Рөстәм Закиров

Рөстәм Закиров: Люциягә үзе йота алган кадәре мөстәкыйльлек бирелгән.

Ахирәтләр, “Ләйсән”нең бүгенге кунагы күренекле җырчы Рөстәм Закиров. Рөстәм башта үзенә күпләрне гашыйк итеп, озаклап сайланды. Хәзер үзенең матур гаиләсендә ис киткеч чибәр ике бала Айрат белән Миләүшәне үстерә. Ул һәр вакыт дөреслеккә омтыла. Аның хөрмәтен яулый алмаучыларны, ялганчы, оятсызларны ачы теле белән бик каты каезлый да ала. Ир-ат күңеле картайганчы баланыкыннан да самими, беркатлы булып калуын исәпкә алсак, Рөстәмгә ачуланасы түгел. Ул бөтен донъяда бары тик гаделлек урынлаштырмакчы. Нишләтәсең, андые да кирәк. Колакларга күпләп өелеп киткән кытай токмачыннан кем дә булса арындырырга тиеш тә…

- Рөстәм, нинди яңалыклар белән яшисең? Сабантуйлар чоры җитте,

башың эштән чыкмыйдыр, могаен..

- Сабантуйларга килгәндә, узган ел сабантуйны 23 апрель көнне Австралиянең Аделаида шәһәрендә башлаган идек. Быел бераз соңрак, Әстерхан шәһәрендә башланланды, 21 май көнне анда бик матур сабантуе үтте. Күп кенә төбәкләрдә, Руссия шәһәрләрендә бик матур оештырыла бу бәйрәм. Әстерханда аның халыкчанлыгы бик ошады. Ул шәһәрдән читтә, табигать кочагында үткәрелә. Ул стадионда да, кемнеңдер өстән кушуы буенча да түгел. Халык шунда җыелып, чын күңелдән, рәхәтләнеп күңел ача, ял итә. Элеккеге, әти-әниләребез сөйләгән чын сабантуен хәтерләтте ул миңа үзенең гадилеге, эчкерсезлеге белән. Аннан соң Үзбәкстан һәм Казахстан шәһәрләре сабантуйларында катнашып кайттым. Алда туган авылым Пошалым һәм районыбызның башка төбәкләрендә үтәчәк сабантуйлары көтә.

- Кыш көне син туган авылыңда сабантуй кадәр олы бәйрәм оештырдың ич әле. Бу адымга ничек барырга булдың?

- Бу юктан гына килеп чыккан нәрсә түгел. Күп авыллар турында җыр җырларга туры килде. 3-4 ел элек үк үз авылым турында җыр иҗат итү турында хыяллана башладым. Ничек инде мин башка авылларны җырлыйм, үземнеке гел “онытыла”. Моның сәяси ягы да бар: безнең Пошалым авылы ул электән үзәк булды. Әмма шуны тоттылар да 7-8 чакрым ераклыктагы Төрнәле авылына күчерделәр. Авылдашларым боегыбрак, ятимсерәп калды. Мораль яктан аларны ничектер күтәреп җибәрү нияте белән шушы җырны яздырырга булдым. Шулай итеп, Югары, Урта һәм Түбәнге Пошалым турында “Өч Пошалым – өч игезәк” дигән җыр туды. Шагырә Сания Әхмәтҗанова белән безаны озак кына иҗат иттек. Сүзләре камил генә килеп чыкты, дип саныйм. Ә көен Илфат Дәүләтшин язды. Көе һәм сүзләре булганнан соң да аранҗировкасын өч кешедән ясаттым. Беренчесенеке бармады, икенчесе эшләргә теләмәде, соңыннан Айрат Шәйхетдинов белән үземә дә халыкка да ошаган җыр туды. Авылымда гына түгел, районда, республикада бу җырның популярлашып китүенә мин бик шатмын.

Җыр туганнан соң, сабантуй ук булмаса да, җырның презентаңиясен үткәрергә кирәк иде. Безнең авылда ике кешенең берсе җырлый, шуга мин яшь аермасын чиксез булсын дип, үзешчән сәнгаттә катнашучылар белән бәйге оештырырга булдым. Беренче елны анда 45 кеше катнашты. Бәйгенең төп шарты: чыгышы белән өч Пошалымның берсеннән булу кирәк. Кайда гына яшәмәсен, аның ниндидер бер тамыры Пошалымныкы булырга тиеш. Мин аны өч елга бер үткәрәм. Алла теләсә, үзебез исән булсак, киләсе елда шушы “Пошалым чаналары” бәйгесенең җиңүчеләрен Казанга да күрсәтмәкчемен. Ул гыйнвар аеның соңгы шимбәсе булыр, дип торам.

- Ялгышмасам, синең белән соңгы әңгәмәбезгә бер ун еллап булыр. Син ул вакытта әле өйләнмәгән идең. Хәзер син ике бала атасы, тормыш иптәшесең. Гаилә тормышы ничек соң? Шул вакыттан нинди үзгәрешләр кичерде тормышың?

- Ун ук түгелдер, 7-8 генәдер (көлә). Хәзер өйләнгәнгә дә җиде ел. Мин үземне даны чыккан буйдак булып йөредем, дип әйтмәс идем. Андый буйдак бәлки кырктан соң буладыр. Мин 33 яшьтә үк өйләндем. Үземнең өйләнәсемне белә идем, ә бераз соңга калуым ул катлаулы, пычрак тормышка соңрак җайлашуымнан, соңрак өлгерүдәндер. Безнең өйдә дөрес, бер юнәлештә генә тәрбия бирелде, ишек алды тормышында үстек. Үзем армия сафларында хезмәт итеп кайткан идем инде, 22 яшемдә Казанга укырга килдем. Армиядән кеше булып кайтасың, дип әйтә торганнар иде, ә әни “армия ул төрмә” ди торган иде. Анда чыннан да төрмә системасы, миңа бер төрмәдә чыгыш ясарга туры килде. Шул ук, хәрбиләр синең өстән боерык итә. Мин Германиядә хезмәт иттем, шул ук казарма, стрельбище, тактика, анда сине башка бернигә өйрәтмиләр. Әгәр син үзең дөрес юнәлеш алып, дуслар тапмасаң, сине җәберләргә генә торалар анда. Физик яктан да, акыл ягыннан да нык булырга тиешсең. Икенче яктан бәлки төрмәнең әйбәт яклары да бардыр. Ниндидер чагыштыру булды миндә. Армиядән кайткан кайбер егетләр кот чыккыч нәрсәләр сөйли иде. Бүген күп сөйләнгән “дедовщина”дигән нәрсәгә килгәндә, кайсы частькә эләгүеңнән дә тора. Сүзебез ул якка кереп киткәч, шуны әйтәсем килә, армиядәге хәлләрне безгә якшы якка үзгәртергә кирәк.

- Чыннан да, сүзебез бу темага кереп киткәч, сорамый булдыра алмыйм: малаеңны хәрби хезмәткә җибәрер идеңме?

- Минем малайны армиягә җибәргәнче, башта аны мәктәптә укытырга кирәк. Армия генә түгел, илдәге бөтен система үзгәрергә тиеш. Гомумән, Казаннан, Татарстаннан киткән татар малайларына армия сафларында хезмәт итү күпкә читенерәктер, дим. Элек союздаш республикалар вакытында, шул ук, төркмәннәр, үзбәк, казах, грузин һәм башкалар бар иде. Бүген татар малае теге яки бу часткә килеп төшә, 95% урыс егетләре булганда, 2-3 проңенты гына татар булуы мөмкин. Татарстаннан булгач, аны җәберләргә генә торалар. Элек теге вагырак халыкар үзара тупланып, көчле була, үзләрен рәнҗетергә бирми торганнар иде. 18 яшәлек малай тарих китабын укый да, “бу татарлар безне 3 ел буе бөккәннәр, эшергәннәр икән, хәзер үчен кайтарырга мөмкин, үчен кайтарыйм” дип, хезмәттәш татарның кирәген бирә. Аны ул имгәтәсен дә, үтерәсен дә белми,кеше бит үтерәм дип сукмый. Бары тик җиңәсе килү белән генә хәрап була. Шуга күрә, безнең буын белән чагыштырганда хәзерге солдатларга күпкә читендер, дип уйлыйм. Армиядән ир кеше булып кайтасың дигән нәрсә- абсолют дөрес сүз түгел. Белем алырга тиеш яшә кеше – күпме гомерен югалта анда. Строевой йөрүнең беркемгә кирәге юк. Тактика, мылтыктан атырга, тревога белән торыга өйрәнергә алты ай вакыт җитә анда. Ике ел буе хезмәт итү – яшә буыннан көлү, мыскыл итү дип уйлыйм.

- Армия турында сүзне түңәрәкләп, яңадан гаилә турында сөләшүгә әйләнеп кайтык инде…

- Тормышта мин үземчәрәк яшәп өйрәнгән кеше буларак, өйләнгәч, берәр ел булгандыр ияләшү дигән нәрсә. Мин кызу йөрергә, хатын инде матур итеп, парлап йөрергә ярата. Хатын эшләп ашатсын әле, дип йөгәнсезләнгән чаклар да булды(көлә). Хәзер үзеңнең гаилә бар икәнен аңлыйсың, әйтик улыбыз Айрат, кызыбыз Миләүшәне үстерәбез, гаиләне тулысынча беләм, шул ук мәшәкатьләре, рәхәт мәшәкатьләр алар. Шуга тулысында шушы гаиләм белән яшим, бүген үзеңнән күп нәрсә тора: үзең тәбияле булырга, күп белергә, балага үз вакытында дөрес юнәлеш бирергә тиешсең. Болар хакында күп уйлыйм, башкарып чыгармынмы, анысы Ходай кулында. Әмма тырышырга кирәк.

- Люция (Мусина, Рөстәмнең хатыны-А.Г.) карьерасының башында кияүгә чыкты да, гаилә мәшәкатьләренә чумды, кебек…

- Карьерасын ул берничек тә хәрап итмәде. Моны 99%ка шулай дип әйтә алам. Хәзер ул яңадан, яңа көч белән иҗатка тотынды, шушы көннәрдә генә альбомы чыга. Кайсыбер журналистлар мине шундый итеп сүрәтли: әйтерсең, Люцияне басырып куеп, сәхнәгә чыгармыйм, кебек килеп чыга. Мин Люциянең мөмкинчелекләрен якшырак беләм, дип уйлыйм. Зәйнәп, яки күптән түгел генә барлыкка килгән Гүзәл Әхмәтова кебек энергетика юк анда. Мин нинди уртакул җырчы булсам, ул да шуннан арттыра алмаячак. Люцияне гаилә өчен үзен корбан итте, дип әйтү урынсыз, бәлки гаилә өчен мин күберәк корбан бирәмдер (көлә).

- Парлашып сәхнәгә чыгасызмы соң сез?

- Шунысын да әйтәсем килә, Айратка 6 яшь, бу вакыт эчендә мин концертларымны бөтенләе белән бетермәсәм дә, күпкә азайттым, болай, Люциядән башка бик аз гына концертларда катнаштым. Минем соңгы чыккан кассетамнан соң, Люция хәзер өченче альбомын чыгара, үземнең җыентыкка тотына алмыйм әле. Аның сәхнәдә үсүе үзеннән тора, бу хакта һәр вакыт үзенә дә әйтә киләм. Әмма иң беренче чиратта син гаиләдә хатын-кыз булырга тиешсең, дим. Мин аңа һәр вакыт ирек бирәм. Кем әйтмешли, мин Рәсәй дәүләте түгел, мөстәкыйльлек бирәм, күпме йота ала шуның кадәр. Шулай да, барыбер минемчә була (көлә).

- Газетабызның даими соравы бар: кайчан беренче тапкыр үзеңне чын ир-ат буларак хис иттең?

- Гомумән, үземне бәләкәй чактан ук ир-ат дип саныйм. Нәрсә дип әйтсәң дә, әнием бик каты кыз бала көтсә дә, гаиләдә бишенче бала булып мин туганмын. Бу вакытка әнигә бала табырга да кушмаганнар, ничектер мине табарга булган. Безнең олы абый Рафис, аннан соңгы туган абый да, апа да вафат булалар. Аннан Расих абый туа. Элек бит инде һәр гаиләдә бишәр бала, күпләп үстергәннәр. Әнием еш кына: “эх, кыз булмадың, улым” ди торган иде. Мин үземне балачактан хәтерлим, физик яктан нык идем. 7-8 синыфларда укыганда малайлар арасында вожак, бер кемгә дә махы бирмәдем. Үземнән зурырак малайларны да елатып кайтарган чаклар булды. Гаиләдә салынган бик начар сыйфат булган ул миндә: мин һәрбер кешене үземнән өстен, дип белә идем. Чәнки өйдә һәр вакыт “әнә тегеләрнең малайлары тегеләй иткән, боларның малайлары моны эшләгән, фәлән-фәсмәтән, сез начар, тегеләр әйбәт” дип үстерделәр безне. Без нишләп начар икән? дип еш кына уйлый идем. Үсеп җитеп, кешеләр белән аралаша башлагач үземнең башкалардан ким түгел икәнемне аңладым. Гаиләдә дә шул ук хәл: без бәләкәй чакта әни белән әти еш кына ызгыша торганнар иде. Башка төрле гаиләләр барлыгын күрдем. Ир-атлык ул өенә кайтып хатынын кыйнау түгел. Ир-атлык ул – үз сүзеңдә тора белү, үз сүзең өчен җавап бирү. Мин ир-ат дип литр-литр ярым аракы эчү түгел. Хатының өстенә өч-дүрт сөяркә тоту түгел. Шунысын әйтим, бүген җәмгыятебез, гомумән, ир-атларны хөрмәт итеп бөтерми. Чөнки аларга үзләрен хөрмәтләтердәй эш, хезмәт хакы юк. Бу мине бик каты борчый. Нинди генә өлкәдә булмасын, ир-атның үзе булып калуы үзеннән тора. Мин, мәсәлән,үземнең сүземдә үзем торам. Эшли алмаган эшкә бөтенләй алынмыйм. Әгәр эшлим дим икән – мин аны бернигә карамый эшлим. Менә шуны мин нәкъ ир-атлык, дип саныйм.

- Синең игтибарыңны җәлеп итү өчен хатын-кыз нинди булырга тиеш?

- Хатын-кызның тышкы кыяфәте генә түгел бит әле. Һәрбер хатын-кыз үзенчә матур. Гомумән, хатын-кыз гына түгел, шулай ук ир-ат та үзен башкарган эше, фигыле һәм акылы белән матурлый. Бик каты хөрмәт иткән кешең дә үзенең бер хәрәкәте, бер карашы белән бөтен булган хөрмәтне бетерүе мөмкин. Һәм кешене белер өчен, аның белән күп аралашырга, күп йөрергә кирәк. Хатын-кызмы ул, ир-атмы, юлда сынала.

Тарткан хатын-кызларны яратмыйм. Ирләреннән арттырырга тырышып, күп эчкән хатын-кызларны яратмыйм. Шул ук сабантуйлар, бәйрәмнәрдә күрәсең – ирләрне түгел, хатын-кызларны күтәреп алып кайталар. Шушы ямәсез күренеш китсен иде. Гомумән, безнең хатын-кызларга килсәң, ешрак аларны урам сүзе, гайбәт кызыксындыра, алар күбрәк китап укысын иде. Кызларыбызның үз фикере булсын, һәм хатын-кыз буларак ир-атны яуласын иде. Мин машинада чабалам, дип ирдәукәләнеп түгел. Йөресен ул машинасында да, әмма хатын-кыз сыйфатлары да калсын! Ир-атлардан артыгырак сүгенмәсен иде. Үзенең якты елмаюы, матур карашы, ипле итеп кул биреп, исәнләшүе яки хушлашуы белән ир-атны җылытсын иде. Кешенең рухи донъясы да бай булырга тиеш.

- Бу хатын-кызга гына түгел, ир-атка да кагылырга тиештер…

- Гомумән инде, әмма хатын- кызга тагын да кирәгерәк. Безнең ир-атларның хәле бүгенге көндә бик мөшкел. Без моны бүген хөкүмәткә, җәмгыяткә кайтарып калдырырга тырышабыз. Гаиләдә дә шул ук хәл бит. Син ир-ат буларак хатыныңнан абсолют ирекле булырга тиешсең. Бу акча мәсьләсендә. Ир кеше акчаны хатынннан теләнеп торырга тиеш түгел, дип саныйм мин. Син 5 мең эшлисеңме, 50 мең эшлисеңме, шул акчаңны кайтарып бир дә, шуны ук хатыныңнан ялынып-ялварып кире сора инде. Татарстаннан 80 процент акчаңны Мәскәүгә бир дә, шуны сорап алган шикелле бит ул.

- Кемнәр белән иҗат итәсең, дип сорыйсы да килми инде хәзер.

- Сорама да инде. Иҗат итәбез, дип әйтеп тә булмый ул хәзер. Әйтик, агачмы ул, нефтме, бездән шул чималны Италиягәме, Финляндиягәме саталар да, аннан матур итеп эшләнгән, әйтик, мебель булып кайта. Бүгенге көндә шул ук чималны, еш кына бернәрсәгә ярамаган көйләрне җырчылар ала да эшкәртә башлый: ике тавыш куеп карыйсың, өчне, аннан гына халык тыңлый алырлык әйбер килеп чыга башлый. Син җырлаганнан соң популяр булып китсә, мин язган көй бу, дип, автор дигән кеше аяк терәп акча сорамакчы була. Күбесенә “Синең көеңне тыңлаган өчен син миңа түләргә тиешсеңдер” дип тә әйткәнем бар. Бүген чынлап торып иҗат итә торган композиторлар калмады. Тормышы шундыйга әйләндеме аның?

Шуннан миннән кайсы чак “һаман җырлап кына йөрисеңме? Җырлап кына тамак туйдырып буламы?” кебек сораулар бирәләр. Минем тормыштагы ихтияҗым зур түгел, миңа җитә. Икенче яктан, мин җырламасам, кем җырларга тиеш соң әле? Егерме ел буе бухгалтер булып эшләп, кисәк кенә үзен җырчы итеп тойган кешеме? Мин биш җыр бәйгесендә катнашып, дүртесендә дипломант булып, икесендә лауреат һәм Гран-при алган кеше. Профессиональ сәхнәгә чыгуыма 15 ел. Нәрсәгә мин җырдан китәргә тиеш? Минем әлегә биш- ун еллык планнарым бар, Аллаһы тәгалә тавыштан-нидән аермаса әлегә җырлаячакмын әле. Мин җырлап кына яшәмим, ҖЫРЛАП яшим!

Айгөл Гыймранова

Июнь2007


Сезнең фикер