Габдрәхим

Ул тормыш диңгезенең төрле тирәнлекләрендә йөзеп караган кеше. Үзен бик күп хезмәттә сынап карады. Аның белән таныш булмаган кеше сирәк, аны белмәгән кеше тагын да сирәгрәк. Ә инде аның турында берәр нәрсә ишетмәгәннәр бөтенләй юктыр, мөгаен. Сүзем журналист, “Курай” радиосы диджейы Габдерәхим турында. Гел үзе генә интервьюлар алып йөрмәсен әле дип, бүген аның үзен сораштырдык.

Гәбдрәхим

- Габдерәхим, синнән бүген бөтен артистлар курка. Нәрсәгә үзеңә шундый амплуа алырга инде?

- ???

- Нәрсә ишетәсең – шуны язып йөрисең дә, артистлар синең алдыңда авыз ачарга да куркалар.

- Нәрсә ишетәсең – шуны язасың түгел ул. Мин башта ишетәм, аннары тикшерәм. Иренмим, барып сорыйм мин аны, дөреслеген раслагач кына бастырам. Минем шундый хәл булды: тапкан мәгълүматны тикшерергә бардым. Әйе, дөрес, ди. Әлегә язма, бер атнадан килерсең, ди. Килдем, мин бу газета өчен югарырак, бу газетада минем басыласым килми, диде. Шундый хәлләр дә була. Күп очракта мине арттырып яза, дип әйтүчеләр бар. Бер тапкыр шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән сөйләшәм, аның коллегасы да диктофонын кабызып куйды. “Син күп очракта арттырып язасың, соңыннан тикшерәчәкмен” ди. Интервьюны кәгазьгә күчергәч, Фәйрүзә ханымга китереп укыттым. Аңа ошады. Кеше арттырып сөйли инде ул. Берсендә “Гөлсәрвәрнең күз яшен кая куярсың?” дип тиргәделәр. “Уртак түшәк”тә язып чыккач, өч көн елаган, диләр. Күрсә – битемнән тырнар, дип Гөлсәрвәр янына килергә куркам. УНИКСка керергә торганда очраштык: укыдым, бик матур язгансың, ди. Кеше сүзе – кеше үтерә, менә монда мин Шәймиевны мактап утырыйм әле, аны бер кем барып әйтмәячәк! “Габдерәхим Шәймиевны мактады, әйдәгез, үзенә дә бер яхшылык эшлик”, дигән кеше булмаячак. Ә ялгыш бер әйбер ычкындырыйм – аны урынына зур иттереп алып барып җиткерәчәкләр. Шул әйбер бар. Кеше теләми икән – мин аны яза алмыйм. Кайсы вакыт миңа: “диктофонга түгел, үзеңә генә әйтәм” дип сөйләүчеләр бар. Күптән түгел Динарт Закировның аерылган хатыны белән интервью эшләдем, күпме акча түли, дим. Үзеңә генә әйтәм, ди. Әйтте. Мин аны язмаячакмын ич инде.

- Турысын, чынбарлыкны язганың өчен үзеңә янаучылар булмадымы соң? Дөрес сүз булса да һәр кемгә дә ошамавы мөмкин…

- Булды. Кыйнадылар да хәтта. Аскы теш казнасы сынып, аны беркеттереп тә йөредем. Кемнекеләр икәнен белмим (белә инде, ышандырмады. – Н.И.) дүрт малай килеп чыкты да “авызыңа хуҗа бул!” дип бәргәләп ташладылар. Булды андый хәлләр дә…

- Язудан гайрәтең чикмәдеме соң?

- Юк. Минем андый әйбер юк. Армиядән кайткач та клубка чыктым, бер кызны озаткан өчен кыйнап аттылар. Икенче көнне шешкән-күгәргән күзләр белән тагын клубка чыктым. Этлек инде. Каядыр куркып, качып яту юк ул миндә.

- Син популяр DJсың, исемең халык арасына киң таралган. Кызлар үзең белән төн кунырга да ризадыр, мөгаен. Аяк астында яткан ләззәттән баш тарту җиңел түгелдер ул…

- (бераз уйланып торгач) ничек дип әйтим? Радиода ул уен кебек кенә бара. Мин гашыйк, миңа гашыйклар. Тормышта ул радио тыңлаучылар белән булуы мөмкин түгел. Ләззәт эзлисең икән – аерым бер кешең булырга тиеш. Тыңлаучылар, сиңа гыйшык тотучылар – сиңа фәрештәгә караган кебек карый. Әмма бер кеше дә фәрештә түгел бит. Гади булырга кирәк! Ә иҗат кешесе бигрәк тә гади булуы мөмкин. Шундый очракны беләм: Камал театрының бик популяр артистына бер кыз үлеп гашыйк булган. Соңрак, тормышта күргәч, гайрәте чиккән. Шуңа күрә, сәхнәдә бик популяр булган кеше тормышта бик гади булуы мөмкин, чөнки ул сәхнәдә нәзәкатьле булып туя. Сәхнә артына чыккач, тозлап суган ашыйсы килә. Монда утырасың ах та ух килеп, урамга чыккач тозлап-борычлап сүгенәсе килә башлый.

Бик таныш кеше белән генә очраша, эчемне ачып сөйләшә алам. Белмәгән кеше белән серле булып каласым килә.

- “Габдерәхим радиосы”, “Габдерәхим стиле” дигән нәрсәләр барлыкка килде. Моңа үзең ничек карыйсың?

- Алмаз Хәмзинга рәхмәт! Мин бик куанам моңа. Миңа битараф түгелләр икән шатланам гына. Әле Булмас.ру сайтында мине чәйниләр, андагы әшәкелек! Мин оргазм кичерәм аннан. Чөнки бу сайтта Зөлфәт Зиннуров, Ландыш Нигъмәтҗанова, Салават һәм мин! Шулар исемлегенә мине дә керткәннәр бит! Анда булмасам борчылып йөрер идем әле.

- Синең аша танышып, кавышучылар исемлегендә бер Булат Җиһаншин гына түгел ахрысы…

- Андыйлар бар. 11 кеше бер бүлмәдә яшибез, дигәч, бик каты тырышып, Рәшидә апаны мин шулай таныштырган идем. Бик матур итеп кавыштылар. Студиягә килделәр, мулла аларга никах укыды. Бер вакыт “Город”ны ачсам: сугышып ике кеше килеп чыкты. Шундый матур итеп кавышкан Рәшидә апалар судлашып аерылыштылар. Анысында мин гаепле түгел инде (көлә).

- Син бүген бик скандаллы журналист, исемең букка буялган, сер түгел. Әтиең дә, абыең да (Рәмил Юнысов – Кол Шәриф мәчете имамы) бик дини кешеләр. Алар белән нинди мөнәсәбәттәсең?

- Ничек дип әйтим икән? Алар белән еш кына бу хакта сөйләшәбез. Минем мулла булып утыруыма абыем да каршы. Уртача гына юлдан барырга туры киләчәк хәзер миңа. Күрәсең, миңа шундый язмыш бирелгән Ходай тарафыннан. Бисмилла-бисмилла, дип кенә утырсам, миңа кем булыша, кем миңа китереп бирә. Абыем белән бер сөйләшүдән соң: әйдә, хәзер берәр мәчеткә барам да каравылчы булып утырам, дидем. Анысы ярамый инде, диде ул. Бер яктан икенче якка ташлану кирәкми, дигән фикергә килдек. Кеше урталыктан гына бара белергә тиеш. Шушы урталыкны гына тотарга тырышам.

- Ә абыең белән мөнәсәбәтләр ничек?

- Яхшы. Соңгы вакытта тагын да яхшырды. Ул аңлый. Минем фанатларча дингә бирелеп китүемә эче поша аның. Радиога эшкә килгәнче Илдус Фәездән: “Радиода эшләү дин буенча дөрес түгел бит?” дип сорадым. “Син көнгә бер тапкыр гына булса да, хәдис икәнен бәлки билгеләмичә генә әйтеп куй, җәннәт – әниләрнең аяк астында, дисәң дә, күпме кешегә изге сүз ишеттерәсең” диде. Ә мәчеттә каравылчы булып яту – синең эш түгел, диделәр миңа.

Гәбдрәхим эфирда

- Үзең артистларны дер селкетеп тотасың, ә үзең журналист халкыннан куркасыңмы?

- Менә нәрсәсе бар: сиңа интервью бирергә берничә көн кала миңа башка салалар шундый-шундый сораулар була – әзерлән. Бу биргән сорауларыңа мин инде күптән әзер идем. Шул ягым бар. Шушы көннәрдә миңа мәгълүмат килә башлады. Мин уйлап йөрим. Берсен генә бирмәдең – нәрсә икәнен әйтмим. Мин күптән эчтән генә бу сорауларга җавап сөйләп йөрим. Әле син килеп кергәч “әһә, менә нәрсәгә мине әзерләгәннәр икән!” дип уйладым.

- Ә кем әзерли соң сине?

- Уй килә бит башка.

- Күптән кисәттеләрме мин киләчәкне?

- Бер атна элек башланды ул. Мин аны Гөлназ Сәфәрова булыр, дип уйлаган идем. Әмма таныш булмаган кешегә интервью бирәсем килмәде. Качтым мин аннан.

- “Курай” радиосы концертларын син ел да алып бара торган идең. Быел синнән башка гына эшләделәр. Ә үзеңне мыскыл иткән кебек концерт вакытында туры эфирда эшләргә мәҗбүр иттеләр…

- Аның сере бар. Сере бар. Сере бар. Аны мин әлегә әйтә алмыйм. Аны бер кем дә белми. Мин генә беләм. Бәлки икенче ел концертында сәхнәдән әйтермен.

- Бик кыен очраклар була: күңелне яралыйлар, йөрәкне телгәлиләр. Хатын-кыз утыра да елый, шуның белән үз кайгысын җиңеләйтә. Ир-ат башкачарак. Син мондый очракта нишлисең, үпкәне озак саклыйсыңмы?

- Мин беренче чиратта ул кешегә бик каты үпкәлим. Әмма ни өчен үпкәләгәнемне аңа әйтмим. Аралашуымны туктатам. Ул кеше үзе белергә, үзе аңларга тиеш, дип уйлыйм мин. Ул каян белсен инде? Аннары бик озак каты итеп сүгеп йөрим (көлә). Аның белән эчтән генә әрләшәм. Шуннан соң тагын чылтыратса – кабат сөйләшеп китәм дә үпкәмне онытам. Мин гафу итәм. Озаклап дошман итеп йөри алмыйм. Гафу итсәм дә – бик каты дуслашып киттек, дигән сүз түгел, бик сак кыланам андыйлар белән.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Ноябрь 2007


Сезнең фикер