Сюзанна Вертһэйм \Suzanne Wertheim\

Казанда әлегә кадәр күрелмәгән кичә узды. Кичәләрне генә күргән бар инде, барлыгын, әмма монысы америкачарак килеп чыкты. Аны Америка кызы Сюзанна Вертһэйм үткәрде. 10 ай буе үзе белән аралашучы, үзен ихтирам иткән, үзе дә яраткан дусларын хушлашу кичәсенә чакырды ул. Шведча өстәлдә америка ризыклары (аерылмас шул бутербродлар, ис киткеч – кыздырылган помидор! – авт.) белән бер өстәлдә өчпочмак, чәк-чәк кебек татар ашлары да куелган иде. ике өстәл сыгылып торды, дисәң дә була. Аларның йолалары буенча, һәр кем үз тәрилкәсенә туярлык ризык төяп ала да, җанына кем якын шунын янына утырып гәпләшә-гәпләшә ашый башлый. Әмма бу юлы юлы әлеге гадәт бераз бозылды: бөтенесе Сюзанна белән сөйләшеп калырга ашыга. Татар кызы булып бөткән Сюзанна белән кунаклары таралаша башлагач мин дә әңгәмәләшеп алдым.

Сюзаннаның тамырлары Россия яһүдләреннән – октябрь инкыйлабы башлангач, аның әби-бабалары Нью-Йорк шәһәренә юнәлә.

Шул шау-шулы шәһәрдә доньяга килгән дә инде Сюзанна.

Казанга килгәнче, университетта әдәбият өйрәнә, инглиз драматурглары иҗатын анализылый, Оскар Уайльд турында хезмәт яза. Әдәбиятьтән суына калган кыз, биш ел Бостон шәһәрендә эшли: компьютерлар, биотехнологияләр турында яза, редакторлык вазыйфасын да башкара. Соңгарак, аспирантурада укырга керегә хәл итә. Әмма кайсы һөнәрне сайларга? Озак уйлагач, барлык уңай һәм кире якларын чагыштырып чыккач, лингвистикага бара. Хәзер 6 ел өйрәнә бу һөнәрне. Мәктәп елларында фрнцуз, аспирантурага укырга кергәч рус, хәзер татар телен үзләштерә Сюзанна.

Ике ел элек, Аризона штатында татар телен өйрәнә башлый ул. 40 градус эсседә, ике ай дәвамында ныклап торып укый. “Өйрәнсәм дә, ике сүз кушып та әйтә алмый идем ул вакытта. 10 ай элек Татарстанга килгәч, кабат башладым. Хәзер ярыйсы гына аралаша алам,”- дип көлә Сюзанна үзе.

Сюзанна Вертһэйм \Suzanne Wertheim\

- Сине Казан ничек каршы алды?

- Килгәч тә, беләсезме, кешеләрнең битләре, йөз-кыяфәтләре белән кызыксына идем. Чөнки бу Россия белән Татарстан – кончыгыш белән көнбатыш бергә бәйләнгән урын, дип санала. Минемчә, йөзләрдә нәкъ шул чагылыш таба да. Әле дә кемнең урыс, кемнең татар икәнен аера алмыйм. Транспортта йөргәндә гел ихтибар итәм, кайсыберәүләрнен кыяфәтенә карасаң, аера торган түгел: зәп-зәңгәр күзле, ә йөзе – кытай кешесенеке кебек.

Икенчедән, монда һаман элекке тормыш бара төсле: шәһәр үзәгендә җигелгән атта йөру, трамвайлар да борынгы. Биредәге себеркене әкияттән төшеп калган диярсең.

Татарстанга килгәч, мин кабат ит ашый башладым. Америкада балык һәм тавык итен генә, һәм вегетариан ризыкларына өстенлек бирә идем. Беренчедән, мондагы ашамлыклар безнекеннән нык аерыла, биредә химия юк, җитештерүчәнлек башка, икенчедән, һәр вакыт кунакка йөрергә туры килә, “гаду итегез, мин моны ашамыйм” дип утыра алмыйм бит инде, бу мөмкин эш түгел. Алдыма куелган һәр ризыктан авыз итеп утырам. Моңа кадәр Россиядә ашамлыклар азрактыр, дип уйлый торган идем, шул сәбәпле ит ашау кирәктер дип башыма да кермәде.

Казан үзәгендәге архитектура бик ошый. Ә менә квартал бөтенләй ошамады, бик, бик совет стиле. Шәһәр үзәге күпкә яхшырак!

- Америкада чакта Россия һәм Татарстан турында нинди фикерләр ишетә идең?

- Баштан үлеп бара торган телләр белән кызыксына башладым, караим телен өйрәнү теләге туды. Анда 60лап кына тел белүче калган икән. Үкенеч, минем язган хатларыма җавап бирүче табылмады. Шуннан соң, Татарстан халыклары турында укыдым да, татар халкына тукталырга булдым, бик кызык булыр төсле тоелды миңа. Беренчедән, үзем яһүд кызы буларак, ике арада күп уртаклык, охшашлык таптым. Бай тарихы, бай әдәбияте, зыялылары… димәк, болар бераз минем кебек тә әле, гаиләм Россиядә калган булса, мин дә шушы татарлар кебек булыр идем, дип тә уйладым. Икенчедән, мин – лингвист, ә лингвист өчен һәр тел кызык. Сәбәбе хәтта мөһим дә түгел. Без үзара һичвакыт “син ни өчен теге яки бу телне өйрәнәсең?” дип сорамыйбыз, чөнки һәр тел үзенчә бик кызыклы.

- Татар телен өйрәнеп, дессертацияңны якладың да ди, алга таба, Америкада бу тел сиңа кирәк булачакмы соң?

- Нәкъ татар теле генә миңа кирәк булмаячак. Бу телне укыта да алмаячакмын. Беренчедән, бу үтемле түгел, икенчедән, өйрәтерлек үк татарча сөйләшә алмыйм. Өченчедән, мин лингвистика буенча укытырга телим. Ләкин, әлеге фәнне укытканда, мин татар теленнән мисаллар куллана алам, әйтик морфологияне. Шулай ук, Америкада татарлар күп, алар да туган телләрен сагына, димәк, татарча аралаша алачакмын. Сан-Франциско тирәсендә генә дә 3 меңнән артык татар яши, үкенеч, эзләсәм дә, аларны таба алмадым. Хәзер кайткач, татарча сөйләшү ишетсәм, һичшиксез яннарына барып, сөйләшүгә кушыла алчакмын.

- Америка индеецларының мәдәнияте безнекенә якын икән, дигән сүзләр йөри. Кабилә телләрен өйрәнүче дә буларак, бу турыда ни әйтерсең?

- Шулай дип саналса да, мин алай уйламыйм. Минемчә, кешеләр: мирасыбыз теге яки бу халыкныкына тартым, дип саный. Алар аны лингвистика буенча да күрсәтергә тели. Мин шәхсән, бу методикага ышанмыйм. Калифорниянең көньягында яшәгән Йоулумни (yowlumni) кабиләсе бар, бу телдә сөйләшүче алты гына кеше калган. Мин бу телне бер елдан артык өйрәндем. Ике-өч ай үттеме-юкмы, татар теленә күчтем. Һәм еш кына йоулумни сүзләренә охшаган сүзләрне сезнең телдә дә очрата идем. Охшаш сүзләр күп булса да, бу ниндидер шанс кебек: индеецларны Америка җирләренә 13 мең еллар элек күчкән, дип саныйлар. Бу бик күптәнге күчеш, шулай да, уртаклыклар бар кебек. Мәсәлән, йолоумниләр дә татарлар кебек кунакчыл халык. Ит һәм ипи – иң мөһим ризыклары. Бик юмарт халык. “Беләзегең бик матур икән” дисәң, беләзеген сала да тоттыра. Бу Татарстандагы мәдәнияткә дә бик ошаган, шулай бит?!

Бәлки 20 мең еллар элек татарларны һәм америка индеецларын уртак җирләр, уртак тел берләштергәндер дә, бәлки бер халык булып та яшәгәннәрдер. Соңгарак, сез бу юнәлешкә, тегеләр теге тарафка юнәлгәндер. Әмма бик күп гасырлар узган, күп нәрсә үзгәргән.

- Тиздән кайтып китәсе, нинди хис-тойгылар калдыра безнең халык?

- Әйткәнемчә, мин Нью-Йоркта туып-үстем. Дусларым арасында яһүдләр дә, итальяннар гына. Аларның мәдәниятьләре аерыла. Моны ни өчен әйтәм? Гаиләбездә яһүд гореф-гадәтләре, өстәлдә яһүд ашлары. Польшадан күчкән әбием щи, квас, кефир, каймак, беленнәр белән сыйлый торган иде, боларның барсын да яһүд ашлары дип уйлый идем. Монда килгәч, үзем өчен ачыш ясарга туры килде.

Яһүд бәйрәмнәре – татарныкына охшаш. Корбан бәйрәменә татар гаиләсенә чакырулы булгач – бардым. Фатир – яһүд өе кебек, өстәлдә һәрвакыт чәй булуы да. Татар өйләрендә алкоголь бик-бик аз. Ә корбанда бөтенләй булмады. Без өстәл артында өч сәгатьтән артык чәй әчтек, ашадык, сөйләштек. Киткәндә, үземне яһүд бәйрәменнән кайтып барган кебек хис иттем. Татар белән яһүдиләрнең охшаш яклары бик күп.

АКШта аноним яшәп була, ә Казанда моны күз алдына китерүе дә кыен. Ярар, мин океан артыннан килгәнмен, татар теле белән кызыксынам, монысы аңлашыла инде. Тегендә булсам, мине күп дигәндә аралашкан кешеләр генә белер иде, безнең аралашу – эш темасыннан артык китмәс тә. Ә монда! Зур бер авыл инде… Әнием сөйләвенчә, Нью-Йоркта ярты гасыр элек нәкъ шулай булган да!

Кунаклар монда бездәгенә караганда ешрак килә, һәм бернинди чылтыратусыз! Нью-Йоркта бу әле мөмкин, ә менә Калифорниядә моны күз алдына китерүе дә кыен. Чөнки, кешене алдан кисәтмәсәң, өйдә булса да, ишек ачмавына үпкәләргә ярамый. Хәзер мин көтелмәгән кунакларга да ияләштем. “Син берүзең түгелмени, ник ачмыйсың” дип аптыратучыларга, “минем эшлисем бар, ял да итәсем килә” дисәм, бик аптырыйлар. Хәзер барсына да ияләндем, өйрәндем. Мине аптыратуы бик авыр булыр.

Айгөл Гыймранова

(Кайчандыр 2000 еллар башы булырга тиеш.)


Сезнең фикер