Ләйсирә Фазлыева

Ләйсирә Фазлыева: дөнья мәгънәсе, яшәү тәме үзеннән-үзе барлыкка килә

. “Профессиональ телевидениенең нәрсә икәнлегенә төшенә башлавыма быелның җәй аенда 10 ел булды. Ә үземне гомер бакый телевидениедә эшләгәндәй хис итәм”- ди яраткан эше турында Ләйсирә Фазлыеыва. Башта “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә иртәнге “Чулпан” телевизион информацион-музыкаль тапшыруы автор-алып баручысы, аннары “Яңа Гасыр” телевидениесенең “Хәерле иртә, Татарстан!” программасы алып баручысы. Хәзер Ислам дине турында сөйләүче “Нәсыйхәт” дини-мәгърифәтчел тапшыруы мөхәррире, “Әйбәт гайбәт” татарча ток-шоу программасы алып баручысы.

- 2000 елны КДУның журфагын тәмамлаучылар арасында барысы да журналистика өлкәсенә хезмәт итә. Гадәттә, төркемнән сирәкләр генә диплом буенча эшли…

- Без укыганда ук төркемдәшләремнең яртысы эшли иде. Бәлки профессияне аңлы рәвештә сайлавыбыздан килә торгандыр. Бер ахирәтем: без ат елына туган, шуңа да ат кебек эшлибез, ди. Мин үзем фаразлаулардан, йолдызнамәләрдән ерак кеше буларак, алай дип әйтмәс идем. Димәк, шулай насыйп кылынган, бер төркемгә шундый эшсөяр, һөнәрен яраткан, максатына ирешә торган кешеләр тупланган. Безнең журналист буласыбыз килде, һәм шул өлкәдә эшлибез дә. Диплом алганга 7 ел үтсә дә без аралашып яшибез, күрешү еш булмаса да, чылтыратышып, хәлләребезне белешеп торабыз. Ярдәм кирәксә – рәхәтләнеп бербербездән ярдәм сорыйбыз һәм ярдәм итәбез. Бикә Тимерова, Айсылу Галиева, Ландыш Харрасова, Рәйлә Гомәрова (Саба ТВ хезмәткәре) белән араларыбыз суынмый. Елына бер тапкыр очрашып торабыз бергә җыелгач, безгә бик рәхәт һәм күңелле. Гадәттә, сыйныфташлар якын була диләр, безнең төркемдәшләр белән дә шулай. Әллә барыбыз да авыл балалары булганга, күп тә булмадык, унберләп кенә кеше идек, бик якынбыз.

- ТЯГ каналы сайтындагы анкетаңда “табип булырга хыяллана идем, бу теләк әле дә яши” дигәнсең. Ни өчен табип?

- Белмим дә инде… Кечкенәдән минем табибә буласым килгән. Без башлангыч мәктәптән, икенче авылда урнашкан урта мәктәпкә күчкәндә, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерергә шул урта мәктәп укытучылары килгән иде. Шуның белән беррәттән безнең хыяллар турында да кызыксыналар: “Кем буласың килә?” – дип сорадылар. Мин сикереп торганмын да: “Табибә буласым килә!” – дип кычкырганмын. Укытучым Әлфия Хәсәновна Галиева әле дә ул вакыйганы көлеп искә ала. Нишләптер шул балачак хыялы гына булып калган ул, аны максат итеп куймаганмын күрәсең… Шулай да ул җанымның иң төбенә кереп утырган. Хыял бит ул тормышка ашмый торган нәрсә, бу- табибә булу да торган түгелдер.

Шулай да, табип һәм журналист кешеләгә ярдәм итә торган һөнәрләр. Журналист ярдәм итсә дә эшенең нәтиҗәсен шул мизгелдә үк күрми. Мәсәлән, “Нәсыйхәт” тапшыруын эшлим мин, берәр кеше тыңлады, шушы көнне, шушы тапшыруны тыңлаганда салынган орлык бәлки ун елдан шытып чыгар. Бәлки аның файдасы шул вакытта булыр, ә мин аны күрмәм. Ә табип кешенең хезмәт нәтиҗәсе, миңа калса, шунда ук күренә. Ягъни, ул пациенты белән күзгә-күз очраша, авырткан җирен дәвалый, бөтен нәрсә күз алдында бара. Табип һөнәре мине нәкъ шуның белән кызыктыра торгандыр, бәлки, дип уйлыйм.

Хәзер табипка укып, хыялымны тормышка ашыру максатым юк (көлә).

- Илфат Фәйзрахманов кебек акула белән эшләве авыр түгелме соң?

- Дәрәҗәдер бу беренче чиратта.

- Сез аның белән гел генә бер сүздәнсезме, әллә бәхәсле, килешмәгән моментлар да булгалыймы?

- Илфат абый белән килешми мөмкин түгел. Икенчедән, без ток-шоу дигән яңа жанрда эшли башладык. Татар телевидениесендә мондый жанрда эшли торган тапшыру юк иде әле. Татар телевидениесендә дә юк, безнең дә эшләп караган юк, без өр-яңа өлкәне өйрәндек. Һәм бу вакытта Илфат абый да хезмәткәрләре сүзенә колак салгандыр, дип уйлыйм, без дә Илфат абыйны игътибар белән тыңлый идек һәм гомумән, буйсына идек. Аннары миңа, иртәнге тапшыруларны алып баргач, анда кунаклар килә, аралашасың, сораулар бирәсең, бүлдерәсең, ток-шоуда да шулай, бу бик җиңел булыр кебек тоела иде. Һәм безнең тапшыру башланды, анда кешеләр килгән, сораулар әзерләнгән, тик мин бу ток-шоуның башка мәгънәсе барлыгын да аңладым. Ягъни, Илфат абыйның сокландыргыч бу сыйфаты тормыш, эш тәҗрибәсеннән килә торгандыр, ул кешеләрнең фикерләрен бер җепкә тезеп, шул җепләрне үзенең кул-бармакларында тота белә. Мин, башта “нәрсәсе бар инде ул ток-шоуның” дип уйлаган кеше, шушы тапшыруда Илфат абыйга карап, аны тыңлап, шул җепне ни рәвешле тартып алып барганын күреп, ток-шоуның бер дә җиңел әйбер түгел икәнлегенә төшендем. Һәм әле һаман үзем өчен күп нәрсәләр ачам, Илфат абыйдан өйрәнәм. Барыбыз да аңа буйсынабыз. Шул ук вакытта Илфат абый бик демократик кеше, без беркайчан да үз фикеребезне әйтми калганыбыз юк. Һәм аның колак салмый калганы да юк.

- Ләйсирә, дингә кереп китүең ничек булды?

- Тора-тора, көннәр, айлар еллар узган саен моны югары көчнең, бөек затның кушуы, әмере буенча эшләнгән әйбер икәненә төшенә барам. Бу шул кадәр гади килеп чыкты, 2003 елның 1 мартыннан мине иртәнге-төнге тапшырулар дирекциясеннән иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясенә күчерделәр. “Нәрсә эшләрмен, сәясәткә тешем үтәрме?” – дип кайгырып утырганда “Нәсыйхәт” дигән дини тапшыруны да мин күчкән дирекциягә тапшырдылар, әле бер-ике генә тапкыр эфирга чыккан, аның мөхәррире юк. Илфат Хәкимович: “Тапшыруның редакторы син булырсың”, – диде. Мин сәясәтне өйрәнә алырмынмы дип куркып торам, ә монда – дин. Гаиләбез әхлаксыз, тәрбиясез булмаса да, дини түгел иде. Әби-бабай белән үсмәгәнгә күрәме, ә әти белән әни динне тыйган заманда яшәгән, тирәнтен дини белемем юк: Алла барлыгын беләм, ышанам һәм шуннан артыгын белмим. Ә ул вакытта мин кыска чәчле, супер прическадан, модадан калышмаска тырышкан туташ… Психологик яктан авыр чор иде җитмәсә. Шушы “Нәсыйхәт”не эшли башлагач, әкренләп дин гыйлеменә төшенә, нәрсәнең ярый, кайсысының ярамаганлыгын, киенү серләрен асылда аңлый башладым. Минем очракта урысларның “информирован, значит, вооружен”дигән сүзен, мәгълүматлы кеше – искәртелгән кеше, дип үзгәртеп әйтергә мөмкин. Үзем өчен мин җиңеллек таптым, хак әйберләргә төшенә, яшәүнең асыл мәгънәсен, теге чактагы стресс, күңел төшенкелегенең сәбәпләрен аңлый, аның нәтиҗәләрен үзгәртә башладым. Дин күпләр, шулай ук кайчандыр үзем күзаллаганча – яулык бәйләү, намаз уку, ураза тоту гына түгел икән. Гомумән, һәр гамәл, һәр сүз, һәр сулыш, ул – дин, иман икән. Минем өчен бу бик кыйммәтле байлык, бик кыйммәтле үзләштерү булды. Хәзер аңлыйм инде: бер дирекциядән икенчесенә күчүем, көтмәгәндә дини тапшыруның мөхәррире вазыйфаларына керешү – Бөек затның бер хикмәте икән инде ул…

- Эчке һәм тышкы үзгәрешләрне тирә-юньдәгеләр ничек кабул итте?

- Ни гаҗәп, игътибар иткәнең бармы икән, интелегенция арасында яулык бәйләүче, намаз укучы яки ислам диненә килүчеләр арасында табиплар һәм журналистлар күп. Телевидениедә дә яулык бәйләүче кызлар, җомгаларга йөрүче егетләр байтак. Шуңа күрә, эш урынымда моны бик җиңел, гади кабул иттеләр. Беренче чор артка каерып яулык ябынып йөри башлагач, бәйләгәч, ник аны тиешенчә бәйләмисең? дип әйтүчеләр дә булды. Ислам тәгълимәте турында күбрәк белә башлагач киенү рәвеше дә үзгәрде: Аллаһы Тәгалә шулай-шулай киенегез(мәсәлән, Коръән, “ән-Нур” сүрәсе, 31 аять) дип боерган икән, димәк мин киенергә тиеш, дип уйладым. Инде “киенми” йөрүне икейөзлелек дип уйладым һәм башыма яулык салдым. мөселман хатын-кызы да матур киенергә лаеклы. Кайберәүләр “эсседер, суыктыр” дип кызганмакчы булып тикшереп карый. Хәзер сайлау мөмкинлеге шактый зур бит: тукымаларның ниндие генә юк: ефәктән киенәсеңме, йонлысын сайлыйсыңмы – барысы да бар. Фантазиясе булган һәм дөрес итеп киенә белгән кешегә – эссе дә түгел, салкын да түгел. Үземнең табигый тукымадан тегелгән һәм ачык төстәге киемнәргә күзем төшә. Шул ук вакытта гади, тыйнак формаларга өстенлек бирәм.

Гаилә, туганнарга килгәндә, алардан еракта яшәвем, ниндидер кимәлдә миңа ярдәм итте. Гадәттә, туганнар белән аңлашу озакка сузыла. Бу балага авыр, читен булмасмы, кешеләр аңлармы икән, дип курка бит алар. Каршылык булды, димәсәм дә, алар башта аңлап бөтермәделәр. Ләкин тора-бара аңлаштык, кабул иттеләр, хәзер Аллаһ әниемне дә гыйбадәтле итте, тулысынча аңлашучанлык, гармония урынлашты.

-Тормышыңда нинди үзгәрешләр булды?

- Карьера баскычы буйлап күтәрелдем, утрауларга ял итәргә бардым, коттедж төзеттем дип мактана алмыйм. Әмма болар юк дип боекмыйм да. Чөнки үзгәрешләр дигән нәрсәгә карашым бөтенләй башка. Бер көнне тәпиләренә корт күтәргән энә карагының түбән генә очып барганын күрдем. Бу аның азыгы иде. Бакый дөньяда һәркемнең үз ризыгы, үз язмышы. Хәтта бөҗәкләр дә юкка яратылмаган. Менә тагын мисал: күптән инде, ысланган балык эзләп, төнлә кибеткә чыгып киттем. Кайтканда уйлыйм. Намаз вакытында, Аллаһны зикерләп утырасы урынга, нәфесемә буйсынып, тамакны кайгыртып йөрим һәм ач булганга да түгел. Әгәр шушы караңгы урамнан өйгә кайтып җитә алмасам… Кемгәдер көлке тоелыр, әмма шундый гади, тормышчан мисаллар мине рухи үсешкә этәрә. Аллага шөкер. Моннан да олы бәхет була алмый. Шуннан соң, дөнья мәгънәсе, яшәү тәме үзеннән-үзе барлыкка килә.

- Аңлавымча, исламга килүең “Нәсыйхәт” тапшыруы аша булса, бүген син “Әйбәт гайбәт”не дә алып барасың. Исеменнән үк әйтеп була: гайбәт ул исламда иң начар күренеш.

- Монда бит әйбәт гайбәт. Анда без гыйбрәт алырлык хәлләр сөйлибез. Җәмгыять тормышының проблемалы темалары бөтенесе дә көнүзәк. Алар хәтта гайбәт тә түгел. Һәм безнең студиягә чакырылган өч экспертның берсе даими имам, хәзрәт була. Чак кына ислам тапшыруы да әле “Әйбәт гайбәт”(көлә).

- Гаиләң белән таныштырасыңмы?

- Гаилә тормышымны матбугатка чыгарасым килми…

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Июль 2007


Сезнең фикер