Рәмил Фазлыев

Рәмил Фазлыев: мине өч кызга алыштырып, театр факультетына укырга алдылар

Рәмил Фазлыев – театр сәнгатенә битараф булмаганнарга таныш исем. Республика сәхнәләрендә аның тарафыннан куелган спектакльләр байтак. Мәсәлән, Камал театрында диплом спектакле итеп А. Гыйләҗевнең “Яра” әсәрен сәхнәләштерә. Соңгарак Яшьләр театрында Д. Аппакованың “Тапкыр егет” әкиятен, Уфаның “Нур” театрында Ф. Бикчәнтәев белән берлектә И. Зәйниевның “Амазонка”, Камал сәхнәсендә Р. Бохараевның “Тимер борчак” әкиятен, Х. Вахитның “Талак, талак”, И. Зәйниевның “Мәхәббәт турында сөйләшик”, Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәрләрен куя. Шушы көннәрдә генә яңа сезонда уйналачак И. Зәйниевың “Суган чәчәге” әсәре өстендә эш башладылар.

Рәмил Әтнәдә туып үскән егет. Күрше Бәрәскә авылы татар сәнгатенә Марсель Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Җаббаров һәм башкаларны биргән. Ул туган ягы турында “Тукай ягы, Казан арты. Сибгать Хәким ягы. Мәрҗәни ягы.” ди.

- Җир-суы шундыйдыр аның. Тукайдагы “тавыклары җырлый” торган яктан башка кеше чыга алмас иде. Үзем күрмәдем, бабай сөйли торган иде: тальян гармунын алып чыгып уйнаса, эте шул гармунга кушылып улый торган булган. Бездә этләре дә җырлый.

- Бабаң гармунчы булгач, җыр-моң ярату сиңа аннан күчкәндер инде. Сәнгать юлын сайлаячагың беркемгә дә сер булмагандыр алайса?

- Мәктәпне тәмамлагач, Әтнәдә техникумда укыдым. Беренче дипломым буенча бухгалтер мин. Сәнгать юлыннан китәрмен дип күз алдына да китерә алмый идем. 4 сыйныфта укыган чагымда әтием эшен алыштырды да, яңа урыннан беренче хезмәт хакын алгач баян алып бирәм, дип вәгъдә бирде. Чыннан да, беренче акчасына баян алып кайтты. Аны мунчада уйный-уйный өйрәндем. Музыкаль башлангыч белемем булмагач, кайдадыр укырга керү мөмкин түгел. Культура институтының халык уен кораллары бүлегенә белемсез дә алалар иде. Шунда барып карарга булдым. Декан минем уйнаганны тыңлаган вакытта аудиториягә ниндидер ханым килеп керде. Бераз тыңлагач бу икәү арасында бәхәс чыкты. Үзем дә аңламыйм, алар мине бүлә алмыйлар икән. Бу ханым театр факультеты деканы Фирдания Исмәгыйль кызы Садриева булып чыкты. Ул минем урынга өч кыз бирергә вәгъдә итеп, үзенә алды, шундый бартер килеп чыкты (көлә). Үзенә ияртеп алып китте, кайда, нигә икәнен дә белмим, киттем. Үзем берни аңламаган килеш актерлар әзерләү бүлегенә укырга кереп, Марсель абый белән Фәрит Рәфкатович җыйган төркемгә эләктем.

Фирдания Исмәгыйлевнага рәхмәтлемен, минем тормыш юлымны үзгәртеп, кырка борып җибәрүче ул.

1999 елны институтны тәмамлагач, бер ел Камал театрында режиссер ассистенты булып эшләдем, Фәрит Рәфкатович белән “Җирән чичән”не әзерләдек. Ә 2000 елны Мәскәүгә режиссерлыкка укырга киттем. Анда Хейфец, Кудряшов, Зверева һәм башка ис киткеч мастерларда белем алдым.

- Яңа укып кайткан яшь егеткә Камал театры осталары арасында эш башлау авыр булмадымы?

- Режиссер буларак, Марсель абый белән эшләп өлгермәдем. Икенчедән, үзем шушы осталарның укучысы бит мин, чит кеше түгел. Әллә нинди кысу, юл бирмәү, түбәнсетү кебек начар гадәтләр юк безнең Камал театрында. Бездә бары тик эшлекле аралашу, бәхәс тууы мөмкин, сөйләшү дә бары тик профессиональ телдә генә алып барыла. Әйтик, минем эшемдә җитешмәгән яклар булса гына, баш режиссер яки башка осталар тарафыннан ниндидер кисәтү, теләк-тәкъдим булуы мөмкин.

Һәр режиссер үз юлын, үз почеркын, стилен табарга тиеш, төп авырлык шушындадыр, мөгаен.

Бар гомерен сәхнәгә багышлаган артистларга үзенең карашыңны аңлату, исбатлау җиңел, дип әйтмәс идем, әлбәттә. Әмма шунысын әйтергә кирәк: артист ни кадәр профессиональрәк булган саен, аның белән эшләве дә җиңелрәк.

- Сәхнәләштерергә теләгән, төшләреңә кергән берәр әсәр бармы?

- Андый әсәрләр бар, әлбәттә. Әмма дөньяга реаль күзлектән карарга кирәк бит әле. Труппа 50 кешедән торса да, пьесада 30 персонаж булуы мөмкин. Алалар арасында образга туры килгән артистлар бармы? Мәсәлән, театрда Ромео образына туры килгән актер булмаса бу әсәрне сәхнәләштерүдән ни файда? Аларын да уйларга кирәк.

Рәхәтләнеп Шекспирны, Чеховны, Гоголь, Островский, Тургеневны куеп карар идем. Бик күп инде алар.

- Син куеп карар идең дә, безнең халык аларны аңлармы соң? Тәҗрибәдән күренгәнчә, татарга алар кызык түгел. Икенчедән, ул әсәрләр касса өчен эшли алмый.

- Аңлыйсыңмы, без кайсы бер сорауларда килешсәк тә, тамашачының иркендә барырга тиеш түгелбез. Максатыбыз – акча эшләү түгел бит. Безнең максат – тамашачының зәвыгын үстерү, аның белем дәрәҗәсен, дөньяга карашын күтәрү.

- Рәмил, театрдан башка тагын нәрсәләр белән кызыксынасың?

- Балык кармаклыйм.

- Ә үз гомереңдә иң зуры ни кадәр булды?

- 2,5 кг зурлыктагы карп балыгы иде.

- “Ләйсән”нең традицион соравы: сиңа нинди хатын-кызлар ошый?

- Бөтенесе дә. Гомумән, хатын-кыз – хатын-кыз булуы белән ошый. Һәр кешенең уңай һәм тискәре сыйфатлары була. Хатын-кызда уңай сыйфатларны күбрәк табарга тырышам.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Август 2007


Сезнең фикер