Ә бездә бераз усал, агрессив булмасаң, йә башыңа басып үтәләр, йә сытып батырып китәләр.

Август 2000 ел.

“Татарстан яшьләре”

Один отзыв на «Фирзәр Мортазин»

Сезнең фикер