Амил Нур

“100 еллык яшьләр клубы “Шәрык”

20нче гасыр башындагы татар мәдәнияте тарихында һәр даим “Шәрык” клубы искә алына. Бу юктан гына түгел. Бу чорның бөек шагыйрь-язучылары, артист-театрлары үз иҗатын нәкъ әлеге клубта башлаган я дәвам иткән.

100 ел эчендә берничә тапкыр туктап торса да, “Шәрык” клубы бүген дә эшен дәвам итә. Аның икенче тапкыр яшәп китәренә зур көч салган, сулыш өргән кеше Амил Нур белән әңгәмәләшәм.

Амил Нур

- “Шәрык” клубының тарихына күз салсаң 100 ел эчендә аның язмышы ни кадәр катлаулы булуын аңлыйсың.

- Россия империясендәге бөтен татар хәрәкәте кебек үк, “Шәрык” клубы да 1905 елгы революциядән соң барлыкка килгән, дип әйтимме, аны оештыру теләге туган һәм тормышка ашырыла башлый. Рөхсәт алынган 1906 елда, ә җиденче елда ул тулы көченә эшләп китә. Спонсорлар ярдәме белән ул 1918 елларга кадәр эшләп килә. Бу татар милли хәрәкәтенең, революциягә кадәрге милли идеянең, мәгърифәтчелекнең, чын халык хәрәкәтенең бер өлеше була. Ә революциядән соң татар идеясе, китап-журналлар басылуы туктап калуга, клубның да эше түгәрәкләнә.

Ләкин “Шәрык” клубы ул вакытта бик аз эшләсә дә, аның хезмәтен бик шанлы булган, дип исәпләргә кирәк. Мәсәлән, беренче профессиональ татар театрлары беренче спектакльләрен нәкъ шул клубта күрсәтә. Кызык, ул вакытта җигүле ат 20 сум торса, мондагы хатын-кыз актрисалар аена 500-әр сум хезмәт хакы ала башлыйлар. Анда төрле бенефислар үтә. Ә татар байлары бик яхшы, күп финанслыйлар.

- Ул вакытлардагы “Шәрык” клубында беренче театрлар уйнала, Тукайлар, Әмирханнар анда үзләренең ялкынлы чыгышларын ясый. Бүгенге клуб элеккесенә ошашмы? Аның эше нәрсәгә кайтып кала?

- Ул вакытның “Шәрык” клубы үзенә күрә экзотика булган, “Сахара” ише бүгенге клублар кебек. Ул үз вакытына күрә җәмәгатьчелеккә чакыру ташлаган. Бунтарь, агымга каршы баручы рухы бүген дә сакланган. Ул бүген дә гомуми массага каршы сүз әйтә ала. Аермасы дип, тегеләр Европа һәм урыс мәдәниятенә ябышып, милләтне коткарабыз, дигәннәр клубы, анда модернистлар. Ә бүгенгеләр, киресенчә, иң консерватив, искегә кайтырга тырышучылар йөри бүген клубка. Шартлы рәвештә тегеләрне җәдитчеләр, дисәк, бүгенгеләрне кадимчеләр, дип атарга була.

Ә элеккеге “Шәрык” клубының көчен без бүген кайтара алмабыз ул. Чөнки ул вакытта халык башка булган. Казанда 10 мең татар яшәсә, барысы да татар булган, алар аралашуга мохтаҗ, ниндидер бер яңалыкка омтылган. Ә хәзер Казанда 500 мең татар булса да, аның бәлки 100 меңе генә татар мөхитендә яши, татар телендә сөйләшә, үз мәдәниятенә тартыла дияргә мөмкин. Шул 100 меңе тагын бүленә: кайсысы Европага, кайсысы искелек кә тартыла. Андый даирә бик аз. Кешеләр белән аралашу культурасы юкка чыкты. Хәтта совет заманыннан да авырырак кешеләрне бергә җыю, дип уйлыйм. Аннары аралашасы килгән кешеләр “Мунча ташы”на бара, концерт-театрларга йөри.

- Теләгән кеше ресторанга барып та утыра ала инде…

- Беләсезме, татар мәдәниятенә бирелгән кешеләрнең күбесе ярлы ук димәсәм дә, бер утыруда ресторанда 2-4 мең сумын калдырып чыга торган түгел. Шуңа күрә дә, татар ресторан бизнесы шәһәребездә үсеп китә алмый. Мәскәүдә “Шәрык” клубы шикелле коммерцияга корылган клублар бар. Мәскәү халкы баерак инде.

- Ябылганнан соң, 80 ел үткәч, шушы клуб эшчәнлеген яңадан башлау сиңа кирәк идеме? Ни өчен тотындың син бу эшкә?

- Ул вакытта минем энергиям, көчем, вакытым һәм бөтен мөмкинлекләрем күп иде, аның белән бүлешү теләгем булды. Күрдем: анда яшьләр, күбесе журналистика факультетында укыган студентлар бу клубны оештырырга бик теләделәр, мин анда үз тәҗрибәмне, мөмкинлегемне кулландым. Ахыр чиктә килеп чыкты. Әмма озакка түгел, ә мин аның дәвамчыллыгын теләдем, шуга күрә мин аңа ярдәм итәм.

2007 елдан бу эшне яңадан башлап җибәрделәр, асылда журналистлар.

“Шәрык” клубында мине лидер итеп санау элек тә ялгыш фикер иде, хәзер дә. Бүген бер генә кешегә күрсәтсәм, кайсыларын рәнҗетергә туры килер иде, өч кешенең исемен атап үтүне кирәк саныйм. Хәзер “Шәрык” клубның элекке ветераннарын рәнҗеткән бер идея туды: анда рәсми теркәлү һәм рәис сайлау бар. Сайлап куйдылар, күрәсең, үзләренчә, тәртипкә куярга теләделәр инде аны, башта Сәүбән Закирны, ул калды, икенчесе Мансур Кашаповны, ул да калды. Бүген ике лидер. Өченчесе лидер дип саныйм, клубны торгызып җибәрүчеләрнең берсе, даими кичәләрне ясады, ул да булса Алия Сабирова, бүгенге көндә ул бәби көтә, мәшәкатьләре кими төшү белән кире кайтачак, дип уйлыйм. Ихлас һәм эшен яратып башкара торган кеше. “Шәрык” клубында ихлас кешеләр күп, әмма күбесенең сабырлыгы, җегәрлеге, даимилеге җитми. Ә кешене алдап булмый: әгәр ул шәһәрнең бер очыннан икенче очына 20-30 сумга билет алып транспортта килә икән, ул анда белеп килергә тиеш, кичә булачакмы-юкмы. Шуларны тәэмин итә торган кеше ул Алия Сабирова, Мансур Кашапов, Сәүбән Закир кебек җитди кеше булырга тиеш.

- Клубның икегә бүленүе, атна кич һәм шимбә утырышларына аерылуы хакында ни әйтерсез?

- Мин уйлыйм, бүленү – кешеләр төркеменә хас әйбер. Мәсәлән, сарыклар көтү булып яшиләр, берсе кыядан сикерсә, бөтен көтү аның артыннан ташлана. Ә кешеләргә биологик көрәш хас нәрсә. Татар бүленә, дигән сүз ул, көчсез кешеләр сүзе. Үзенең бичаралыгын күрсәткән кешеләр сүзе. Урыс – татарга караганда тагын да күбрәк бүленә. Урыс белән татарны чагыштырсаң, урыслар арасында әти-әниләрен җирләргә килмәүче гаиләләр күп. Әнисе янына йөрмәүче балалар бар. Хәзер совет системасында тәрбияләнеп урыслашкан татарлар да күп. Ә татар бүленүе – нормаль әйбер, һәр кеше ярышып яши. Шул бүленүдән файда ясарга кирәк, бүленү кимчелек түгел, ул биологик процесс, ул конкуренция. Әгәр кимчелек дип саныйсыз икән, аннан да файда ясарга кирәк, һәм 2000 елдагы “Шәрык” клубының өстенлеге шул булды: ул барысына да килегез, эшләгез, бүленегез, таркалыгыз, 20 оешма оештырыгыз, ким дигәндә һәрберегез берәр генә кичә оештырса да, Казан шаулап торачак, дигән идея иде.

Икегә бүленүгә килгәндә, атнакич утырышлары 2000 елларда ук бар иде, ул күчмә утырыш буларак оештырылып килде, музейларга, редакцияләргә йөри идек. Бүгенге көндә аны Сәүбән һәм Мансур туктатмаска теләде, бик зур рәхмәт аларга һәм шунда җәен шимбә көнне кешене җыярга авыр икәнен күреп, кичәләрне атна кич оештыруны алар да кулай күрделәр, ике көнне дә җыелыша башладык. Ял көннәренә авылга кайтучылар атна кич, шәһәрдә яшәүчеләр, үзләренә уңайлы булганнар шимбә көнне килә. Бу бары тик сайлау мөмкинлеген генә киңәйтте. Минем уемча, “Шәрык” ул чын клуб булса, атнасына җиде көнне дә эшләр иде, кофейнялар эшли, төнге клублар эшли. Кешенең графикка яки планга карамыйча, һәр көнне көтеп торган бер җире, өй яки мәчет яки чиркәү шикелле бер урыны булырга тиеш, дип саныйм.

- Лидерлар берничәү булгач, гел генә аңлашып эшләп булмыйдыр, үз-ара конфликт тумыймы соң?

- Минем үземә амбициялар, лидерлык сыйфатлары хас булмагач, мин үземне эшләүче кеше итеп кенә күрәм. Лидерлар булуы бәлки файдалыдыр да. Элек андыйлар бар иде, хәтта “Шәрык” клубын кулга төшерергә дә йөрде. Приватизацияләргә теләүчеләр дә булмады түгел.

Бүгенге көндә атнакич һәм шимбә кичен ясаучылар арасында ниндидер көндәшлек, ярышып эшләү бар. Алар ярыша-ярыша, бары тик яхшырак эшләргә тырышалар.

Әмма, минем фикеремчә, идель очракта клубның җитәкчесе булуы мәҗбүри түгел. Ниндидер эшләр өчен билгеләнсә дә, аны ул күрсәтмәүе зарур, чөнки бирегә килгән яшьләр үзләрен лидер, хуҗа итеп хис итәргә тиеш.

- Соңгы елда чакырылган кунаклар, үткәрелгән кичәләр турында нәрсә әйтерсез?

- Мин кеше хезмәтен үз исемемнән әйтә алмас идем. Шулай да, җырчылар Асылъяр, Илназ Сәфиуллин, Гөлзадә, сәясәтче Фәндәс Сәфиуллин, Ижаудан мәгърифәтче Фәнүс Газизуллин, шагыйрә Нәҗибә Сафина, татар журналистлары белән очрашулар узды. Болары берничәсе генә. Журналист Римзил Вәлиев бик ярата клубны, аның үзен дә бик ихтирам итәләр яшьләр. Аңарда ниндидер демократик рух бар, шуның өчен ярата торганнардыр. Клубны популярлаштыру өчен Мансур Кашапов – Асылъяр һәм Резедә Кәримуллина – “Татарстан – яңа гасыр” телейолдызлары белән очрашу оештырганнар иде. Йолдызлар темасына яшьләр барыбер битараф түгел, үз кумирлары белән очрашу аларга күбрәк ошый. Үземә шәхсән клубның 100 еллыгына багышланган кичәгә КДУның иске китаплар һәм кулъязмалар бүлеге җитәкчесе Җәүдәт абый белән очрашу ошады. Ул “Шәрык” клубының уставларын, йөз еллык элекке документларын күрсәтте. Бик кызыклы очрашу булган иде.

Мансур Кашапов татар спорт фаннары клубын барлыкка китерде. Воллейбол, баскетбол, хоккей, футбол кебек спорт уеннарында Казан командалары өчен яшьләрне җанатарга йөретә. Киләсе атна алар бергәләп Мәскәүгә китәләр.

- Клуб дигәч шаулы музыка, ярым-шәрә кыз-егетләр, сыра һәм башка эчемлекләр күз алдына килә. Сездә дә шулар кебекме?

- Аны мин торгызмадым, башында шул ук милли, зыялы яшьләр, Рафис Җәмди, Айсылу Галиева, Ландыш Харрасовалар кнебек студентлар торды. Алар аңа милли рух, традиционалистик, кадими рух салды. Әйтик, шәһәрдә эшләүче башка клублар җәдитче булса, бу кадими клуб, шул гына. “Шәрык” ул мөмкин кадәр традицион, мөмкин кадәр консерватив клуб. Әйтик, аракы, сыра юк, аның урынына чәй. Стриптиз юк, киресенчә, хиджап, түбәтәй белән килү хупланыла.

- Элек бу клубның спонсорлары күпмедер кимәлдә акча биргәннәр, аларның яшәү чыганагы булган. Сез ничек көн итәсез?

- 2000 елда клубны кабат торгызганда анархистик рух көчле булды, спонсорлардан мөмкин кадәр бәйсез булуны кирәк санады яшьләр. Теләнергә яратмыйлар. Икенчедән, кичәләрне оештыру өчен бинаны Татар конгрессы биреп тора, элек Татар иҗтимагый үзәге бу яктан булыша иде, ә акча нәрсәгә кирәк? Һәр кем кәнфит-печеньесын алып килә, чәйне оештыручылар әзерли, бер чынаяк булса да чәйне һәр кем эчә ала. Бер кайчан да проблема булганы юк. Мин уйлыйм, “Шәрык” клубы кешеләргә спонсор да булмаса, дәүләт тә ярдәм итмәсә, коры кесәңдәге тиеннәреңне җыеп та аралашу культурасы тудыру мөмкинлеген бирә. Шул ук вакытта спонсорлар да табылып тора: кемдер автобус бирә, кемнәрдер концертларга чакыру билетлары, китаплар, сувенирлар китерә. Мин үзем дә элек мөмкинлегем булганда ярдәм итә идем.

- Шулай да, сезгә ярдәм итүчеләр, канат астына алырга омтылучылар бармы?

- Аны сораган кеше дә юк. Әмма татар зыялылырында “Шәрык” клубына карата ихтирам, кызыксыну күреп шаккатам мин. Мин аларны аңлыйм да инде: татар зыялысы, язучысы, депутаты өендә, кухнясында балалары белән дә урысча сөйләшә. Ә трибунага чыгып милләт-милләт-милләт, дип мең тапкыр кабатлагач үзе дә шуңа ышана башлыйдыр, күрәсең. Әмма аны тормышка ашыра алмый, өендә дә, дәүләттә дә, мәктәптә дә. Бердәнбер почмак – “Шәрык” клубы. Шуңа күрә алар рәхәтләнеп килеп, җаннарын бушатып, аларны аңлый торган, татарча сөйләшә торган яшьләр алдында бик каты чыгыш ясыйлар, кинәнеп аралашалар.

- “Шәрык” – бары тик яшьләр клубымы, әллә теләгән һәр татар кешесе килә аламы?

- Мин уйлыйм, аның активистларыннан тора инде, әмма, асылда яшьләр клубы, дип кабул итәм. Аның ишеге ябык түгел, теләгән кеше килә ала, куып чыгара алмыйлар килгән кешене, бигрәк тә традициональ клуб буларак. Шул ук вакытта яшьләр, әлбәттә, өлкәннәрнең килүен теләмәс иде, анда күбрәк үзләре кебек кешеләрне күрәсе килә. Шул гына.

- Сездәге кичәләр төрле темаларга багышлана. Хәтта кайберләре кадимчелек рухына да туры килеп бетми торгандыр. Мәсәлән, сездә альтернатив музыкага өстенлек бирелә.

- Мин үзем ниндидер бер юнәлеш музыкага өстенлек бирәм, дип әйтә алмыйм. Альтернативага өстенлек бирелде, чөнки моңарчы аның турында сөйләүче юк иде, чөнки татар альтернатив музыкасы үзе дә үк иде. Бу күбрәк экзотика өчен булгандыр, дип уйлыйм. Шул ук вакытта, попса сөючеләр дә, традицион концертка йөрүчеләр, әйтик, Салаватны яратучылар да, татар кешесе ич. Шуңа күрә, попсага да хөрмәт кирәктер, дип уйлыйм.

- Сәясәттә катнашасызмы?

- Клуб яңадан милли хәрәкәт бичара вакытта туды. Иҗтимагый үзәкнең, яшьләр хәрәкәтенең куркытылган, бастырылган һәм юкка чыгарылган вакытында барлыкка килде һәм ул бик хәйләкәр ысул тапты: аның коерыгыннан тотып булмый, балык шикелле ул. Ул каршылыклардан, радикализмнан, кырыс фикердән кача. Шуңа күрә, “Шәрык” клубы бүген сәясәткә бик каты бирелсә, аңа кеше килмәскә, йөрмәскә мөмкин. Әмма электән үк клубта ирек фикере бар иде, ягъни анда килгән кеше – сәясәткә кереп китәргә мөмкин. Я киресенчә. Кайсы чак куркып та куям, чөнки яңа килгән буында ниндидер сәясәтчелек бар, һәм оештыручыларның аларны кырыс бер дисциплинага чакыру, кысаларга салу теләге бар. Бу ирек сөяр кешеләрне клубтан читләштерер, дип уйлыйм.

- Клубның бинасы булмау авырлыклар тудыра, миңа калса. Берничә мәртәбә килеп, ишек төбендә утырган апалар белән сүзгә килешкән чаклар да булгалады…

- Булды андый хәлләр дә… кайсыберәүләр вәкәләтләреннән файдаланып, аяк чалып та маташты. Чөнки яшьләр килә, алар белән проблемалар арта, алар артыннан идән юарга кирәк, тавыш, ишек ачыла-ябыла… бәлки кемгәдер ул ошамый торгандыр да.

2000 елда “Шәрык” клубы бинасына бөтен кеше кызыккан иде. Анда урынлашкан ПТУда “Шәрык” клубы оешты, милли музейда һәм монда клублар эшли башлады. Гомумән, клубны тергезү идеясе 1989 елларда күтәрелде, ТИҮнең яшьләр комиссиясе белән, аннары татар яшьләре берлеге идеясендә ул торгызылды, әмма тормышка ашырыла алмады. Шуңа күрә, клубның яшьләр хәрәкәте кулында булуын табигый бер гадел әйбер, дип саныйм. Икенчесе, аларның ихласлыгы, теләкләре күбрәк. ПТУдагы, музейдагы клублар бетте. “Шәрык” клубы бинасы музей буларак Камал театрына бирелде, кызу бәхәсләр дә туктады.

Ә 2000 елларда безгә бина кирәкми, дип ачыктан-ачык сөйләдек. Бу яныбызга аферистлар, мөлкәт белән кызыксынучылар җыелмасын өчен махсус эшләнгән адым иде. Шуңа күрә, башкалар белән чыгыштаргында бу “Шәрык” клубы эшләп китә алды, дип уйлыйм мин. Бер кем дә алдана да, баей да алмады, бина өчен тарткалаш та булмады. Ул вакытта нәрсәдер өмет итеп килгән кешеләргә алдан ук шуны аңлаттык, дип уйлыйм.

Шул елларда Камил Исхаков белән очрашу булды. Шул вакытта ук, безгә бина кирәкми, ТИҮдә утыргыч-өстәлләр юк, урынлашырга ярдәм итсәгез иде, дип сорадык. Безгә алар ярдәм итте. Бүген шул утыргычларда утырып, шул өстәл янында чәй эчәбез, бәхәсләшәбез, аралашу культурасын тудырабыз.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

“Ирек Мәйданы” 2008


Сезнең фикер