кеше күңеле – серле сандык

Бу урында минем төрле елларда алган интервьюлар. Төрле басмаларга әзерләнгән әңгәмәләр.

Александр Зверев

Аны кемдер герой итеп күрә, кемдер дәүләт акчасын туздыручы дошманга саный. Мин, шәхсән, кемнедер яманлыйсым да, яклыйсым да килми. Әмма шунысы бар, чит илгә ял итәргә китеп, анда вафат булган туристларны туган илләренә алып кайтып җирләү шулай ук дәүләт җилкәсенә төшә бит. Моннан тыш, үлгәннәрнең гаиләләренә казнадан матди ярдәм дә күрсәтелә. Болар турында нишләптер дәшмибез. Әллә бездә бары үлгәннәргә генә мәрхәмәт калдымы? Зверевны дөньяның барлык гөнаһларында гаепләп була, әлбәттә. Әмма безгә тереләр белән яшисе. Шул исәптән, әлеге дә баягы Зверев белән.

Александр Зверев бүген ярты ел элек телевизор һәм газеталардан күренгән моңсу карашлы, сакал-мыек баскан, 25 көн ачыгудан аягында чак басып торучы кыяфәтендә түгел инде. Минем белән очрашуга ул саунада тирләп, юынып, кызарып, елмаеп килеп чыкты. [..артабан..]

Алмаз Хәмзин

«Минем кендегем өстәрәкме соң?»

Алмаз Хәмзинның сәхнәдән чыгыш ясаганын караганыгыз бардыр, могаен. Әмма аның ни сөйләгәненә түгел, ә ничек сөйләгәненә игтибар иткәнегез бармы? Балаларча, кереп китеп, бар дөньясын биреп уйный ул. Сәхнәдән һәр кем елата ала, хәтта мин дә, дип уйлыйм. Ә син меңләгән халыкны анекдот сөйләмичә генә көлдереп кара. Ә ул моны хәзер ничә еллар эшли. 18 сентябрдә шушы Алмаз Хәмзинга, хәтта ышануы да авыр, 60 яшь тулды. Аның белән сөйләшүгә дә кыенсынып кына бардым. Чөнки беләм, Алмаз абыйның теле дә, каләме дә очлы. Һәр соравымны башта бәяли, аннан соң җавап бирә. Берәр ялгышлык сизсә, элеп алып, селкеп салырга да күп сорамас. [..артабан..]

Амил Нур

“100 еллык яшьләр клубы “Шәрык”

20нче гасыр башындагы татар мәдәнияте тарихында һәр даим “Шәрык” клубы искә алына. Бу юктан гына түгел. Бу чорның бөек шагыйрь-язучылары, артист-театрлары үз иҗатын нәкъ әлеге клубта башлаган я дәвам иткән.

100 ел эчендә берничә тапкыр туктап торса да, “Шәрык” клубы бүген дә эшен дәвам итә. Аның икенче тапкыр яшәп китәренә зур көч салган, сулыш өргән кеше Амил Нур белән әңгәмәләшәм. [..артабан..]

Габдрәхим

Ул тормыш диңгезенең төрле тирәнлекләрендә йөзеп караган кеше. Үзен бик күп хезмәттә сынап карады. Аның белән таныш булмаган кеше сирәк, аны белмәгән кеше тагын да сирәгрәк. Ә инде аның турында берәр нәрсә ишетмәгәннәр бөтенләй юктыр, мөгаен. Сүзем журналист, “Курай” радиосы диджейы Габдрәхим турында. Гел үзе генә интервьюлар алып йөрмәсен әле дип, бүген аның үзен сораштырдык. [..артабан..]

Ләйсирә Фазлыева

«Дөнья мәгънәсе, яшәү тәме үзеннән-үзе барлыкка килә»

“Профессиональ телевидениенең нәрсә икәнлегенә төшенә башлавыма быелның җәй аенда 10 ел булды. Ә үземне гомер бакый телевидениедә эшләгәндәй хис итәм”- ди яраткан эше турында Ләйсирә Фазлыеыва. Башта “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә иртәнге “Чулпан” телевизион информацион-музыкаль тапшыруы автор-алып баручысы, аннары “Яңа Гасыр” телевидениесенең “Хәерле иртә, Татарстан!” программасы алып баручысы. Хәзер Ислам дине турында сөйләүче “Нәсыйхәт” дини-мәгърифәтчел тапшыруы мөхәррире, “Әйбәт гайбәт” татарча ток-шоу программасы алып баручысы.  [..артабан..]


Нурбәк Батулла

“Әти исеме алдан йөри”

Бүген ТВ кабызсаң да, берәр кичәгә барсаң да Нурбәк исеме калкып чыга. Истә калырлык, сирәк исем булса да, якынрак дуслары аны “Батулла малае” дип атый. Һәр вакыт елмаеп торучы, әтисенең яшь чагының төгәл копиясе булган Нурбәк Батуллин балетта да, шоу-бизнеста да. Узган җәйне генә хореография училищесын тәмамлап, кулына диплом алса да, чит телләр үзләштерү турында да уйлый. Ә бүген ул тулы канлы яшьләрски тормыш алып бара, һәм татар милли балетын үстерүгә зу-у-ур өлеш кертү турында хыяллана.  [..артабан..]

Наил Дунаев

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наил Дунаевның юбилеен каршы алабыз. Туган көнен май да ук үткәрсә дә, тетардагы ремонт белән көзгә кичектерелгән юбилей кичәсе 10 ноябрдә Камал сәхнәсендә Илгиз Зәйнинең “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакле белән билгеләнә. Бу уңайдан Камал театры сәхнәсенең күрке булган, бик күп образлар тудырган артист, аннан да күбрәк яшь артистларның остазы Наил абый белән сөйләшәм.[..артабан..]

Рәмил Фазлыев

«Мине өч кызга алыштырып, театр факультетына укырга алдылар»

Рәмил Фазлыев – театр сәнгатенә битараф булмаганнарга таныш исем. Республика сәхнәләрендә аның тарафыннан куелган спектакльләр байтак. Мәсәлән, Камал театрында диплом спектакле итеп А. Гыйләҗевнең “Яра” әсәрен сәхнәләштерә. Соңгарак Яшьләр театрында Д. Аппакованың “Тапкыр егет” әкиятен, Уфаның “Нур” театрында Ф. Бикчәнтәев белән берлектә И. Зәйниевның “Амазонка”, Камал сәхнәсендә Р. Бохараевның “Тимер борчак” әкиятен, Х. Вахитның “Талак, талак”, И. Зәйниевның “Мәхәббәт турында сөйләшик”, Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәрләрен куя. Шушы көннәрдә генә яңа сезонда уйналачак И. Зәйниевың “Суган чәчәге” әсәре өстендә эш башладылар.  [..артабан..]

Рөстәм Асаев

«Мин Башкортстаннан качмадым»

Татар эстрадасына куе, матур тавышлы чибәр егет килеп кергәненә әле күп түгел. Шулай булса да, ул башкаларныкына ошамаган тавышы, үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Рөстәм Асаев бүген бик каты мәшгуль кеше. Казан консерваториясендә укый, Казан филармониясендә эшли. Алар өстенә, Бөтен дөнья татар конгрессы оештырган сәфәрләрдән дә баш тартмый. Бу көннәрдә аны Казанда бик тотып та булмый: әле Чиләбе, әле Мәскәү сабантуйларында. Донецктан кайтуын каравыллап дигәндәй көтеп алып, “ТЯ” укучылар белән таныштырып китергә булдым. [..артабан..]

Рөстәм Закиров

«Люциягә үзе йота алган кадәре мөстәкыйльлек бирелгән.»

Ахирәтләр, “Ләйсән”нең бүгенге кунагы күренекле җырчы Рөстәм Закиров. Рөстәм башта үзенә күпләрне гашыйк итеп, озаклап сайланды. Хәзер үзенең матур гаиләсендә ис киткеч чибәр ике бала Айрат белән Миләүшәне үстерә. Ул һәр вакыт дөреслеккә омтыла. Аның хөрмәтен яулый алмаучыларны, ялганчы, оятсызларны ачы теле белән бик каты каезлый да ала. Ир-ат күңеле картайганчы баланыкыннан да самими, беркатлы булып калуын исәпкә алсак, Рөстәмгә ачуланасы түгел. Ул бөтен донъяда бары тик гаделлек урынлаштырмакчы. Нишләтәсең, андые да кирәк. Колакларга күпләп өелеп киткән кытай токмачыннан кем дә булса арындырырга тиеш тә…  [..артабан..]

Римма Ибраһимова

«Җыр булмаса – милләт булмый»

Татарның, Аллага шөкер, җырлары да, җырчылары да бихисап. Халык җырларын, онытылмас романсларны үзенчәлекле итеп башкаручы җырчыларыбыз арасыннан Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова исеме һәр кемгә таныш. Римма апа бүген Казан дәүләт мәдәният университетында җырчылар әзерли, республикада үткән бик күп бәйге-фестивальләрдә жюри әгъзасы, һаман да иҗатта. Һаман да чибәр һәм яшь, күз генә тимәсен. [..артабан..]

Сюзанна Вертһэйм \Suzanne Wertheim\

Казанда әлегә кадәр күрелмәгән кичә узды. Кичәләрне генә күргән бар инде, барлыгын, әмма монысы америкачарак килеп чыкты. Аны Америка кызы Сюзанна Вертһэйм үткәрде. 10 ай буе үзе белән аралашучы, үзен ихтирам иткән, үзе дә яраткан дусларын хушлашу кичәсенә чакырды ул. Шведча өстәлдә америка ризыклары (аерылмас шул бутербродлар, ис киткеч – кыздырылган помидор! – авт.) белән бер өстәлдә өчпочмак, чәк-чәк кебек татар ашлары да куелган иде. ике өстәл сыгылып торды, дисәң дә була. Аларның йолалары буенча, һәр кем үз тәрилкәсенә туярлык ризык төяп ала да, җанына кем якын шунын янына утырып гәпләшә-гәпләшә ашый башлый. Әмма бу юлы юлы әлеге гадәт бераз бозылды: бөтенесе Сюзанна белән сөйләшеп калырга ашыга. Татар кызы булып бөткән Сюзанна белән кунаклары таралаша башлагач мин дә әңгәмәләшеп алдым.  [..артабан..]

Фәридә Сафина

“Театр белән ике арабызга Аны кертмәдем ”

Фәридә ханым белән без күптән аралашабыз. Мөләем, чибәр һәм үтә тыйнак ул. Күңелендәге мөлдерәмә хисләрен хәзер түгеп бөтерер дә, менә-менә ачылып китәр кебек. Юк. Хатын-кызның серлелеге шулдыр, могаен, кайдадыр, күңел төбендә ниндидер серләрен яшереп калдыра да, тагын бер очрашкач, киләсе әңгәмәдә сөйләрмен, дигән кебек йодаклап та куя. Әйтеләсе фикерләренең бетмәвен күз карашларыннан гына тоясың.

Йолдыз булып балкырга аның вакыты да юк. Бәлки артык тыйнаклыгы аркасында дан-шөһрәт аны читләтеп үтәдер. Төп рольләр белән дә артык иркәләтмиләр аны. Әмма бәләкәй генә рольне дә ул җиренә җиткереп башкара һәм, тамашачыдан яраттыра белә. Мәйсәрә яки Галиябану булса да, Анукмы, Гөлчирәме, Фәүзияме, һәр берсе Фәридә ханымның муенчасында энҗе бөртегенә тиң.  [..артабан..]

Фәүзия Бәйрәмова

«Үзебез сайлаган язмыш…»

Фәүзия Бәйрәмованы белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Тапкыр телле, арыслан йөрәкле бу апа вакытында бөтен илне дер селкетеп тотты, үзенең әйткән сүзе белән генә түгел, хәтта күз карашы белән зур урыннарда утырган ир-атларны хәтта телсез калдыра иде. Фәүзия апаның юлы хак – ул милләт өчен, татар дәүләте өчен көрәште. Соңгы елларда иҗат эченә чумган, бербер артлы китаплары дөнья күрә. Бүген “Ләйсән”не укучыларга язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.  [..артабан..]

Фәнис Яруллин

Бу фатирда шым гына сөйләшәләр. Шундый тынлык! Язучыга иҗат итү мөмкинчелеген бирү өчен махсус шундый тын тормышка ияләнгәннәрдер, дигән фикер кала. Бөтен җирдә тәртип, чәчәкләр һәм гөлләр. Фәнис абыйның караваты терәтелгән стенадагы келәм тоташ кулъяулыклар белән бизәлгән. Һәр берсендәге истәлек сүзләре Фәнис абыйга адресланган. Шулай ул, безнең Фәнис абый, 70кә җиткән дип уйлап та булмый, егетләрчә, кызлар һаман үзенә чигүле кулъяулык ташый. Кулъяулыкларны мәктәп укучылары да, үз укучылары да, яшь кызлар да китерә икән. Сабадан, Кукмарадан, дигән язулылары бар. Кайсысына Фәнис Яруллин шигырьләреннән өзекләр чигелгән. “Казан кызлары да чигә! Мин яратканга китерәләр. Нәрсә яратасың, дип сорый кайберәүләр, миңа элек кызлар кулъяулык чигеп бирә торганнар иде, дигәнгә, чигә белгәннәре алып килә.  [..артабан..]

Шәүкәт Биктимеров

Шәүкәт абый белән аның өендә сөйләшәбез. Ялгыз гына яшәсә дә, һәр бүлмәсендә тәртип. Залы – үз иҗатына багышланган музей. Шунда ук яраткан тормыш иптәше почмагы да бар. Китапларның ниндие генә юк.

Өстәлгә әллә ничә төрле варенье, кәнфит-печеньесын тезгәч, мин чәй, ул үзенә кофе ясап алдык та, сөйләшергә тотындык. Башта Шәүкәт абый миннән интервью алды. Бөтен проблемаларымны, тормышымны белеп бетергәч, үзе дә сөйли башлады.

Шәүкәт абый һәр сүзен тәмләп әйтә. Өзеп сөйли. Шуңа да яраткан артистыбыз, аксакал Шәүкәт абыйның җөмләләрен үзгәртмичә, ничек сөйләгән шулай язарга тырыштым. Әңгәмәне укыган һәр кемдә Шәүкәт абый белән минем кебек, күзгә-күз карашып утырып сөйләшкән тәэсир калмасмы… [..артабан..]