Нурбәк Батулла

Нурбәк Батулла: “Әти исеме алдан йөри”

Бүген ТВ кабызсаң да, берәр кичәгә барсаң да Нурбәк исеме калкып чыга. Истә калырлык, сирәк исем булса да, якынрак дуслары аны “Батулла малае” дип атый. Һәр вакыт елмаеп торучы, әтисенең яшь чагының төгәл копиясе булган Нурбәк Батуллин балетта да, шоу-бизнеста да. Узган җәйне генә хореография училищесын тәмамлап, кулына диплом алса да, чит телләр үзләштерү турында да уйлый. Ә бүген ул тулы канлы яшьләрски тормыш алып бара, һәм татар милли балетын үстерүгә зу-у-ур өлеш кертү турында хыяллана.

- Нурбәк, сиңа Батулла малае булуы авыр түгелме?

- Мин кечкенә чакта кемдер шулай сораган миннән. Күз алдына китерәсезме, мин ни дип җавап биргәнмен? “Белмим, башка кешенең улы булып караганым юк, шуңа күрә, әйтә алмыйм” дип (көлә). Бүген дә шулай диеп булыр иде. Әлбәттә, ниндидер күренекле кеше баласы булгач, җаваплылык зур. Кечкенә чакта, мәктәптә укыганда гел уйлый идем: нигә мин дә гади ата баласы түгелмен икән, дип. Кайсы көннәрне минем дә башкалар кебек дәресне эшләмичә генә, әзерләнмичә барасы килә. Ә ярамый!

Икенче яктан, әти шундый кеше булуы яхшы. Ул популяр булмыйча, әмма бүгенге принциплары буенча яшәсә дә, мин шундый ук кеше булып үсәр идем.

- Гадәттә, һәр гаиләдә “балалар һәм әтиләр” проблемасы туа. Бу сезнең гаиләдә ничек хәл ителде?

- Белмим, бездә мондый проблемалар бик вак була. Аларны хәтта проблемага санап та булмый.

- Әтиең белән тулысынча аңлашып яшисез инде?

- Бу хакта үзем дә еш уйлыйм. Миңа калса, монда әтинең бик зур авторитеты роль уйный. Әти буларак та, шәхес буларак та, кеше буларак та бик зур авторитетка ия ул минем әти. Шуңа күрәдер, безнең арада проблема тумый, чөнки аның һәр сүзе минем өчен мөһим.

- Байбулатның популярлыгы әтисенекен һәм абыйсыныкын үтеп китмиме бүген?

- Бәлки үтеп тә китәдер, мин каршы түгел, Байбулат өчен бары сөенәм генә. Без өйдә ул турыда сөйләшмибез, үзебезнең популяр икәнне, гомүмән, онытабыз, гади гаилә без өйдә. Ара-тирә сугышып та, ачуланышып та алабыз. Ул миннән биш яшькә кече, әмма ул үскән саен арабыз кечерәя кебек.

- Батуллиннар сез икәү генә түгел, Рабит абыйның беренче гаиләсендә калган абый-апаларың белән сез нинди мөнәсәбәттә?

- Әйе, Илдар абый һәм Ирина апабыз бар, Иркә апа дип йөртәбез аны. Бик дус, аралашып яшибез. Илдар абый бик кызык кеше, Владивостокта бер авылда балалар укыта. Рәссам ул үзе, каллиграфияне дә булдыра, гарәпчә бик матур итеп яза. Мин кечкенә вакытта аның шәүләләр театрын хәтерлим. Утларны сүндереп, лампа яктысында үзе ясаган курчаклардан әкият күрсәткән иде. Мәңгегә истә калган аның театры. Әле аның кечкенә чагында ясаган картиналары әтидә саклана. Минемчә, бик сәләтле рәссам, әмма ни өчендер шуның буенча гына шөгыльләнмичә, кайдадыр чит авылда яши. Абыйны мин бик яратам. Ә Иркә апага килгәндә, үткән җәй, аның кызы, минем племянница була бит, Анапага безнең белән “Сәләт” лагерына барды.

- Син хореография училищесын тәмамладың да, быелгы сезоннан Татар дәүләт опера һәм балет театрында эш башладың. Хәзер ярты елга якын анда тир түгәсең. Рольләргә кереп китә алдыңмы?

- Юк әле, балетта бу процесс бик әкрен бара. Түбәннән өскә күтәрелү процессы, дип әйтик. Артист ике-өч ел массовкада биеп йөри ала. Кемнең ничек туры килә. Бик сирәк кешеләр генә солога тиз кереп китә. Нуриев кебек даһи шәхесләргә генә театрга килү белән төп партияләрне тапшыра башлыйлар. Әлегә “массовка мәктәбен” үтәбез (көлә).

- Кайсы спектакльләрдә сине күреп була?

- Әгәр массадан мине эзләп таба алсагыз – һәр спектакльдә.

- Камал театрында да массовкада уйныйсың ич әле.

- Әйе, “Кара чикмән” спектаклендә бик күп биюләр, безне, училищеда укыганда ук, профессиональ биючеләр буларак шунда чакырдылар. Әле дә бик зур теләк белән барып катнашып кайтам. Камал театры бик ошый миңа, андагы кебек атмосфера башка бер театрда да юк, безнең театрда да.

- Сине балет йолдызы булыр, дип татар җәмәгатьчелеге зур өметләр баглый. Әмма, миңа калса, сине сәнгатьнең бөтен тармагында күрергә була, бары балетта гына түгел.

- Тагын шул җаваплылыкка кайтып кала инде. Батулла малае булгач, зур өметләрне акларга омтылырга кирәк, дип саныйм. Объектив фикер йөреткәндә, балет сәнгатендә, әйтик, Рудольф Нуриев кебек зур үрләрне яулап алырмын, дип уйламыйм. Халык биюләре буенча киткән булсам, бәлки күбрәк уңышка ирешкән булыр идем. Ләкин мин – классик балетта, бу юнәлештә миңа аеруча авыр булачак. Бу табигый сәләттән, мөмкинчелекләрдән дә тора. Кем белә, бәлки, бу өметләрне мин балетмейстер буларак аклармын.

- Нурбәк, ә ни өчен нәкъ балетны сайладың?

- Белмим. Биюгә мәхәббәттер бу. Юк, әтинең теләге буенча түгел. Әти мине татар-төрек лицеенда күрә иде. Ә мин үземне бию сәнгатендә күрдем.

- Ә мин сине шоу – бизнеста күрәм.

- Белмим, тормыш күрсәтер. Шоу – бизнес миннән башка да яши, ә милли балетны үстерегә кирәк! (көлә)

- Еш кына шоу-программалар алып барасың. Бу тарафка ничек кереп киттең?

- Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. “Син минеке – мин синеке” тапшыруыннан башлангандыр ул. Ә ул тапшыру өчен кастингка чакырганнар иде. Мин андый эшкә бик шикләнеп карыйм, чөнки кечкенә комплексым бар. Җиде яшьләр тирәсе булган микән, әти белән “Тамчылар” программасын алып баручылар кастингына барган идек. Анда мине сөйләшкәндә дефекты бар, дип анда уздырмадылар. Шуңа күрә, бу бәйгегә дә бик скептик карашта гына бардым, шулай да алдылар, рәхмәт.

- Ә тапшырудан китү сәбәбе?

- Беренче сәбәп, училищеда дәүләт имтиханнарын тапшырганда вакыт җитми башлады. Аннан соң кире кайтырмын, дип уйлаган идем, театрдагы расписание мөмкинчелек бирми.

- Мондый partyны алып бару сиңа нәрсә бирә? Берәр яңалык ача алдыңмы үзең өчен?

- Бу үз-үзеңне сынап карау. Телевидениедән аермалы, “тере” тамашачы белән аралашу. Белмим. Ниндидер амбицияләремне тынычландырып торам. Хәзер үземнең хыялым бар: Үзәк-party кебек клубта, татар яшьләре тусовкасында бер тапкыр булса да ял итү. Чөнки мондый кичәләрдә гел генә алып барырга, эшләргә туры килә.

- Ә йолызлар авыруы йокмадымы әле үзеңә?

- Кай чагында сизелә. Кай чагында киресенчә, үземдә комплекслар барлыкка килүен тоям.

- ???

- Әти аркасында гына шулай булгандыр бәлки, дигән фикерләр дә туа кайсы чак. Бер вакыт Тереза Камалованың интервьюсын тыңлыйм да, ул сөйли: мин барысын да үзем эшләдем, үз тырышлыгым белән ирештем, әтидән ярдәм сорамадым, ди. Анысы шулай да ул, мин дә әтидән сорамадым, сөйләш әле, мине эшкә алсыннар, дип мөрәҗәгать итмим. Ләкин, шул ук вакытта, фамилия барыбер алдан йөри, дигән, фикергә килдем. Батулла исеме барыбер үз эшен эшлидер. Әгәр фамилиям башка булса, ничек булыр иде, дип уйлыйм кайсы чак.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Декабрь 2007


Сезнең фикер