Наил Дунаев

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наил Дунаевның юбилеен каршы алабыз. Туган көнен май да ук үткәрсә дә, тетардагы ремонт белән көзгә кичектерелгән юбилей кичәсе 10 ноябрдә Камал сәхнәсендә Илгиз Зәйнинең “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакле белән билгеләнә. Бу уңайдан Камал театры сәхнәсенең күрке булган, бик күп образлар тудырган артист, аннан да күбрәк яшь артистларның остазы Наил абый белән сөйләшәм.

- Ни өчен Николай Дунаев үз исемен алыштырырга булган?

- Моның белән гел кызыксыналар.

Николай абый гримеркада

Без Мәскәүнең, СССР-ның данлыклы Кече театры, ул русча матурырак, көчлерәк яңгырый Малый театры, ягъни, Михаил Семенович Щепкин исемендәге югары театр училищесында укыдык. Мәскәүдә ул вакытта 4 кенә театр ВУЗы бар иде: ГИТИС, Щепкин исемендәге кече театр каршында, Вахгтангов театры каршында Щукин исемендәге, МХАТ каршында мәктәп-студияләр генә бар иде. Барсында да ГИТИС программасы буенча укытсалар да, џәр берсенең үз юлы, стиле, традицияләре, мәктәбе бар. Безнең мәктәпләр төрле булса да, гомум торакта яшәгәндә бик күп республикалардан, хәтта, чит илләрдән килеп укучы егет-кызлар белән күрешеп, аралашып, бер-беребезнең куйган спектакльләрне карарга йөри идек. Күрше башкорт студиясе бар иде. Алар ике елга бездән алдарак укыды, зурраклар иде. Без төрекмән, таҗик, молдаван, чуаш студияләре белән гел аралашып яшәдек. Чуаш, башкорт театрлары белән џаман аралашабыз, кунакларга йөрешәбез, шәкерт чакларны искә төшерәбез.

Шушы училищеда укыганда без дипломга 4 спектакль әзерләгән идек, өчесен Камал сәхнәсендә күрсәттек. Берсе В. Маяковскийның “Мунча” әсәре. Аны уку йортларында, театрларда бик сирәк куялар, гәрчә, аның проблемасы Маяковскийча бик каты бәрсә дә. Берсе Б. Куләхмәтовның “Ике фикер” әсәре, һәм берсен без декорацияләр әзерләргә өлгермичә, сәхнәгә чыгара алмадык. Алар арасында Әхмәт Фәйзинең “Тукай” спектакле дә бар иде. Бу әсәрдә безнең студиядә укучы 23 студент кына җитми, анда бик күп кеше катнашырга тиеш. Габдулла Тукайның 75 еллыгына багышладык.  Күкәйдән яңа чыккан чебиләр- кичәге студентлар белән татар театры корифейлары бер сәхнәдә уйнадык. Авторы Әхмәт ага Фәйзи безгә дәресләр биреп, укытып та йөреде, әмма диплом спектаклен күрә алмады, мәрхүм. Шагыйрьләр шагыйре, дип атыйм мин аны. Бик киң күңелле, йомшак күңелле кеше иде. (күзләре яшьләнә). Монда Тукай ролен башкарырга туры килде. Дамир Хәйруллин белән алмашып уйныйбыз. Галиәскәр Камал ролендә Ринат Таҗетдин. Сәгыйть Рәмиев – Туфан Миңнуллин. Тискәре образ, Бикчәнтәй ролендә – ул Галимҗан Ибраџимовның прототибы – Рабит Батулла. Хәнәфи – Равил Шәрәфиев, Тукайның күз атып йөргән кызы ролендә Иркә Сакаева. Төп рольләр бездә, ә кечкенә рольләрдә џәм халык массасына безнең зур корифейларыбыз, зур артистларыбыз уйнады. Ис киткеч зур ихласлык белән матур уйнадылар. Безнең профессорыбызның сүзен тыңлап, бөтенесенә баш иеп, сәнгатькә нәрсә кирәк, барысын да эшләделәр. Без аларга бик рәхмәтле булдык. Хәлил Әбҗәлилов крестьян ролен уйнады, эпизодик кечкенә генә роль. Минем хәтердә калды: ул үзенең таягын Тукайга бирә. Бу символик мәгънәгә ия, дип уйлыйм, кебек тә булды, олы буынның яшьләргә эстафета бирүе. Эшче ролендә Хөсәен Уразиков. Шушы спектакльдә кечкенә рольләрдә олы артистларыбызның ихлас катнашуларын әйтәм, Шәүкәт Биктимеров, Вәкил Закиров, Дэллюс Ильясовларның бер сүзләре дә юк, массовкада йөриләр. Ис киткеч, гаҗәеп спектакль булды. Җәмәгатьчелек аны хуплап каршы алды. Чөнки шул вакытта театр яшь артистларга кытлык кичерә иде. Яшьләрнең эшкә кайтуы төп яңалык булды.

Бу вакытта әле күпчелек халык керәшеннәрне белми дә иде. Хәзер генә мәгълүмат бик күп язылды. Әнә шул вакытта тәнәфестә сөйләшәләр икән: ничек инде татар шигърияте алласы Габдулла Тукайны Николай Дунаев – урыс баласы уйный? Чөнки программада шулай язылган. Бу хакта үземә әйткәннәр иде инде.

Укуны бетереп, кулга диплом алып кайттык, Камал театрына эшкә урынлаштык. Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә” спектаклендә кире образ Ибраџим ролен бирделәр. Афишага ничек языйк, хәтерегездәме теге юлы нәрсә дигәннәр иде? Хәл итик әле, дип сорадылар миннән театр режиссеры Ширъяздан Сарымсаков, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Габдулла Йосыпов, Хөсәен абый Уразиков. Шунда крестныйларым булды шул өч бөек шәхес. (көлә). “Исемне үзгәртсәгез – үзгәртегез, әти белән фамилиямә тимәгез”, дидем. Чөнки әтигә мин кушмаган ул исемне, ә фамилия ул керәшеннәрдә исемнән түгел, ә кушаматтан килә.

“Наил дисәк ярармы?”- диделәр. Мин ризалаштым. Күп татар балалары урыс исеменә күчәндә, әйтик, Габдрахманнар Саша булып йөри, мин татар исеме алдым (көлә). Татарстанның атказанган артисты исемен биргәндә кызык булган иде. Указда “Камал театры артисты Николай Иванович Дунаевка” исем бирелә дип язылган. Кем икән ул, белмиләр. Син нәрсә, урысмы ни? дип, сәхнәдән читтәге дусларым, танышларым аптыратып беттеләр. Документларымда бер нәрсә үзгәрмәгән, бу исем бары тик псевдоним булып кала.

- Әти-әниегез моны ничек кабул итте?

- Әти-әнием каршы килмәде. Кайсы берәүләр балалары артист булганга бик ачулана. Минекеләр артистларны бик ярата, хөрмәт итә иде. Ул вакытта бездә телевизор-фәлән юк, тәлинкә кебек радиодан Казан тапшыруларын, ял көннәрендә туры эфирда барган концертларны җыелышып, исебез китеп тыңлыйбыз. Бу тапшырулар гаҗәеп бер бәйрәмгә алмаша иде. Мин драма артистларының исемнәрен белмим, тавышларын танымый идем, бары тик җырчыларны гына беләбез. Илџам Шакиров яшь җырчы, Усман Әлмиев, Зифа Басыйроваларга мөккибән идем. Казан ерак, бу кешеләрне бер генә мәртәбә булса да күрәсе иде, дип үстек. Чөнки аларны күргән-белгән кеше юк. Беренче мәртәбә Минзәлә театрының “Йөз миллион” спектаклен күрдем. Бу беренче профессиональ театр иде.

- Керәшеннәргә аерым мөнәсәбәтне сизәсезме сез? Әйтик, татар булсагыз, яшәве җиңелрәк булмас идеме?

- Тарихны җиңүче халык яза. Урыс аны үзенчә язса, хәзер татар үзенчә яза. Юк, тарих болай түгел, Мамай ханның гаскәре бәләкәй генә булган, чөнки ул ханлыктан качып киткән була. Урыс тарихчылары язганча, кот очкыч гаскәр турында сүз дә юк. Ә урыслар шул җиңүне зууур бәйрәм итеп ясый башладылар, әйтерсең олы бер җиңү. Бу патриотизмны арттыру өчен генә. Тарихны алар яза, алар хак булып чыга.

Ә керәшеннәр турында әйткәндә, тарихчылар фикеренчә, бик күп аермалыклар бар. Мөселман татарлары күбесе фикеренчә, Иван Грозный чумылдырганнан соң гына татарлар керәшен булган, аннары Петр беренче заманында икенчегә шул ук хәлләр кабатланган, диләр. Керәшеннәрдә чукындыру, дип әйтмиләр, чумылдырган, диләр, моның аермасы бар. Ләкин үзләре риза булмыйча, көчләп икенче дингә күчерелгәннәр шундук үз диннәренә кайтканнар. Џәр дин џәр халыкка көчләп кертелгән нәрсә ул. Әнә, урысның князе Владимир православие кабул иткәндә аны үз анасы диненнән киткәне өчен ләгънәт укып каргый. Ул бик катлаулы нәрсә, үз иманыңнан ваз кичеп, әллә нинди, таныш булмаган иманны кабул итү, дигән сүз ул динне алыштыру.

Ә керәшен булып яшәү җиңелме, дигән сорауга килгәндә, керәшеннәрнең күптән христиан динен алган халык булуын исбатлаган дәлилләр бар, әмма күп тарихчылар моны исәпкә алырга теләми, тарихны 1552 елдан гына санап китәләр. ЮНЕСКОда шундый кагыйдә бар: халыкның бер диндә, яки бер конфессиядә яшәвенә 500 ел үтә икән, бу аерым халык, дип атала. Инде, Иван Грозный чумылдырганнан гына да 500 елга якын вакыт үткән. Аерым халык, дисәң дә, алар бөтенесе дә төркиләр бит. Ә төркиләрнең һәр берсенең үз теле: татарныкы да, башкортныкы да, мишәрнеке дә, керәшеннеке дә бик нык булмаса да аерылып тора. Очрашсалар һәммәсе дә төрки телдә сөйләшә, бер-берсен аңлыйлар. Совет мәктәбен укымаган керәшен хатынының теле бик аерыла. Ә Ильминский тәрҗемә иткән, “Новый завет” иман китаплары чын керәшеннәр, Мамадыш халкы телендә язылган. Тел буенча аерылмый, дип әйтеп булмый. Ә җырларны аларга кем, кайсы композитор язып биргән? Аны аларга урыс композиторлары язып бирмәгән! Ул җырларны тыңлап күңел тула. Ә киемнәрне?! Аларны кайсы рәссам ясап бирде икән? Берәү съездда керәшеннәр юк! Юк! Юк! дип кычкырса да, безнең халык бар.

- Соңгы тапкыр халык санын алуда Башкортстан керәшеннәре татар түгел, аерым милләт буларак язылды. Зур санлы татар халкының ваклануына китерә түгелме бу адым?

- Себер татарлары хакында бер нәрсә дә әйтә алмыйм, ә мишәрләргә килгәндә, аларның көн күреше, телләре башка икән, аны нишләтәсең? Керәшеннәр дә. Алар бөтенесе татар халкы, керәшен булып ул урыс яки чуаш булмый бит инде. Барыбер татар булып кала, татар телендә сөйләшә. Маяковскийның билгеле сүзләрен бер аз үзгәртеп, “я говорю татарин, подразумеваю мусульманина” дигән кебек килеп чыга, татар булса, бары тик мөселман гына булырга тиеш, мин үземне татар, дип атыйм икән, динеңнән күч, син мөселман булырга тиеш, дип мине сөннәткә утыртырга кирәк! Соңгы сан алуда Татарстанда 18 генә мең керәшен язылган. Ә 1926 елгысында 103 мең керәшен исәпләнгән. Аерма бармы? Бар.

- Керәшен бәйрәмнәрен ни эшләптер игътибарга алмыйлар. Хәтта республика халкы да бу изге көннәр, бәйрәмнәр үтеп киткәч кенә белә. Ни өчен болай икән, сез ничек уйлыйсыз?

- Керәшен бәйрәмнәренең күбесе православ динендәге бәйрәмнәр. Урысларда булмаган, тик керәшеннәр генә үткәрә торган Симет бәйрәме бар. Аны күп аллалык заманыннан калган, диләр. Бу бәйрәмне чиркәү кабул итми. Питрау бәйрәмен сабантуйга алыштырып бетерделәр (көлә). Игътибар җитми, дип уйлыйм.

Үткән ел, филармония кушкач, мин сценариен яздым, режиссеры булдым, Олы көн, ди аны керәшеннәр, Пасха бәйрәменә багышланган чара үткәрдек. Ул бик зур бәйрәм булды, бездә ул ничек булса, шулай иттек. Керәшеннәр хөрмәт иткән кешесенә сүз белән түгел, җыр белән мөрәҗәгать итә, без дә шулай әйтеш формасында керәшен шагыйрьләре шигырьләре џәм җырларыннан гына торган программа, җылы очрашу булды.

Фестивальләр үткәрәбез. Чит төбәкләрдән дә киләләр. Минзәлә һәм Башкортстанның Бакалы районнарыннан күчеп китеп утырган Чиләбе керәшеннәре дә килә. Алар үзләрен ногайбәк, дип атый. Әнә “Кәтүк түти” дигән җырны ишеткәнең бармы? Ногайбәкләр җыры ул.

- Бүгенге татар киносы турында нәрсә уйлыйсыз? Сез Рәмил Төхфәтуллинның “Зөләйха” фильмында да уйнадыгыз ич әле.

- Гаяз Исхакый әсәрләре әйләнеп кайткач, әлеге әсәрне Празат абый Исәнбәт сәхнәләштергән спектакльдә Зөләйхага өйләнгән урысның әтисен уйнадым. Минем героем, сугышлар күреп кайткан ир, конфессияләрнең ниндиендә генә булмасын, кеше булып кал, дигән девиз буенча яши. Гел кара, күз яше арасында ул яктылык биреп тора, тамашачыга да бу образ якын булды. Рәмил төшергән фильмда бу образ юк, сценариен аның ул үзе язды. Булдыра торган, эрудицияле егет. Булдыклы. Сүз көчләп чумылдыру турында бит. Петрлар заманы бу. Керәшеннәр белән татарлар арасында ни өчен талашып яшәргә? Поп шулай кушты, дип кенә таптарга, изәргә? Нигә көчләп чумылдырырга? Рәмилнең фильмында төп идея шул. Гади кешеләрнең көчләре булмаса да, ризасызлыклары, килешмәүләре, ихласлыклары, кешечә мөнәсәбәт, бүречә түгел, кешечә яшәү өчен көрәш.

Татар киносы, дигәндә, Татарстанның язмышы инде бу. Нинди бай, булдыклы төбәкбез, югыйсә. Автономия булганга совет хөкүмәте киностудия ачарга ирек бирмәде. Татар белән урысның гомер буе барган конфликты нәтиҗәсе инде бу. Татарның үсеп, белемле милләт булуыннан куркудыр инде. Сәнгатьне, әдәбиятны тезгенләп килделәр. Шуның аркасында, бик тырышсалар да, өстән рөхсәт булмагач, киностудия ача алмадылар. Үсешләре буенча бездән күпкә артта булган халыклар, шул ук кыргызларга, молдаваннарга, союздаш республика булгач, мөмкинлек бар, безгә – юк. Урта Азиядә бөтен театрларны, кино студияләрне башлап җибәрүче, юлга салучы – татарлар булды. Ясалма рәвештә безнең халыкны артта калдырттырдылар. Хәзер халык, яхшы мәгънәдә, тырпылдый, тырыша.

Рәмил Төхфәтуллин, Юзеев, Ягъфәровлар татар киносы булсын өчен тырыша. Өмет шуларда. Теләкләре сүнмәсә, сүрелмәсә, яшьләр тагын да үсәчәк, булачак әле. Алар кебек егәрле егетләребез булса, яшьләр тартылачак.

- Татар киносы татар театрына конкурент була алырмы?

- Кино, бигрәк тә, телевидение барлыкка килгәч, театр бетә, дигәннәр иде. Чөнки рампа аша тере артистны шушы мизгелдә карау – рәсемгә яки скульптурага караганда ул ҖАНлы. Әйтеп бетерә алмый торган хис, аура белән, йөрәк белән йөрәк кушылуы ул. Аларны бер нәрсә белән дә алыштырып булмаячак. Тамашачы џәр спектакльдән нәрсәнедер көтә, өмет итә. Ә кино ул тере әйбер түгел, ул техника, ул рәсем, ул лента, ул әйләнә торган кәтүк. Ә монда йөрәк әйләнә. Монда йөрәк тибә, колак, күз эшли. Монда ис сизәсең. Шуңа күрә, рәссам яки язучы кебек үз иҗат җимешен меңәр елга салып куя алмый театр артисты, ул шул мизгелдә кала, шуның белән дә кадерле ул. Бәлки шуңадыр да бала чакта бөтенесе артист булу турында хыяллана (көлә). Кино бер кайчан театрны алыштыра алмас, дип уйлыйм. Чөнки театрны тудыручы, бар итүче артистлар џәм режиссер. Кино сәнгате театр белән бергә үсә, аның белән бәйләнеп үсә. Беренчел нәрсә барыбер театр булып кала.

- Режиссер Сарымсаковтан башлап, бүгенге яшьләр Илгиз Зәйниев һәм режиссер Рәмил Фазлыевлар белән дә эшлисез. Хәзерге татар драматургиясен һәм режиссурасын ничек бәялисез?

- Драматургия турында әйткәндә, бик катлаулы чорга җиттек. Югыйсә, цензура, тыелу да кимеде кебек. Теге заманнарда күпләр: “Цензура көчле, минем язган әйберләремне басмыйлар, куймыйлар” дип йөреде, џәм моның сандыгында басыласы, куеласы әсәрләре күп икән, дигән фикер туа иде. Хәзер сандык ачылды, теләгән әйбереңне сәхнәләштер, әмма сандык бушрак булып чыкты.

Бүген рус театрларының күбесе, олысы да кечкенәсе дә, мөмкинчелек булгач театрлар күбәйде, барсы да классика белән генә җан асрыйлар. Яңа ризык, яңа әсәрләр юк. Ә татарда, Камал театры гына түгел бит әле, башка бик күп тетарларыбыз бар. Драматурглар язып тора, алар театрларда уйнала. Безнең театрда да ел саен 4-5 спектакль куела, шуларның бөтенесе булмаса да, шактые яңа әсәрләр, татар драматурглары әсәрләре.

Язарга теләүчеләр өчен бик яхшы нәрсә ул “Татар драматургиясе” бәйгесе. Анда бик күп пьесалар килә, уңышлылары китап булып басылып чыга, аларны башка театрлар рәхәтләнеп сәхнәләштерә. Сөенеч, яшьләр дә яза, катнаша.

Шулар арасында иң яшьләренең берсе Илгиз Зәйниев. “Мәхәббәт турында сөйләшик” әсәрен беренче укуда ук шаккаттым. Гади, әллә нинди бомбалар да шартламый, талаш-ызгыш та юк, үзгәреш-күтәрелеш-чабыш та юк. Тормышта була торган, күрше белән күрше, кеше белән кеше аралаша торган, бүгенге тормышны шундый гади итеп язган шушы яшь бала. Аның кешеләр арасындагы, ир белән хатын мөнәсәбәте, карт белән карчыкның ничек гомер кичерүе, балалар ничек үсүе, аларның үзара мөнәсәбәтләре. Сүз сөйләп йөдәтми, ис сеңгән сыман сеңдерә генә. Укыганда ук шундый тәэсир калдырган иде, спектакль дә шундый ук булып чыкты. Ничек булыр? дип бик куркып кына көткән идек, тамашачы бик тирән кабул итте. Күпме уйнасак та, гел аншлаг белән үтә. Һәм тәмамланган соң, киемнәре артыннан чыгып йөгерми кеше, урамга чыгасысын, өенә кайтасын онытып, озаклап басып, алкышлый. Сәхнәдәге тормыш ситуациясеннән аерылып китәселәре килми (тавышы калтырап, күзләре яшьләнә).

Шуңа күрә, драматургия турында, шушы бер автор белән генә әйткән очракта да, бар алар, ача белергә кирәкме, таба, аралаша белергә кирәк. Драматург белән режиссер, драматург белән театр арасында мөнәсәбәтләр булган очракта гына ниндидер нәтиҗәләр чыгуы мөмкин. Хәтерләсәгез, Тинчуриннар, Таҗи Гыйззәтләр театр белән аралашканга күрә шундый әсәрләр иҗат итә алган бит инде. Алар театрдан аерылып, читтән язган кешеләр түгел. Бердәмлектә – бәрәкәт.

- Үзегезнең гаиләгез турында да сөйләсәгез иде, Наил абый.

- 46 елда гаиләбез турында күп язылгандыр инде (көлә). Минем хатын үзебезнең Зәйнеке, бездән 12 км ераклыктагы Кабан-Бастырык авылыннан. Татьяна Григорьевна Батаева иде кыз чагында, хәзер Дунаева инде. Алабуга китапханәчеләр техникумын укыды. Мин урта мәктәптә укый идем, шунда Түбән-Биш мәктәбендә классташым, Татьянаның авылдашы Зина “ахирәтем җибәрде”, дип фоторәсем алып килгән. Бөтен класс белән кулдан-кулга йөретеп карадык та, фото юкка чыкты. Бер кем дә таба алмады аны. Чөнки мин аны стенадагы бүрәнәдәге ярыкка тыгып, яшереп куйдым (рәхәтләнеп көлә). Ул кыз миңа бик ошаган иде. Паспортка төшкән ул фото гаилә альбомында әле дә саклана. Шуннан Зинадан аның адресын алып, хат та язып карадым аңа, җавап бирмәде. Алар авылына сабантуена баргач, Зина мине ерактан гына Таняга күрсәткән. Беренче ул мине күрде. Шуннан үзешчән коллектив белән Зәйгә бардык. Таня практикага кайткан булган, минем чыгыш ясаганны караган.

Николай абый һәм Татьяна апа

Мәктәпне тәмамладык, без Мәскәүгә укырга кердек. Роберт Батулла, Хәмзә Арсланов, мин, йөк машинасы әрҗәсендә Чаллыга китеп барабыз. Каршыга тагын бер йөк машинасы килә, аның әрҗәсендә Зина Чаллыдан авылга кайтып килә. Мине күрде дә: “Татый Мәскәүгә китте!” дип кычкырды. Керәшеннәрдә Таняны Татый дип сөйләшәбез. Аңладым инде китапханәчеләр институтына киткәнен. Мәскәүгә бардык, укый башладык, бер-ничә атнадан соң, Батулланы ияртеп, Химкига Таняны эзләп киттек. Беренче очрашуыбыз шунда булды. Кызыл диплом белән Алабуга техникумын, соңыннан Мәскәүнең китапханәчеләр институтын тәмамлады Таня. Шуннан кайту белән республика китапханәсенә эшкә урынлашты. Хәзер ул профессор, Мәдәният академиясендә укыта.

Владислав исемле малай үстердек. Киленебез Люция белән Алина һәм Диана исемле ике кыз үстерә хәзер үзләре. КДУның ВМКсын тәмамладылар. Икесе дә МВДда эшли, улым полковник, киленем подполковник.

- Улыгызның сәхнәне сайламавында сезнең тәэсир булдымы?

- Гастрольләргә йөреде инде минем белән. “Әни килде” дә без Наилә Гәрәева белән яшь парны уйныйбыз, Фәрит Бикчәнтәев белән Владик алмашлап, малайны уйныйлар. Самара, Ульян якларында йөрибез. Аларның икесен кайсы чак номерда бикләп тә калдыра идек. Гримнар ягып, әллә нәрсәләр киеп, әллә нәрсәләр кыланып, мәш килә торганнар иде, спектакльгә хәтлем. Фәриттән бик яхшы режиссер чыкты. Минем малай әллә кайдан табып “Человек и закон” журналларын, детективлар укый башлады. Шулар белән мавыкты. Математика буенча укыса да, милиция хезмәтен сайлады.

- 45 ел бергә яшисез Татый түти белән, Наил абый, яши-яши хисләр сүреләме?

- (уйланып утыра) хисләр икенчегә алмаша. Туган-тумача кебек кешеләргә әйләнәсең. Карале, бу турыда бөтенләй уйлаганым юк икән, яшибез дә яшибез. Урыслар, родной, родная, дип әйтәләр, бит. Элек мин аны аңламый идем, ничек инде хатын сиңа родная булсын, ди? Хатын – хатын инде. Нәрсәдер бар икән монда, кешеләр бер-берсенә шулай якынлаша икән.

- “Мәхәббәт турында сөйләшик”тә сез Наилә апа Гәрәева белән 45 ел бергә яшәгән гаиләне уйныйсыз. Гомумән, мәхәббәт сәхнәләрен уйнаганда партнерыңа эссенү, гашыйк булулар мөмкинме?

- Мин ул спектакльдә Фирдәүс Әхтәмова белән дә уйныйм. Гомумән, күбрәк, Фирдәүс белән парлап күп уйнадык. Бөтен кеше дә герой-сөяркә була алмый инде. Мин үземнең актерлык серләремне ачып бетерергә тиеш түгел (көлә). Бөтен серләреңне дә ачып бетерсәң, тамашачыны нәрсә белән гаҗәпләндерерсең, дигән сүзләр бар. Педагог буларак, бу сорауга мин гадәттә, шулай дим. Аллага шөкер, артист буларак, театрның бөтен хатын-кызлары белән дә мәхәббәт уйнап чыгарга туры килде, дип әйтсәм дә артык булмас. Нәҗибә Ихсанова белән башланып киткән иде, рольләрне санап тормыйм, озак була, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәүс Әхтәмова, Наилә Гәрәева, соңрак алардан яшьрәкләргә күчтем, чөнки ир-ат олыгайса да, хатын-кыз кебек тиз бирешми. “Өч аршын җир”не Наилә Гәрәева белән уйнарга тиеш идек, ул вакытта обком куйдырмады. Соңыннан, рөхсәт булгач, яңадан әзерләдек, Мирвәли булып кабат мин калдым, ә миңа парга Рузия Мотыйгуллина белән Алсу Гайнуллиналар төп рольгә билгеләнде. “Суган чәчәгендә” Раушания Юкачевага килеп җиттем (көлә). Үземнең 60 еллыкта Ф. Бүләковның “Мәхәббәт хәтирәсе”н махсус куйдылар, мин анда үземнең укучым Люция Хәмитова белән уйнадым. Герой-любовник буларак минем диапазон бик зур!(күзләре яшьләнсә дә көлә)

Гашыйк булырга мөмкинме, дисең. Ул яхшы гадәт микән, начармы, бергә уйнаган партнерларым миңа чын мәгънәсендә бик сөйкемле булып күренә башлыйлар. Аларга бит гашыйк булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки, алар татарның иң сылу кызлары! Ни өчен, дисеңме? Чөнки, театраль уку йортына бик каты сайлап кына алалар. Укып чыкканнар арасыннан да бит Камал театрына иң-иңнәре генә эшкә килә. Ничек шуларга гашыйк булмыйсың?

- Тормышыгыз, иҗатыгыз белән канәгатьсезме? Мөмкинчелек булса, нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?

- Ул кадәре философиягә кереп, нәрсә эшләдем, нәрсә эшли алмадым, дип уйланып утырганым юк. Чөнки вакытым юк. Аллага шөкер, бүтән җиргә күчеп торылмады, гел шушы театрда гына эшләдем. Театр язмышы – минем язмышым, монда нәрсә булса – минем тормышымда да шул булды. Бөтен илне гиздек. Яхшы режиссерларда эшләргә туры килде. Коллективыбыз да ис киткеч, бергә дустанә булып эшлибез, яшибез, конфликт-фәлән юк бездә. Теге яки бу спектакльдә шундый роль уйнар идем, дигән хыялларым да булмады. Әле сез сорагач кына, бу турыда уйлыйм. Китаплар яза башладылар, бик әйбәт, чөнки алар үзләренең китабында театр тарихын калдыралар. Ә минем ул турыда хәтта уйларга да вакытым юк. Ниндидер хисап чыгарырга башыма килгәне дә булмады.

- Иртәрәктер бәлки…

- (сыны катып көлә) бәлки. Язып карамаган кеше түгелмен, тәрҗемә әсәрләрем республика театрлары сәхнәләрендә куелды.

- Наил абый, сез бик йомшак күңелле кеше, ахры.

- Мине монда усал, дип әйтеп карыйлар кай вакытта. Сентиментальлек бар миндә, әлбәттә. Әнә шул хисләргә тиз генә бирелү – актер өчен бик кирәк ул, миңа калса.

- Сәхнәдә чынлап җылап җибәрә аласыз инде алайса?

- “Бичура” спектаклендә Фәрит белән Мансур (Гыйләҗев – пьеса авторы – А.Г.) бу юлы елармы, дип, махсус чыгып карап торыр булганнар (көлә). Мин аны соңлап кына белдем.

- Китаплар укыганда елыйсызмы?

- Эй! Гюгоның “Хокуксызлар” романын татарча укыдым. Аның ахырына җиткәндә, “ике бит калды, бетә!” әллә өч көн укыдым, сузам (күзләре яшьләнә, үзе көлә). Ике юлын гына укыйм да, ябып куям.

Сәхнә өчен начар сыйфат, дип уйламыйм моны мин. Ихластан кабул итә алуның зыяны юк, файда гына (күзләре яшьләнә).

Айгөл Гыймранова

“Ирек Мәйданы” 2007

Один отзыв на «Наил Дунаев»

Сезнең фикер