Алмаз Хәмзин

Алмаз Хәмзин: Минем кендегем өстәрәкме соң?

Алмаз Хәмзинның сәхнәдән чыгыш ясаганын караганыгыз бардыр, могаен. Әмма аның ни сөйләгәненә түгел, ә ничек сөйләгәненә игтибар иткәнегез бармы? Балаларча, кереп китеп, бар дөньясын биреп уйный ул. Сәхнәдән һәр кем елата ала, хәтта мин дә, дип уйлыйм. Ә син меңләгән халыкны анекдот сөйләмичә генә көлдереп кара. Ә ул моны хәзер ничә еллар эшли. 18 сентябрдә шушы Алмаз Хәмзинга, хәтта ышануы да авыр, 60 яшь тулды. Аның белән сөйләшүгә дә кыенсынып кына бардым. Чөнки беләм, Алмаз абыйның теле дә, каләме дә очлы. Һәр соравымны башта бәяли, аннан соң җавап бирә. Берәр ялгышлык сизсә, элеп алып, селкеп салырга да күп сорамас.

- Алмаз абый, сезнең белмәгән, башкармаган эшегез юк инде, бөтенесенә дә ничек күңелегез ятадыр. Ә бу хәл ничек башланып китте?

- Бары тик үзем яраткан эш белән генә шөгыльләнәм. Кечкенәдән җыр булды безнең белән. Җыр өчен музыка коралы сатып аласы юк. Җырладык… Аннан соң, гармун… Гармун яраттык. Гармунчыны яраттык. Шуны әйтә алам: күп авылларда председательгә караганда гармунчының дәрәҗәсе зуррак була торган иде. Гармунчы – элита булган. Шундый чорда, аларның дәрәҗәсе югарырак икәнен тоеп үстем мин. Өчәр кат кызлар-егетләр түгәрәк ясап уйнап-биегәндә гармунчылар уртага кереп уйныйлар иде. Әтәч инде менә… Шунда керәсем килде. Шуңа өйрәндем. Безнең авыл тутырып гармунчы булды. Берсеннән-берсе оста. Соңрак, мәктәпкә олы шагыйрьләр килә торган иде. Аларга ияреп Разил Вәлиев кебек шагыйрьләр үсте. Мин дә качырып- качырып яза идем. Ул минем һөнәр булып китмәде.

- Әмма сез әле дә язасыз, ич, һаман да яшерәсезме ни?

- Юк инде, элек мәхәббәт темасына булганга күрә яшерә идем.

- Әйтерсең, бүгенге темаларыгыз мәхәббәт турында түгел инде…

- Һич китми шул мәхәббәт (көлә). Шунсыз яшәп булмый. Тора-бара “Саз” ансамбленә тартты, анда җыр белән мәш килеп 13 ел үтте. Хатын-кызлар арасында бер үзем йөредем. Гәрчә, әтинең мине председатель итәргә теләге булганын беләм, авыл хуҗалыгы институтына укырга китереп кертте. Ул керткәч, бер-ике ел укып йөредем дә, аннан соң ташлап киттем. Яшәргә урын кирәк иде – төзүчеләр институтына барып кердем. Әмма сәнгатькә тарту туктамый, хәрби хезмәттән кайткач, пединститутның музыка факультетына укырга кереп, 32 яшьтә укып бетердем, ниһаять, акыл керде. Бик озак шулай юләрләнеп йөрү мине юморга баетты. Тегендә сыталар, монда манчыйлар, йөри торгач тормыш тәҗрибәсе бик күп җыелды, белүеңчә, юморга укып өйрәнеп булмый. Аның өчен университетның журналистика яки әдәбият бүлеген дә бетерергә кирәкми, Максим Горький әйтмешли, чын тормыш университеты күрсәтә ул юморны.

Озак еллар җырчы буларак филармониядә эшләгәннән соң, аңлыйм, миңа алып баручы жанры җитеп бетми, кебек тоелды. Анысы да, радио-телевидениедә юмор тапшырулары булмавы да минем күңелдә эз калдырды. Әнә шул жанрны күрсәтәсе килү, мине шул адымга этәрде. Үземне шоумен, дип тә әйтә алмыйм мин. Татар эстрадасында нәкъ шундыйрак юнәлештәге кичәләр, бенефислар, тамашаларда эшли торган кешегә әверелдем. Яшереп йөрсәм дә, музыкасын да язарга туры килә башлады.

- Бүгенге юморны нинди дәрәҗәдә, дип билгеләрсез?

- Кендек, дибез бит инде юморның үлчәмен. Минем кендегем өстәрәкме ни соң? Әлбәттә, мин дә кайсы чак кендек тирәсендә шаярам ул, ләкин аны өч мәгънәдә бирәм, әйтә белеп әйтергә, шаяра белеп шаярырга кирәк. Юкса, кайсы берәүләр лачкылдатып әйтеп куялар, оятсыз һәм мәгънәсез килеп чыга.

Сатира дигән жанрның татарда бөтенләй юклыгы да нәрсәдер сөйли торгандыр. Буа сатира театры ачмакчылар иде, әмма драма театры итеп куйдылар. Сатира сүзе бөтенләй булмасын! Сатира бар, бездә юк! Шунысы шаккатыра мине. Димәк, цензура бар.

Әгәр урыс булып туган булсам, Петросянны узган булыр идем инде. Аның белән 8 ел элек Уфада очрашкач, Брежнев монологын сөйләдем. Брежнев татарча сөйли башлагач, кәкрәеп катты. “Смехопонорама”га чакырам, ди. Чакырмыйсың, дим, чөнки сезнең тапшыруларга татар керә алмый. Хәзергә хәтле привет посылает, ә чакырганы юк.

- Алмаз абый, ә 60 яшьлек юбилей сезнең өчен ничек булырга тиеш?

- Тамашачыга минем юбилейны сәбәп итеп кенә эшләп күрсәтәсем килә. Анысы да килеп чыгарлык түгел. Җырларымны Салават, Зәйнәп белән Зөфәр, Резеда Шәрәфиева кебек популяр җырчылар җырлый. Әмма берсенең гастроле тегендә – тамак туйдырырга кирәк, икенчесенеке монда – киенергә кирәк. Ә минем алар белән бергә шоу эшлисем килә. Аның өчен акча кирәк. Ә аны кем бирә? Зал өчен 80 мең түләп мин үз юбилеемны үткәрергә тиешме ни? Аны кемдер миңа бирсә, үткәреп тә тормас идем… менә бүгенге сәнгатьнең хәле! Әллә нинди планнар корам кайсы чак шул программаны әзерләү турында, әмма эшли алмыйм – акчам юк.

- Татар белән башкортка тәрҗемәче кирәкми. Әмма бу ике тугандаш халыклар арасы суынуына әһәмият бирми булмый.

- Беләсеңме, башкорт белән татар арасында бернинди проблема юк. Кайсы вакыт шундый кызык фикер килә: бәлки бу проблеманы чишәр өчен бөтен татарга башкорт дип кенә язылырга кирәктер. Бу очракта барлык киеренкелек үзеннән-үзе чишеләчәк тә куячак.

Ә җитди уйласаң, татар Мәскәүгә гомергә көндәш булган, ә ике тугандаш халыклар берләшсә – зур көч барлыкка киләчәк. Шул килеп чыкмасын өчен, ике арага таяк тыгып бутау кебек бу.

Ә аларның милли сәясәте, башкортын яклавы миңа ошый. Әйтик, алар сәнгатен кадерләп тота. Чөнки аңа өстенлекле сәясәт булмаса, аны саклап калып булмыйдыр.

- Гаиләгез турында да сөйләп китсәгез иде.

- Безнең халыкта ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, диләр. Тәнзилә исемле ул. Иҗаттан ерак булса да, бик матур тавышлы, элек “Саз” ансамблендә җырлады. Җырчы булып киткән булса – уңышларга өлгәшкән дә булыр иде, әмма минем фикеремчә, сәнгатьтә минем эшләгән җиткән. Гомумән, мин хатын-кызны эшләтмәү ягында. Бала тәрбияләү, өйдәге эшләр дә күп вакыт таләп итә. Элек хатын-кыз эшләмәгән, шулай булса да, меңәр ел элек тә җәмгыять үсештә булган. Әмма без хатын-кызга ирек бирәбез дип, шул ирекне алдык. Ул болай да ирекле, җитәрлек акчасын кайтарып торсаң, ул аны ирекле файдалана, концерт-театрларга йөри алыр иде. Көн буе эшләгәннән соң, аның кайда да бару теләге калмый, тизрәк өенә ашыга, балаларны тәрбиялисе, ашарга пешерәсе, дөньясын карыйсы бар. Ирек бирәбез дип, бөтен нәрсәдән ваз кичтердек. Шуңа күрә, хатын-кызның ир кырыенда ирекле булып яшәвен телим.

Мин балаларымның ирекле булуын телим. Ә артист тормышы бер аз ирек бирә. Шуңа кечкенәдән музыкага өйрәттек. Чөнки син кайда гына кем генә булып эшләсәң дә, икенче һөнәрең булуы зыян итми. Кызым Алия музыка училищесында, соңрак мәдәният институтында укыды, җырчы. Хәзер бик матур гына җырлар да иҗат итә. Улым Адель үзем укыган музыка факультетын тәмамлап, “Барс медия” компаниясендә аранжировщик, күңелен биреп эшләп йөри. Кечкенә кызыбыз Алсу ихтисад, идарә итү һәм хокук институтының соңгы курсында укый. Анысы үтә дә талантлы булса да, әнисенә каршы килмәдем. Шулай да, кайчан булса, апасы белән җырлый башлар дигән яшерен өметем юк түгел.

Кечкенәдән музыка уен коралында уйнарга өйрәтүдән кала, балаларны һөнәр сайлаганда мәҗбүр итмәдем. Чөнки зурайгач, музыкаль белем алып булмый. Мин аларны ирекле дип саныйм.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Октябрь 2009


Сезнең фикер