Римма Ибраһимова

Римма Ибраһимова: җыр булмаса – милләт булмый

Татарның, Аллага шөкер, җырлары да, җырчылары да бихисап. Халык җырларын, онытылмас романсларны үзенчәлекле итеп башкаручы җырчыларыбыз арасыннан Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова исеме һәр кемгә таныш. Римма апа бүген Казан дәүләт мәдәният университетында җырчылар әзерли, республикада үткән бик күп бәйге-фестивальләрдә жюри әгъзасы, һаман да иҗатта. Һаман да чибәр һәм яшь, күз генә тимәсен.

Римма Ибраһимрова

- Бүгенге тамашачы элеккесеннән аерыламы? Нинди ул, гомумән, бүгенге тамашачы?

- Хәзерге тамашачы минем уйлавымча, таләпчәнрәк, дип әйтимме. Чөнки, элегрәк җырчылар, чыннан да бу кадәр күп түгел иде. Шуңа күрә, аларның барсын да көтеп алалар, элек артистлары да икенчерәк иде. Тамашачы гел әйбәт: залны тутырып концертка киләләр, рәхәтләнеп концертны карап, кул чабып, дәртләндереп утыралар (көлә). Әле кичә генә дә концертта җырладым, рәхәтләнеп карап, кул чабып утырдылар. Ничектер күңел күтәрелеп, тагын да җырлыйсы, тагын да иҗат итәсе килеп кайттым. Шуңа күрә, мин тамашачыларга тик рәхмәт кенә әйтер идем, шулай татар концертларына гел йөреп торсыннар. Чөнки, тамашачы йөрмәсә – концертлар булмый, концерт булмаса – җыр булмый, җыр сәнгате булмаса – милләт тә булмый.

- Улыгыз Фәрит Таишевны тамашачы бик ярата, ул сәхнәдә үз юлын тапты. Кызыгыз Ләйсәннең дә сәнгать юлыннан китүен теләр идегезме?

- Минем теләктән генә торып, әйдә җырчы бул әле, дип әйткәннән генә сәхнәгә чыгарып булмас иде. Аның үз теләге, хыяллары бар. Соңгы елларны: җырчы булмыйм, гаиләдә бөтенесе дә җырчы булырга тиеш түгел, дип бөтенләй җырламыйча да йөрде. Шуңа күрә, аның язмышы турында нәрсә дә булса әйтә дә алмыйм. Ул әле мәктәп тәмамлап, институтка укырга гына керде. Алга таба нәрсә булыр – вакыт күрсәтер, язмыш күрсәтер, дип уйлыйм (көлә). Уңышлар инде, аңа да, башка яшьләргә дә.

Чөнки хәзер барыбер яшьләргә авыррак. Безнең заманда институтны бетереп, кулга диплом алсаң, эшкә җибәрәләр иде. Нинди генә институт бетерсәң дә – синең эшең булачак, карьера баскычы буенча үсү дә каралган, киләчәккә ниндидер планнар кора ала идең. Хәзер алай түгел бит: барсы да үзеңнән генә тора. Тырышсаң, эшләсәң генә ниндидер үрләр яуларга мөмкин.

- Хәзер җырчылар күбәеп китте, һәм өлкәнрәк буын җырчыларына игътибар кимеде шикелле. Бәлки аларга эшләү рәвешен үзгәртергә кирәктер? Бу хакта үзегез ни уйлыйсыз?

- Эшләү рәвешен үзгәртергә кирәк дип, санамыйм. Чөнки, мин хәзер ничек кенә тырышсам да 18-20 яшьлек кызлар шикелле сәхнә буйлап йөгереп йөреп, ультра заманча җырлар җырлап халыкны шаккатыра алмыйм. Көлдерергә генә мөмкин. Минем уйлавымча, өлкән яшьтәге җырчыларга үзләренең сүзләрен әйтергә, үзләренә яраклы җырлар җырларга әле дә мөмкинчелек бар. Сез үзегез дә бу җырчыларны радиолардан ешрак җырлата аласыз бит. Телевидение дә, радио да бу эшне эшли ала. Бу артистның үзеннән генә тора, дип әйтмим. Аларга да игътибар кирәк. Мин шулай дип саныйм, эшләү рәвешен үзгәртеп, без яшьләрне уздырып сикерә дә, кылана да алмыйбыз.

- Кассета чыгару, концертлар оештыру сезнең кулыгызда, чөнки улыгыз “Барс Медиа” компаниясенең баш продюсеры. Әмма бу мөмкинчелектән никтер үзегез кулланмыйсыз кебек…

- Кулланмыйм, дип әйтә алмыйм, алар минем бер дискымны чыгардылар инде. Икенчесен чыгарырга да мөмкин. Ләкин мин алардан гына сорап, аларга әйтеп кенә дә торасым килми, белмим, аның үз нюанслары бар инде (көлә). Шулай да, миңа улымнан игътибар җитми, дип әйтә алмыйм, андый гонаһасына керәсем килми. Булыр, алла бирсә. Бөтенесе дә минем кулда гына түгел. Һәм Фәрит кулында гына да түгел (көлә).

- Сезнең күп укучыларыгыз безгә яхшы таныш, күбесе бүген популяр җырчылар, төрле бәйге җиңүчеләре. Җырчылар әзерләүдә Сезнең берәр төрле “Ибраһимова методикасы” бармы әллә?

- Һәр педагогның үзенең системасы, үзенең өйрәтү чаралары бар инде, сер түгел. Мин аны “Ибраһимова системасы” дип әйтергә җөрьять итә алмас идем. Әмма һәр укытучы үзе аңлаганча, белгәнчә өйрәтергә тырыша. Беренче курска укырга килгән студентлар барсы да бер төрле җырламый, һәрберсенең үз тавышы, үз көе. Аны әле һәр баланың үзенчәлегенә яраклаштырырга, туры китереп куллана белергә кирәк.

Римма Ибраһимова

- Йолдызлар күп, әмма күбесенең иҗатлары озын гомерле түгел. Илһам абый, Салават юлыннан баручы, алар кебек сәхнәне тотып торачак җырчылар бармы бүген?

- Мин үз укучыларыма да гел әйтә киләм: хәзерге артистларның безнең замандагы кебек озаклап иҗат итү мөмкинчелеге кимрәк. Чөнки бүген халыкны гел шаккатырып торырга, гел яңа алымнар куллану таләп ителә.

Шуны гына әйтә алам, хәзер “тере тавыш” диләр бит, минем һәр студентым да сәхнәгә менеп, микрофонга рәхәтләнеп җырлый ала, шунысы белән горурланам. Киләчәктә фонограммага җырлауны закон белән тыйсалар, әлеге яшь җырчыларның күбесе сәхнәдән китәргә мәҗбүр булачак.

- Үз укучыларыгызны улыгызга, баш продюсер буларак “раскручивание”га тәкдыйм иткәнегез булдымы?

- Ул раскручивать итсен, дип тәкдыйм итә дә алмыйм. Чөнки аларның һәрберсенең сәхнәгә, җырчыларга үз карашы бар. Мин Фәритнең эшенә кысылып: улым, минем укучымны ал әле, кеше ит, дип әйтәсем дә, кысыласым да килми. Алар уздырган кастингларга студентларым үзләре бара, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Әле “Барс медиа” үткәргән конкурста жюрида утырам, атна саен шимбә көнне андамын. Шуңа күрә, аларның үз эшләре, безнең үз эшебез. Мин әйтеп кенә булмый ул.

- Яшьләрнең халык җырларын заманчалатуларына, бик каты кыскартып, гадиләштереп сәхнәгә чыгаруларына ничек карыйсыз? Сез бит мондый җырларны бөтенләй икенче төрле җырлый торган идегез…

- Халык җырларына минем карашым икенче инде, билгеле. Әмма яшьләр халык җырлары белән кызыксынып, нәрсәдер эшләргә тырышалар икән, ул миңа ошыймы-ошамыймы, анысы башка нәрсә. Бу җырларны халык ничек кабул итә – анысы икенче эш. Шуңа күрә, алар өйрәнсен, эшләсен ул. Заманча да җырлап карасыннар. Халыкка ошамаса, ул тыңламаса аны үзгәртергә мәҗбүр булачаклар. Я үзгәртәчәкләр, я бөтенләй җырламаячаклар. Иң мөһиме, алар тырышып карасыннар, мин шуның яклы.

- Гомер үтә, әмма бу үзган еллар сезгә кагылмый да кебек, һаман чибәр, һаман көязсез. Сере нидә моның?

- Рәхмәт әйтүегезгә, әмма сез үзгәрмисез, дип ничек кенә мактасагыз да, үзем беләм моның ничек икәнен (көлә). Әллә нинди матурлык салоннарына йөрмим, үзегез беләсез: бу мөмкин дә түгел, вакыт та җитми. Мунча яратам, атна саен мунчага барам. Елына бер булса да диңгез буенда ял итәргә тырышам. Анда арыганнарны калдырып кайтам. Биткә маскалары да кирәк инде аның, әмма ясаган юк (көлә). Үземнең барлык серләремне сөйләп бетердем (рәхәтләнеп көлә). Биткә крем сөртәм инде. Шул.

Айгөл Гыймранова

Ноябрь 2007


Сезнең фикер