АЛЕКСАНДР ЗВЕРЕВ: ГЕРОЙМЫ, АНТИГЕРОЙМЫ?

Аны кемдер герой итеп күрә, кемдер дәүләт акчасын туздыручы дошманга саный. Мин, шәхсән, кемнедер яманлыйсым да, яклыйсым да килми. Әмма шунысы бар, чит илгә ял итәргә китеп, анда вафат булган туристларны туган илләренә алып кайтып җирләү шулай ук дәүләт җилкәсенә төшә бит. Моннан тыш, үлгәннәрнең гаиләләренә казнадан матди ярдәм дә күрсәтелә. Болар турында нишләптер дәшмибез. Әллә бездә бары үлгәннәргә генә мәрхәмәт калдымы? Зверевны дөньяның барлык гөнаһларында гаепләп була, әлбәттә. Әмма безгә тереләр белән яшисе. Шул исәптән, әлеге дә баягы Зверев белән.

Александр Зверев бүген ярты ел элек телевизор һәм газеталардан күренгән моңсу карашлы, сакал-мыек баскан, 25 көн ачыгудан аягында чак басып торучы кыяфәтендә түгел инде. Минем белән очрашуга ул саунада тирләп, юынып, кызарып, елмаеп килеп чыкты. Тормыш дәвам итә, ул кабат “Пирамида” фитнесс-клубында спорт белән шөгыльләнергә килүчеләр белән бергә. “Билгеле вакыйгалардан соң, нәкъ сиңа килүчеләр бармы?” дип сорамый булдыра алмадым.

- Юк инде. Элекке клиентларым хәзер дә йөри, яңалары да бар, әмма минем югалып торуым турында сөйләшмибез. Ул бернинди искиткеч яңгыраш тапмады.
- Тормышыңда үзгәрешләр булдымы?
- Бернинди дә үзгәреш тоймадым.
- Икенче тапкыр шушындый мөмкинчелек туса, барыр идеңме мондый адымга? Бу хәлләрдән соң, гомумән, нинди нәтиҗә ясадың?
- Билгеле, адым да атламас идем. Теге вакытта ук, әгәр шундый юл буласын белсәм, чыкмас идек. Алда безне нинди хәтәр сәяхәт, куркыныч юл көткәнен без беребез дә күз алдына да китермәгәнбез! Нәтиҗә бер генә: җиде кат үлчә – бер кат кис.
- Мондый хәтәр адым ясаганчы кеше, минемчә, башта үзе турында түгел, ә үзенең якыннары турында уйларга тиеш. Әллә сез киткәндә барысы да яхшы булачагына ышана идегезме?
- Барысы да тәртиптә булачагына беркайчан да тулы ышаныч тоеп булмый. Шулай булса да, бераз канны уйнатасы килә. Дөрес, ул-бу була калса, якыннарың бик борчыла. Югалган кешегә авырмы, әллә эзләүчеләргәме, анысын үлчәп карарга кирәк әле. Мине эзләүләрен күрә идем, эзләүдән туктарлар, дип кенә курыктым. Ә коткаручылар, якыннарым кайдалыгымны да белмичә эзли, көтә.
- Шушындый бер белмәгән юлга, куркыныч, хәтәр сәяхәткә чыкканда, бер-бер хәл килеп чыкса, сине эзләячәкләренә ышанасызмы?
- Юк. Андый тулы гарантияне беркем дә бирми. Бездә әле югалган кешене, туристларны бөтен ил белән эзлиләр, табалар, чит илләрдә андый нәрсә юк. Ә Кытайда бигрәк тә инде, ул бит ябык дәүләт, аларның әлеге эшкә алынуларына беркемнең дә өмете юк иде. Кытайда коткару операциясен оештыра алуларына да Мәскәү башта ышанмаган. Рәхмәт, югары дәрәҗәдә коткару-эзләү операциясен оештыра алганнар.
- Бу синең беренче генә елга кичүең түгел, әлеге спорт төре буенча син спорт мастеры да бит әле…
- Спорт мастерлыгына йөкләмәләрне үтәгән идем инде, әмма әле һаман мастерлык алынмаган. Кандидат кына әле мин.
- Якын арада берәр якка җыенмыйсыңмы?
- Әлегә юк. Тиздән ярышлар булачак, үзем катнашмасам да, команданы озата барам.
- Дима Тищенко барыбер табылмады инде?
- Ә кем аны тапсын? Башка эзләүче кеше булмады бит. Башкаларны кайсыбызны те-
ре килеш, кайсыбызның мәетләрен таптылар да, кайтып киттеләр, башкача эзләүче булмады.
- 25 көн буе ялгызың яшәү өчен көрәшкәндә тормышыңны энә күзеннән чыгарып, барсын да кабат күз алдыңнан үткәрәсеңдер…
- Анда күп нәрсәне искә ала идем. Ничек хәтерләмисең инде? 35 яшьтә бер дә үләсе килми… Ниндидер бер мизгелдә, хәрәкәт итеп булмаганда, я бик каты туңа башлагач, башыма үз-үземә кул салу турындагы фикер кереп оялады. Озак, берничә көн дәвамында интегеп ятасы килми, тиз генә китәсе килә башлый. Кайсы төр үлем сайлыйсы гына калган иде.
- Казанга кайткач, гадәти тормышка яңадан кереп китүе озакка сузылмадымы?
- Мине эзләп тапканда нормаль халәттә идем бит. Үзем йөри, хәрәкәт итә, фикерләрлек дәрәҗәдә идем, шуңа авырлык күрмәдем. Организм бераз сусызланган гына. Болай артык үзгәрешләр булды, дип әйтә алмыйм. Ничек яшәсәм – шулай яшим. Эшемдә үзгәрешләр булыр, дип өметләнгән идем…
- Ә эшкә кайчан чыга алдың соң?
- Ике атнадан соң ук чыга алсам да, туй мәшәкатьләре тоткарлады, аннан соң, хатыным белән Египетка ял итәргә барып кайттык.
- Чыннан да, син вәгъдәңдә тордың һәм өйләндең… Әгәр шунда вәгъдә итмәсәң, өйләнмәс идеңме?
- Белмим, походның беренче көнендә, суга төшкән мизгелдә үк, үз-үземә “кайткач – өйләнәм, бу сәяхәттәге юлдашларымның барысын да туема чакырам” дип сүз бирдем. Юлның хәтәр булачагын күңелем сизгән ахры.
- Туйда да башка парлар кебек вальс биемәгәнсез икән…
- (Көлә) туй өчен махсус фламенко биергә өйрәндек һәм биедек.
- Балаларыгызның да синең кызыксыну белән мавыгуларын теләр идеңме?
- Минем әлегә бу хакта уйлаганым юк. Ә Черникның хатыны бу хакта үз фикерен әйтте: балалары әтиләренең юлын дәвам итүгә ул каршы түгел. Аларның тагын өч балалары бар. Аның фикеренчә, бу яхшы шөгыль.
- Бүгенге көн героена яшәве ничек соң?
- Әллә антигероймы (көлә)? Халык бу вәзгыятьне төрлечә кабул итте. Иң борчыганы шәһәр газеталарының берсендәге статья. Аны укыгач, безнекеләр редакциягә мөрәҗәгать ясадылар. Рәсми рәвештә кире кагу булмаса, судка бирергә дигән карарга килгәннәр.
- Ә кемнәр ул сезнекеләр? Синме?
- Мин генә түгел инде, Казандагы һәм Мәскәүдәге су туризмы әгъзалары. Минемчә, чыннан да намуска тия торган, хурлыклы язма ул.
- Гомумән, әлеге спорт төренә ничек кереп киттең?
- Бу – гаиләдән килә. Беренче тапкыр 3 сыйныфны тәмамлагач, әтием белән Уралдагы Инзер елгасыннан төштек. Ә әти-әнием, дуслар белән төрле җирләргә йөри идек. Гади туризм, ориентирование, альпинизм белән мавыга иде безнең гаилә. Инзердән агу – әти өчен дә беренче поход була. Соңрак әни дә, апа да безнең белән чыккалады. Ә минем җитди походлар 1994 елда башланды. Шуннан чын спорт клубына кердем, ярышларда катнашып киттем.
- Хатының кызыксынамы?
- Ул да әлеге спорт яклы, чөнки аның да әти-әниләре өчен су туризмы ят түгел. Ул мине арттыра – аның туристик стажы алты яшеннән башлана. Елгада булмаса да, урманда туристик походта таныштык Ольга белән.
- Ә фитнесска ничек эләктең?
- Монысы, гомумән, очраклы килеп чыкты. Институтның 5 курсында укыганда тренажер клубы ачылды да, анда тренер кирәк булгач, бераз акча эшләү нияте мине шунда алып килде. Аспирантурада укыдым, әмма фәнне ташларга туры килде, күпмедер үз иркемдә төрле эшләр белән шөгыльләндем. Фитнесс кабат популярлашкач, кабат тренерлыкка килдем.

Менә шундый кеше. Сашага сокланыргамы, әллә аны рәхәтләнеп бер сүгәргәме, анысын үзегез карагыз инде…

Айгөл Гыймранова.
«Кәеф ничек?»

Сезнең фикер