Рөстәм Асаев

Рөстәм Асаев: Мин Башкортстаннан качмадым

Татар эстрадасына куе, матур тавышлы чибәр егет килеп кергәненә әле күп түгел. Шулай булса да, ул башкаларныкына ошамаган тавышы, үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Рөстәм Асаев бүген бик каты мәшгуль кеше. Казан консерваториясендә укый, Казан филармониясендә эшли. Алар өстенә, Бөтен дөнья татар конгрессы оештырган сәфәрләрдән дә баш тартмый. Бу көннәрдә аны Казанда бик тотып та булмый: әле Чиләбе, әле Мәскәү сабантуйларында. Донецктан кайтуын каравыллап дигәндәй көтеп алып, “ТЯ” укучылар белән таныштырып китергә булдым.

- 1977 елның 20 сентябрендә Башкортстан республикасы Благовар районы Былышлы авылында туганмын. Урта мәктәптән соң, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга кердем. Анда профессор Фәрзәнә Фәткулла кызы Сәгыйтова классында дүрт ел белем алгач, шушы ук укытучым җитәкчелегендә Уфа дәүләп сәнгать институтын тәмамладым. Институтның бишенче курсыннан алып, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләдем. Параллель рәвештә дүрт ел “Мирас” төркемендә җырладым әле. 2006 елда белем алуны дәвам итү нияте белән Казан дәүләт университеты аспирантурасына профессор Борисенко Юрий Владимирович классына укырга кердем.

- Уфада синең иҗади яктан да, шәхси яктан да тормышың җайланган иде. Булган нәрсәләрне ташлап чыгып китү өчен ниндидер зур сәбәп булырга тиеш, минемчә.

- Аның сәбәбе бер генә: белемемне арттырасым килде. Мин үземнең җитешмәгән якларымны беләм, шул минусларны бер аз киметер өчен, вокалымны җиренә җиткерү өчен укуымны дбвам итәргә килдем мин монда. Иң зур һәм иң төп сәбәп шул. Укытучым Фәрзәнә Фаткулловна да киңәш итте. Җырчы кешегә һәр вакыт үсеш юлында булу кирәк.

- Сине Башкортстаннан качты, диючеләр дә бар, үзең бу хакта нәрсә әйтерсең?

- Качмадым инде. Башкортстанда татар булып йөрегәнче, Татарстанда башкорт булып йөрү якшырак, ахрысы. Үзем мишәр бит әле(көлә). Башкортстанның опера театрын сагынам. Репертуарым да тупланган иде. Бер киселгән телемне ялгап булмаса да, мөмкинчелек чыгып, кайтып театрларда җырлап китү – минем өчен зур мәртәбә булыр иде.

Туган як – туган як инде ул, ни булса да, әти-әнием дә, кызым да шунда.

- Син Уфада опера театрында эшләгән идең бит, монда да шул юнәлештә китмәгәнсең икән…

- Мин бит монда белем алырга килдем. Карап-карарбыз әле, киләчәктә ничек булыр. Бүгенгесе көндә әле миңа уку – беренче урында. Практикасы кирәк, әлбәттә, әмма без аны үтеп торабыз. Конңерт эшчәнлегем дә бара, яңа партияләр дә өйрәнәм, арияләр, романслар өстендә эшлибез.

- Үз киләчәгеңне барыбер опера, классик җырчы буларак күз алдына китерәсең инде? Эстрада җырларын җырлау, альбомнар чыгару синең өчен нәрсә соң алайса?

- Халкыбызның төрлесе бар. Төрле катлам кешеләренә дә үзеңне күрсәтү кирәк. Эстраданың да төрлесе бар. Беренче альбомымда студент чакта яздырылган, күбрәк үзечшән композиторларәсәрләре булса, киләсе җыентыгымны төрле жанрда әзерләмәкчемен: итальянча, русча, татар-башкорт композиторлары җырларыннан торачак. Монда әле мин “Казан нуры” оркестрында солистмын, алар белән бик күп әсәрләр эшләдек.

- Казан тамашачысы сине ничек кабул итте соң?

- Чыннан да, мондагы тамашачы ак белән караны аера белә, чөнки монда җырчылар бик күп, аларның бөтенесен дә яратып та булмыйдыр. Шуңа карамастан, нәрсә дием икән, аллага шөкер, начар җырлыйсың дип әйтүче юк, мактаучылар күп. Мактау белән генә, мин әйбәт җырчы икән, дип әйтеп булмый. Җырчы кешегә генә түгел, теләсә-кемгә дә комплимент әйбәт инде. Әмма, әйткәнемчә, үз минусларымны беләм, алар өстендә эшләргә кирәк икәнен аңлыйм, шуңа күрә, алдыма куйган бурычларымны үтәр өчен тырышам әле.

- Төрле чыганаклардан ишеткәнем бар, сезнең гаиләне бик тату, матур дип мактыйлар. Нинди гаиләдә үстең, үзең ничек әйтерсең?

- Әти-әнигә килгәндә, аллага шөкер, исән-сау, матур гына яшәп яталар. Әтием Мәҗит Солтан улы, әнием Рәмзия Марс кызы, икесе дә җырга мөккибән, халык җырларын, гомумән, матур җырларны чын күңелдән башкаралар, парлашып та җырлыйлар. Без гаиләдә ике бала: апам Ләйсән укытучы џөнәрен сайлады, ул биергә ярата. Без кечкенәдән җыр-моң арасында үстек, дияргә була. Әтиебез гамунда уйный, карт әтиебез сугышка кадәр үзе скрипка ясап, уйнаган, шулай ук, бик көр тавышлы җырчы да булган үзе. Рөстәм улымны скрипка алып биреп уйнатам, дип хыялланган, әмма өлгермәгән. Скрипкадамы? Юк инде, тотып та караган нәрсә түгел. Тамырыңда булмаса, болай гына җырчы булып булмыйдыр.

- Тормышта йолдызлыгыңның тәэсирен тоясыңмы? Чыннан да кызларга хас сыйфатларың бармы?

- (көлә) кызлар кебек йомшак күңелле инде мин. Чисталыкны яратам. Вакыт булганда ашарга да пешерәбез. Башкасын белмим инде, кызлар да төрлечә була бит.

- Ә сиңа ниндиләре ошый?

- Иң мөһиме күңеле матур булсын, анысы булса тышкы кыяфәте дә матур була, шулай бит? Матур күренә. Әрсез кызларны яратмыйм мин. Миңа калса, хатын-кыз тыйнаграк булырга тиеш. Нәфис, мөләем, зирәк һәм акыллы булса, калганында эш тормас. Минемчә, шулай.

- Рөстәм, ә шәхси тормышың турында сорасам, кыенсынмассыңмы?

- Шәхси тормышка килгәндә, кызым үсә, аллага шөкер, 9 яше тулды, ул да җырлый. Бик иртә өйләнеп, иртә аерылыштык, Уфада калдылар. Кызым әле каникулда әниләрдә. Шулай язгандыр, мин бернинди үпкә сакламыйм, якшы мөнәсәбәттә калдык. Нинди генә шартлар булмасын – иң мөһме кеше булып калырга кирәк, шулай бит? Бәлки ул миңа ярдәм дә иткәндер, җырчы кешегә мондыен да кичерергә кирәктер, йөрәк аша үткәрер өчен. Шуңа күрә, эшләгән эшләремә бер дә үкенмим.

- Күптән түгел генә ерак сәфәрдән кайткансыз икән…

- Сәфәрләр бик күп һәм еш алар. Казанга күчкәч, бик күп җирләрдә булырга туры килә. Русиянең төрле төбәкләрен күрдем. Халыкның яшәешен, тын алышын күреп, сизеп кайтабыз инде. Кайда гына булсак та, татармы, башкортмы, чын күңелдән сагынып көтеп торалар. Әле генә Донецк шәһәреннән кайттык. Ис киткеч халык яши икән анда, Башкортстаннан да якташларымны очраттым, Татарстаннан күпләр, бик күп төбәкләрдән җыелган татарлар яши икән. Җырлап сәхнәдән төшкәндә үк каршы төшеп сырып алдылар. Җырларны да мөккибән китеп тыңлый беләләр. “Донецк татарлары” дигән пенсионер хатын-кызлар коллективы эшләп килә, халык җырларын бик матур итеп башкаралар. Анда да үз телләрен онытмыйча, иҗат итүче милләттәшләребезне күрү сөенечле булды. Брагин Рәшит Евгеньевич дигән милләттәшебез мәчет салырга булышлык иткән. Матур, олы мәчет эшләп килә. Зур гына мәчет ул, хәзер шунда халык сыймый, ди. Андагы татарлар телләрен дә, диннәрен дә онытмый, кадерләп саклап киләләр. Вакытында шахталарга эш эзләп чыгып киткән татар-башкорт бит инде анда. “Шахта”нымы? Андый җыр бар икәнен белмиләр, без әйттек, сөйләдек. Дискларны бик күп сорыйлар, татарча язмалар юк. Берничәне алып барган идек тиз генә таралып бөтте, бер чемодан алып барсаң да җитмәс иде, могаен. Халык җыр- моңга сусаган анда.

Сәфәребез Бөтен дөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде. Махсүс сабантуйга бардык. Ат чабышларын да, көрәш кебек милли уеннарны да оештырганнар.

Кызык инде, Иосиф Кобзонның туган җире бит Донецк. Һәйкәл дә куйганнар. Иҗат юлын тәмамлап, 22 июньдә шунда соңгы концертын бирәчәк, ди.

Бик матур шәһәр ул, бөтен җирдә роза чәчәкләре үсә, җылы. Персик, черешнялар өлгергән иде.

- Безнең үзәк мәгълумүт чаралары Украинадагы вәзгыятьне бик тыныч түгел, дип сүрәтли, сез нинди дә булса киеренкелек сиздегезме?

- Мин бер андый нәрсә сизмәдем. Бәлки без барган җирдә татарлар гына булгангамы… Анда тыныч. Бернинди киеренкелек тоймадым мин. Тормышларын да катлаулы, димәс идем, ноталар сатып алдым – бик очсызга төште. Халык күбрәк иномаркаларда чаба. Бу да үзенә күрә күрсәткеч бит. Шахталарны күрдек, әмма эчкә төшәргә өлгермәдек.

Айгөл Гыймранова

2008


Сезнең фикер